Хезмәт

Әти-әни җавап тота

25-30 меңгә скутер алучы яки төнлә балаларының урамда йөрүләренә (салмыш килеш!) ирек куючы әти-әниләрнең комиссия каршында кызарып, канлы күз яшьләре белән елауларын күрү бер авыр булса, баласын аракыга алыштырып, сабые сәламәтлегенә төкереп караучы адәм актыкларының үз-үзләрен яклап чыгыш ясауларын тыңлау бөтенләй телсез калдыра. Чираттагы комиссия вакытында да әти-әниләр, балалар белән...

Реклама

«Көш» дип кусаң, хайван да икенче урынга барып утыра, ә менә сансыз, мәгънәсез кешегә күпме генә нотык укысаң да, аның үз туксаны туксан. Дөрес юлга басарга ярдәм итүне аларның бөтенләй кабул итәсе килми.Килсә, комиссия әгъзаларына: «йөз процент гарантия бирәм, мин гаепле түгел», дип каршы чыгар идеме? Баласының киләчәге турында уйлаган ана (хәтта алай дип әйтергә тел әйләнми) сабыеның авырганын белә торып, аны хастаханәгә алып барудан баш тартыр идеме? Мөмкинлек булып та балалар бакчасына урнаштырмас идеме? Бу очракта бер шешә аракы, кәеф-сафа коручы дуслар газиз баладан кыйммәтрәк шул. Алынып эчүче хатын-кыз белән гаиләсен тулы канлы тормышта яшәтүче ананың баласын төнлә урамда йөртүен бер бизмәнгә салып үлчәп була кебек, әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Ике очракта да хатын-кыз җилкәсендә зур җаваплылык булуы аңлашыла. Әмма беренче очракта ананың тормыш авырлыгын аракы белән көйләвен, ә икенчесендә балаларын кешедән ким-хур итмим дип ике эштә эшләвен, баласы чыгып китеп, үз вакытында кайтмагач, телефоннан шалтыратып, аның кайдалыгын белергә теләвен (ә шулай да малайдан җавап булмавын) онытмаска кирәк. Урамнарда скутер белән арлы-бирле чабучы яшьләрнең артык күбәюе дә хафага сала. Комиссиядә дә мондый эчтәлектәге ике эш каралды. Шунысы кызык тоелды, ике очракта да әти-әни скутерны үзе өчен сатып алган. Әмма ни кызганыч беренче тапкыр скутерга утыргач ук, балалар инспекторларга «эләгә». Мәктәп укучылары 16 яше тулмаган килеш скутерга утырырга ярамаганлыгын да белә, әмма утыра. Законны белмәү гаеп түгел, ә менә аны белә торып төгәл үтәмәү зур җинаять.
Комиссия әгъзалары бирегә килүче балаларның җәйге ялда эш белән мәшгуль булулары турында да кызыксынды. Әмма күбесе сәламәтлеге начар булуын яки эш юклыкны сәбәп итеп җәйге ялны эшсез уздыруын белдерде.
Бүгенге көндә әти-әни балага тормыш кына бүләк итеп калмый, ә аның өчен яши, укый, эшли. Ә иң кызганычы, кылган начар гамәлләре өчен җавап та тота.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: