Хезмәт

«Әти-әни яратмаса, баланы кем яратыр?» ди билгесез булып калырга теләүче дәвалаучы ханым

- Өлкәннәр аңында яратып, иркәләп бала бозыла гына дигән тәкъбир яши. Ә сез, күрәм, бөтенләй башка фикердә. Өч бала анасы буларак әйтәсезме моны,әллә…

- Тегеләй дә, болай да. Бу минем генә фикер түгел, моны психологлар, галимнәр дә раслады инде. Кечкенә чакта, сабый чакта наз, ярату күрмәгән кеше каты бәгырьле, миһербансыз булып үсә, авыр җинаять эшләүчеләрнең күпчелеге шундый тирәлектә үсүе дә мәгълүм.. Миңа калса, бала һәрдаим үзен яратуларын, үзенең бик кадерле, кирәкле икәнен белеп, тоеп торырга тиеш. Кайчакта әти-әни баланы юк кына әйбер өчен дә җәзалый, кыйный, почмакка бастыра. Ә бит кыйммәтле, сезнең өчен бик кадерле әйберне ваткан өчен дә баланы җәзаларга ярамый. Белсәгез иде, бала өчен моның никадәр зур фаҗига икәнен! Миңа караганда ул әйбер кадерлерәк икән, мине түгел, аны ныграк яраталар дигән нәтиҗәгә килгән сабый йөрәгенә онытылмас җәрәхәт салына. Ә менә шул чакта икенче саграк булырга кирәклеген аңлатсаң, болай да курыккан балага беркадәр җиңелрәк булыр, ул зур сабак алыр иде. Кайберәүләр хәтта баласы саксызлык-ялгышлык белән берәр тәлинкә-чынаяк ватса да, олы тавыш чыгаралар.

Реклама

- Дөрес әйтәсез, табак-савыт ватылмый тормый бит инде(әйтерсең, үзебез аларны аз вата!), өстәвенә, бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Мин үзем андый чакта, әйдә, зур үскәч, тагын да матурракны алып бирерсез ди идем. Ә сез үзегез нишлисез?
- Мин, гомумән, өйдә китек-ватык савыт-саба тотарга тырышмыйм. Аз гына кителгәнен дә, шартлатып бәреп, «бәхеткә!»дип үзем ватам. Шуңа күрә бездә нәрсәдер ваткан өчен балалар куркасы дип белми, минем кебек «бәхеткә!» диләр һәм бетте-китте. Бала йөрәген юк-бар белән җәрәхәтләргә һич ярамый, алда әле аларны болай да күп сынаулар тулы олы тормыш көтә. Тагын шунысын да онытырга ярамый: башкалар ясаган яраны бала шул вакытта ук онытырга мөмкин, ә әти-әнинекен бала күңеле мәңгелеккә сеңдерә. Иң якын кешеләреннән тиешле назны тоеп-татып үсмәгән баланы караңгы урында үскән үлән белән генә чагыштырып була. Бала кояш нурын, җылысын тоеп үсәргә, бу очракта әти-әнисенең уңай энергетикасыннан көч алып, җаны-рухы ләззәтләнеп яшәргә тиеш. Бу бала өчен, аның нормаль үсеше өчен бик мөһим.
- Күпләр баланы яратуны, иркәләүне аның бөтен капризларын үтәү, узындыру белән буташтыра. Сезгә дә шулай тоеламы?
- Нәкъ шулай. Баланы яратыгыз дигәндә, мин дә аны кыйммәтле кием-салым, кыйммәтле уенчыклар яки замана аппаратуралары белән «сикертүне», ни сораса - шуны алып бирүне күз алдында тотмыйм. Йөрәк җылысы белән ярату, баланы аңлау, вак-төяк ялгышларыннан энәдән дөя ясамыйча, шул ук вакытта ялгыш икәнлеген яхшылык белән аңлатуның бик мөһимлеген генә аңлатырга телим. Мин гел баланы әти-әни дә яратмаса, аны кем яратыр дим. Дөресе шулай, бүген бала фәкать әти-әнигә кирәк, ул аңа гына газиз, кадерле. Кайбер гаиләләрдә әти-әниләр балаларны минеке-синекегә бүлеп ярата, аера. Әйтик, әти кеше - улына, әни кеше кызына өстенлек бирә. Мин мондыйларга җәмгыять тә балаларны аера, инде әти-әни дә аларны бүлгәләргә тиеш түгел дим. Бала күңеле бу мөнәсәбәтне тоймый, сизми дисезме? Сабый гына әле ул, берни аңламый дип, үзебезне генә акыллыга санап, без, өлкәннәр, шулкадәр ялгышабыз. Иң начары: болай эшләп ике бала арасына күренмәс (әлегә күренмәс!) киртә корабыз. Өстәвенә, болар һәммәсе бала күңелендә безгә карата тискәре эмоция, димәк, тискәре энергия булып туплана бара. Бер нәрсә дә юктан бар булмый һәм үзеннән-үзе генә юкка да чыга алмый. Шуңа күрә яратканда да бала аңына без сине яратабыз, син дә безне яратырга тиеш диеп сеңдерергә, яратуның нәтиҗәсе булсын өчен тырышырга кирәк.
- Ярату бик кирәк, тик бала - бала инде, никадәр яратсаң да, шуклыклары-гаепләре өчен тиргәргә дә туры килә.

- Мин бит яратып-сөеп кенә утырырга димим. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Билгеле, гаебе булган очракта баланы тиргәргә дә кирәк. Тиргәү дигәнне, дөньядагы иң пычрак сүзләр белән теләсә нәрсә кычкыру дип кабул итә күрмәгез, зинһар. Балага дөрес эшләмәвен, болай эшләргә ярамавын аңлатырга, иң үтемле сүзләрне табарга, бала күңеленә тәэсир итәрдәй әйберләр белән чагыштырып күрсәтергә кирәк. Минемчә, һәр әти-әни чын психолог булырга тиеш. Бала таптым-бактым гына түгел, аны үстерүнең бик зур вазифа икәнлеген бөтен тулылыгы, бөтен җаваплылыгы белән аңларга кирәк. Баласы берәр ярамаган эш эшләсә, кайберәүләр аны ихтыяри-мәҗбүри гафу үтендерә һәм берни булмагандай, шул минутта ук кочагына ала, иркәли-назлый башлый. Бу очракта да ялгыша өлкәннәр. Бала гафу үтенүгә бик җиңел генә күнегә, нәрсә эшләсәм дә, гафу үтенсәң, бөтен ялгышыңны кичерәләр дип уйлый. Һәм ялгыш арты ялгыш ясый, һәркайсында гафу үтенә, ә әти-әни кабат-кабат тиз генә гафу итә. Моның гадәти хәлгә әйләнүе бернинди тәрбияви нәтиҗә бирмәячәк инде. Балага ялгышын аңлаткансың икән, аңа бу ялгышны үзе дә танырлык, аңларлык вакыт бирергә кирәк. Ягъни, үзе дә дөрес эшләдемме, дип уйларга өйрәнсен. Моны фәкать әти-әни генә өйрәтә ала. «Уйлап кара әле, улым яки кызым, дөрес эшләдеңме?» - диеп сорау, ышанам, сәгатьләр буена почмакка бастыруга караганда күпкә нәтиҗәлерәк булачак һәм мәгънәсе дә башкача кабул ителәчәк.
- Бүген балалар икенче планга күчте, әти-әни тәрбия белән бөтенләй шөгыльләнми, моңа аның вакыты да юк диючеләр белән килешәсезме?
- Бөтен проблема да шунда шул. Акча, акча, акча дип яши бүген кешелек. Монысы белән килешсәм дә, әти-әнинең тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты юк дию белән һич кенә дә килешә алмыйм. Вакыт түгел, теләк юк әти-әнидә. Кичләр буе телевизор каршында сериаллар-боевиклар карарга барысы да вакыт таба. Әнә шуларга киткән вакытны баласына багышласамы, гаиләләр ныгыр, бу «учак» тагын да җылыныр, балаларга күпкә рәхәтрәк булыр иде. Әйтәләр бит, «балаңны яратып үстердеңме, кыйнап үстердеңме, картлыгыңда аш бирә торган итепме, әллә таш ора торган итепме?» дип. Тәрбиядә, миңа калса, бушлык калырга тиеш түгел. Яхшы үрнәк, җылы сүз, наз-ярату, үзара аңлашу… балада яхшы сыйфатларны шушылай гына тәрбияләп була. Иң мөһиме, без, өлкәннәр, ничә яшьлек булса да, балаларыбызның да нәкъ үзебез кебек үк Кеше икәнен онытмаска тиеш.
- Гаиләдән тыш җәмгыять тә бар бит әле. Аның йогынтысыннан бала берничек тә азат була алмый…
- Моның юлы бик гади: җәмгыятьтәге начар йогынтыга бирелмәсен өчен бала һәрдаим гаиләсенә тартылырга, «тыл»ның нык булуына, үзен яратуларына һәм аңлауларына, теләсә нинди ситуациядә курыкмыйча әти-әнисеннән ярдәм сорый һәм ярдәм таба аласына ышанырга тиеш. Кайберәүләр бала гаиләдә кемнән дә булса куркып торырга тиеш дип саный. Мин үзем моның белән һич кенә дә килешмим. Курку янәшәсендә мәхәббәт тә, ышану да, хөрмәт тә була алмый. Монысын да онытмыйк. Балаларыбызны ярату аша яратырга, яхшылык аша яхшылыкка өйрәтик.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.

Алдагы сөйләшүнең темасы - "Һәр әйткән сүзебез - теләк"

Фото: http://mgazeta.com/mama-xochu-byt-soboj.html

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: