Хезмәт

Терекөмешле сөт

Кечкенә чагым иде. Өйдә берүзем. Савыт-саба шүрлегенең түрендә бәләкәй генә шешә күрдем. Калын пыялалы, кара резин бөкеле. Кулыма алдым. Кечкенә булса да, авыр икән.

Эчендә ниндидер ялтыравыклы сыеклык. Яртылаш кына. Селкетеп уйнадым, әмма ачмадым. Урынына кире куйдым. Беркөнне күрше Галия апа килеп керде һәм әнигә:
- Һай, Гыйльми апай, башым бетләде бит, нишләтим? - дип, борчуын әйтте.
Әнием шүрлектән теге серле шешәне алды да, резин бөкесен ачып, теге ялтыравыклы сыеклыктан уч төбенә бодай бөртегенең яртысы кадәр генә шарчык төшерде. Аны кәгазьгә төреп, Галия апага бирде һәм болай диде:
- Йокларга ятканда уч төбеңә борчак кадәр генә май ал, шуңа менә шушы терекөмешне салып бармагың белән ныгытып из. Терекөмеш майда эреп беткәч, шул майны чәч арасына сөртеп, яулык белән бәйләп куярсың.
Иртәгесен Галия апабыз кабат кереп җиткән:
- Гыйльми апа, бет тә бетте, алтын алкам да өзелеп төште, - дип, сөенечен-көенечен бер тында әйтеп бирде.
Галия апа "таза" нәселдән иде. Революциягә кадәр әнисе сәүдә иткән. Шул заманнан калган зур кашлы алтын алкасы булган. Ул теге терекөмешле майны колак артына да сөрткән икән, ә терекөмеш алтынны эреткән. Әнием әлеге серне белеп җиткермәгән.
Пединститутта укыганда безгә терекөмеш кулланып, тәҗрибә ясарга өйрәтмәделәр. Мин андый тәҗрибәне беренче мәртәбә Чепья мәктәбенең физика укытучысы Константин Кумаевтан күрдем. Физика бүлмәсендә моның өчен кирәкле приборлар җыелмасы бар иде: махсус поднос, бер кыры авыш итеп ясалган калын, зур булмаган пластмасса савыт, бер метрлы калын пыяла көпшә, калын пыяла пробиркаларда терекөмеш. Алар резин бөке белән яхшылап томаланган. Тәҗрибә лаборант ярдәмендә саклык белән эшләнә. Чепья мәктәбендә укытканда мин үзем дә дәрестә укучыларга берничә тапкыр Торричелли тәҗрибәсен (укучыларның башын бутамас өчен аны тасвирлап тормыйм, физика белән яхшы таныш кешеләр ул тәҗрибәне белә) ясап күрсәттем.
1970 елларда мәктәпләрдән терекөмешне һәм терекөмешле башка приборларны, катод яки рентген нурлары чыгарып тәҗрибә күрсәтә торган әсбапларны җыеп бетерделәр. 1990 елларда мәктәпләрдә хәтта терекөмешле термометрларны, тәҗрибә ясый торган радиоактив матдәләрне сакларга да рөхсәт булмады. Торричелли тәҗрибәсен тактада сызым ясап аңлатканда, укучыларга: "Терекөмешкә юлыксагыз, бик сак булыгыз", - дип кисәтә килдем. Тагын болай дип сөйләми калмый идем:
- Терекөмешнең кулга яки тәнгә тиюдән бернинди зыяны юк. Хәтта аны борчак кадәрен йотсаң да, ул бер-ике көннән арт юлдан чыга, организмга бернинди зыян салмый. Ә менә аның пары яки бүтән химик кушылмалары организмда туплана һәм шунда кала. Күп тупланганда ул әкренләп эчке органнарның шешүен, буыннар сызлавын, аяк-кул хәрәкәте параличын китереп чыгарырга мөмкин. Идән ярыгына төшеп киткән термометр шарчыгыннан коелган терекөмеш ел дәвамында парга әйләнеп ятарга мөмкин. Монысы куркыныч. Петр Беренче Нева буендагы шәһәрен төзегәндә Исәкәй һәм Петропавел соборларының түбәләрен алтын белән буяткан. Алтынны терекөмештә эреткәннәр. Буяганда терекөмеш парлары белән агуланып, йөзләгән кеше үлгән. Телләре шешеп, авызларына сыймаган, сулыш ала алмаганнар, аяк-куллары шешеп, хәрәкәт итә алмыйча үлгәннәр.
Ил белән Хрущев идарә иткән елларда авыл хуҗалыгында агулар һәм химик препаратлар, ашламалар куллану киң колач алды. Составында терекөмеш булган "Дуст", "ДДТ", "Гексохлоран" агуларын, ашламаларны күп кулландылар. Бу препаратларның, ашламаларның күпчелеген тыйгач та, булган запасны кулланып бетерергә кушылды һәм бу эш дистә елга сузылды.
Безнең районда 1979 елда булган вакыйганы искә төшерим әле. Җәй башында Казаннан "Санипед" вәкилләре Балтачка килде. Сөтне иң күп җитештерә торган дүрт колхозның (берсе безнең "Дружба" колхозы) сөтеннән "терекөмеш таптылар". Карар катгый булды: "Әлеге дүрт колхозның сөтен бер ел дәвамында Балтач сөт-май комбинатында аерым җыярга. Аннан майны аерып алырга, эретеп сары май ясарга һәм аны, сабын ясау өчен, Казанның Вахитов комбинатына җибәрергә. Аертканнан калган сыек сөтне алып кайтып басуга түгәргә, дуңгызларга эчертергә рөхсәт юк". Сары майдан ясалган яхшы сыйфатлы сабын 1980 елгы Җәйге Мәскәү олимпиадасына кирәк булган икән. Партия шулай кушкач, үтәмичә хәлең юк. Заманы шундый.
Берничә ел элек Казанбаш авылына (Арча районы) туганыбызны соңгы юлга озата бардык. Ишек төбендә зәңгәр төстәге өч зур кислород баллоны күреп, һушым китте. Туганыбыз озак еллар тыны бетеп авырды. Кислород мендәре бәләкәй һәм кыйммәт икән. Алтмыш яше дә тулмаган иде мәрхүмнең. Җеназа намазы укыгач, имам: "Бик күндәм кеше иде, кешеләр гозеренә дә, колхозның бер эшенә дә карышмады", - дип бәя бирде. Гомер буе механизатор булып эшләгән, колхозда басуга агу-химикатлар, ашламалар сибүдә бер карусыз эшләгән ул. СССР заманында "Известия" колхозының (Казанбаш авылы) гектардан иң зур уңыш алу буенча Арча районында гына түгел, бөтен республикада иң алгы сафка чыгуы искә төште. Басуда агу-химикатлар, ашламалар кулланудан башка бу мөмкин булмаган. "Кул юарга су да булмый торган иде, авызга чәй кабып, шуның белән кулларны бераз ышкып ала идек", - дип искә алды шунда бер туганым. "Сельхозхимия"дә эшләгәннәргә, ел санына карап, пенсиягә өстәмә түләү тәртибе дә бар икән, - диде механизатор булып эшләгән икенче туганым. - Ләкин күпме йөрдем, шул өстәмәнең очына чыга алмадым. Оешма беткән, архив сакланмаган". Гомер буе ашлама-химикатлар белән эшләп, инвалид калган механизаторлар һәм агрономнарның үзебезнең районда барлыгын да яхшы беләм.
Соңгы елларда матбугатта электрны экономияли торган лампалар турында зарланып язучылар күп булды. Берәүләр: "Бу лампочкага эшләү вакыты 10-15 мең сәгать диелгән, кая ул, бер ел да янмый, сафтан чыга", - диләр. Күп очракта монысына үзебез гаепле. "10-15 мең сәгать" режимы саклансын өчен мондый лампочкалар көнгә 3-4 тапкыр гына сүндереп яндырылырга тиеш. Элекке гадәт буенча, адым саен сүндереп яндыруга алар чыдамый. Икенче проблема - лампаларның терекөмешеннән курку. Куркырга кирәкми. Пыяласы ватылмаганда, аның терекөмеше куркыныч түгел. Үтилләштерү өчен дәүләт аны җыюны оештырмаган икән, монысы башка мәсьәлә. Өйдә куллана торган заманча эконом лампалардагы терекөмеш күләме (лампаның егәрлегенә карап) 5-10 мг тәшкил итә. Ә менә элеккеге заманнан калган озын көпшәле люминесцент лампаларның һәрберсендә терекөмешнең күләме 40-65 мг. Мондый "таяклы" лампалар бөтен мәктәпләрдә, балалар бакчалары биналарында, сырхауханәләрдә, "мин монда" дигәндәй, тавышланып яктырта. Менә аларның куркынычы зур. Аларның пыяласы да тиз ватыла. Алыштырганда, кулдан төшеп китеп, үзебезнең дә ваткан бар, монтерлар кулыннан да төшеп киткәли. Ватылса, аның терекөмешен җыеп булмый, ул парга әйләнә. Ә менә шундый иске лампаны әкрен генә өскә-аска хәрәкәтләндереп, игътибар белән карасак, пыяла көпшә эчендә терекөмеш шарчыкларының тәгәрәшкәнен күреп була. Соңгы елларда мәктәпләр өчен яңа кануннар килә башлады. Быелдан башлап, мәктәп бер ел эчендә мондый ничә лампаны алмаштырган, шуңа да хисап тотарга тиеш икән. Үтилләштерү пункты районда юк. Бу тирәдә Сабаның Шәмәрдән бистәсендә генә бар ди. "Иске лампаларны җыеп бармадык бит. Шәмәрдәнгә барып, "мани-мани" төртеп, белешмә алмыйча булмас инде", - ди бер таныш мәктәп директоры. Әнә шулай әкренләп дәүләт оешмаларына "акыл кертә" башларга мөмкиннәр. Ә менә терекөмештән һәм башка агу-химикатлардан саклануда "үзебезгә акыл кертү" бары тик үзебездән генә тора.
Фото: http://uchidoma.ru/kak-ubrat-rtut-v-domashnix-usloviyax/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: