Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиемне искә алып (+фоторепортаж)

Әтием Фаил Исхак улы Ибраһимовның безнең арадан киткәненә май аенда ике ел була. Әтиебезне уйламаган, искә төшермәгән көнебез сирәктер. Сагынабыз, бик сагынабыз аны...

Ул – һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, изге күңелле кеше иде. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми. Авылның олы кешеләренең барып хәлен белү, авыр хәлдәге, күп балалы гаиләләргә мәчеттә җыелган фитыр сәдакасын илтеп тапшыру, кирәк булса акчалата ярдәм итү – барлык эшләр дә әтинең изгелек эшләргә яратуыннан килә иде. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатларын – әтиемдәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Беренче сыйныфка укырга керүче балаларны белем бәйрәме  көнне мәктәпкә барып котлау традициясен дә әтием башлап җибәрде. Бу матур традиция авылыбызда ничә еллардан бирле яшәп килә, балаларны чын күңелдән сөендерә, тагы да яхшырак, акыллырак булырга өнди.

Ул 1937 елның 1 октябрендә Түбән Кенә авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисе Исхак Ибраһимов сугышка китә һәм сугыш кырында ятып кала. Әнисе Бибирауза тәрбиясендә дүрт бала ятим үсәләр. Әтиемнең балачагы сугыш һәм авыр сугыш арты елларына туры килә. Ул 15 яшендә “Авангард” колхозында эшли башлаган. Колхозда әти эшләмәгән бер эш тә калмаган дип әйтсәң, бер дә арттыру булмас. Фермага ат белән салам, печән ташу, тырмалау, атлы чәчкечтә эшләү, чалгы белән борчак чабу, төнге сменада аны комбайн белән сугу, колхоз төзелеше өчен урман кисү эшләре – барысы да әтием куллары аша үтә. Әти ул вакытта яшь булган, бу авырлыкларга түзеп эшләргә яшьлеге ярдәм иткәндер, мөгаен.

1957 елның көзендә әтием армия сафларына алына, ул Калинин шәһәрендә 3 ел хезмәт итеп, шуның ике елын һава һөҗүменнән саклану академиясенең байрагын саклауда катнаша.

Армиядән кайткач, 1960 ел ахырында райпромкомбинатның Балтачтагы мебель цехына өйрәнчек столяр булып эшкә керә. Карадуган мебель фабрикасында 1987 елга кадәр барлыгы 27 ел җаваплы хезмәтләр башкара. Анда эшләгән чорда бишьеллык ударнигы, хезмәт ветераны исемнәре бирелә. Аннары Рәхимов исемендәге колхозга эшкә кайта, анда 10 ел склад мөдире булып эшләп, 1997 елда лаеклы ялга чыга.

Пенсиягә чыккач әтием үзенең бөтен көчен мәчет эшен җайга салуга багышлый. Аны мәчеткә ир-атларның аз йөрүе борчыды. Өй саен диярлек

кереп, ир-атларны намазга чакырып йөрде. “Мин укый белмим, догалар белмим” дигән кешеләргә “Намаз уку тәртибе” китапларын өләште. Менә хәзер ул чакырган кешеләр барысы да җайлап мәчет бабайларына әйләнделәр һәм алар әтине рәхмәт хисләре белән искә алалар. Мәчетебездә биш вакыт азан тавышы яңгырый, Аллаһыга шөкер. Мәрхүм Мөбарәк абый Ибраһимовтан соң мәчетнең исәп-хисап эшләрен алып баруны мәчет советы аңа ышанып тапшырды. Ул мәчет ремонты өчен материаллар туплау, башка кирәк-яраклар табуда үзенең көчен, вакытын кызганмады. Мәчетнең исәп-хисап эшләрен бер дә авырсынмыйча, 7 ел намус белән алып барды.

Әтием чын мәгънәсендә үз авылының патриоты иде. Гомере буе авылым дип, туган җирем, дип өзелеп яшәде. Аны балалар бакчасының авария хәлендә булуы, 1987 елда төзелгән мәктәп түбәсеннән су үтүе, аның капиталь ремонтка чират көтүе, авыл клубының 1951 елда ук төзелеп, җимерелү хәлендә булуы да бик борчыды. Ул Балтач муниципаль районының башкарма комитетына, Татарстан Республикасының Президент аппаратына да авылдашлар исеменнән хатлар юллады. Аллаһыга шөкер, әтиемнең йөрүләре бушка китмәде. Авылыбызда яңа клуб аякка басты, ул бүгенге көндә гөрләп эшләп тора. Балалар бакчасы мәктәп эченә кертеп яңартылды, мәктәпнең түбәсе яңабаштан ябылды. Авылның зират коймалары искереп төрле урыннарда җимерелә башлагач та, тәвәккәлләп зират коймасын тоту эшен башлап йөрде. Мәчет бабайлары белән киңәшләшеп, һәр хуҗалыктан 500 сум акча җыярга дип сөйләшкәч, бу эшкә дә әти үзе тотынды. Ел саен авыл зиратын чистарту буенча үткәрелгән өмәләрдә дә ул башлап йөрүчеләрдән булды.

Әтинең авыл өчен тагын бик зур хезмәте – Түбән Кенә, Югары Кенә авыллары тарихына багышланган “Кенә суы агадыр” китабы. Авыл тарихы турында китап язу – ул бик зур тәвәккәллек сорый торган хезмәт. Аның матди чыгымнары да бик зур, китап чыгаруга иганәчеләр табу да җиңел эш түгел. “Безнең авыл гына китапсыз калырга тиеш түгел” дигән уй аңа озак еллар тынгылык бирмәде. Материал туплау шулай ук бик катлаулы эш: бөтен архивларны йөреп чыгу, мәрхүмә Рашидә Исхакыйларны эзләп табу һәм башка бик күп очрашулар аша материал тупланды.Ул соңга калмагаек дип тә кайгырды, чөнки авылны белүче өлкәннәр дә елдан-ел кими бара. Әти ничек итсә итте, төн йокыларын йокламыйча 4 ел буе материал туплап, иганәчеләр табып (үз авылыбыз егетләре) бу эшне башкарып чыкты. Шулай ук үз авылыбызның олы кешеләре белән даими сөйләшү, истәлекләрне барлау, борынгы карточкалар туплау аша ул бик зур хезмәт башкарды. Авылыбыз китаплы булып калды. Әтием ул китапны Түбән Кенә, Югары Кенә авылында яшәүче гаиләләргә бүләк итеп өләшеп чыкты. Бөтен авыл халкы аңа рәхмәтле булып калды, раббым, урыннары җәннәттә булсын!

Әтием гаилә җанлы кеше дә иде. Ул әниебез Розалия белән гаилә корып 53 ел тату гомер кичерделәр. 3 балаларына күркәм тәрбия биреп, аларны тормыш юлына бастырдылар. Рәхмәт аларга барысы өчен дә. Ул кайда гына эшләсә дә, туган авылында яшәвенә сөенеп гомер кичерде.Авылны, аның кешеләрен чын күңеленнән яратты.Ул шигъри күңелле кеше дә иде әле. Күңелендәге булган хисләрен шигырь юлларына салырга яратты. Язган шигырьләре әтиебезнең истәлеге булып калдылар.

Раушания Нигъмәтуллина

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев