Хезмәт

Әтием маҗаралары

Минем әти Әнәс беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмады.

«Җеннәр, пәриләр бар дигән сүзләр ялган алар. Очраса, 30 ел буе төрле авылларда төннәр буена кино куеп йөреп миңа очрар иде. Әгәр дә берәр шикле нәрсә күреп куркып калсаң, аны барып тикшереп кара, бернәрсәдән дә курыкма», - дип әйтә иде. Ул коммунист булып яшәде һәм коммунист булып вафат та булды. Бервакыт әти Кили авылыннан кино куеп кайтып килә икән. Килине чыгып бераз баргач, зират яныннан үтеп китәргә кирәк. Зиратка килеп җитәрәк әти бер чардуган эчендә ут янганын күреп бик аптырый. Шулай да тәвәккәлләп китә бу зират эченә кереп. Теге ут чардуган эченнән чыгып, җиргә сикереп төшә һәм зират эченәрәк керә башлый. Әти курка-курка аңа иярә. Зиратның икенче ягына килеп чыкса, анда ашлык урлап маташалар. Ә берсе фонарь яндырып, кеше куркытып йөри икән...
Әти Курмала авылында кино куйганнан соң, дуслары белән хәйран гына «төшереп» ала. Кыш көне буранлап кар явып тора. Әти кайтырга чыга. Бер мәлне уянып, айнып китсә, агачлар арасында ята бу! Ниндидер такталарга, тимерләргә тотынып аягына басса, тирә-ягына ныклабрак караса, зиратта икәнен чамалый, чардуган эченә кереп йоклаган икән бит. Инде көн яктыра башлый. Зират капкасыннан чыгып барганда, әтине иртән эшкә баручылар күреп ала. Алар, зираттан өрәк чыга дип котлары очып, кычкырышып качарга тотыналар.
Тагын бер маҗара. 1952нче елда әти Казанда киномеханик һөнәренә укып йөри. Белем алып йөри торгач, аның акчасы бетә, ашарына калмый. Укытучыларыннан сорап, авылга кайтып килергә уйлый. Товар вагоннарына утырып, ничек кирәк алай Шәмәрдәнгә кайтып җитә. Аннан соң җәяүләп 25-30 чакрым Чапшарга кайтырга кирәк бит әле. Үч иткәндәй кар ява башлый. Әти буранда адаша, хәле беткәч, мүкәйләп кайта башлый. Караса, алда бер кара нәрсә күренә. Минем сыман адашкан берәрсе үрмәләп килә икән дип әтинең эченә җылы йөгерә. Әмма теге карамчык бүре булып чыга. Бүре дә аның кырыеннан бара башлый. Бара торгач, тагын бер бүре килеп чыга.
- Ике ягымда ике бүре, кайчакта улап та җибәрделәр, тик миңа һөҗүм итмәделәр, -дип искә ала иде әти. Урман эченнән атлый торгач, ул каравыл йортына килеп чыга. Ул вакытта анда Гани абый белән Нәфисәямал апа шунда - умарталыкта кыш көне дә торып эшлиләр. Әти аягына басканчы аны ашаталар, дәвалыйлар. Каравыл йортыннан Чапшарга кадәр тагын дүрт чакрым төшәргә кирәк бит әле!.. Әти көч-хәл белән әнисе Фәризә янына кайтып егыла. Икенче көнне исә яңадан Казанга кузгала. Аңа юлына әби бер ипи тыга.
«Җәяүләп Шәмәрдәнгә килеп җиткәнче ипине ашап бетергән идем инде! -ди ул. -Ачлык еллар бит!»
Энем Мулланур армия хезмәтендә вакытта әти аңа үзенең фоторәсемен җибәргән. «Бу бит киноактер Юрий Никулинга охшаган», - дип иптәшләре шаккаткан. Әтиебез дә Никулин кебек бик шук, шаян кеше иде.

Реклама

Рәсемдә: 1953 ел. 21 июль. Әти Түбән Ушма авылы халкына кино хезмәте күрсәтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: