Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Әтиемнең күргәннәре тарих булып безнең күнелләрдә саклана

Элек мич чыгаручылар морҗаның түшәмгә җитәрлек югары өлешенә баскыч-баскыч итеп уемтыклар ясап калдыралар иде. Бу безнең ише бала-чагаларның кулы җитмәсен өчен тоз, борыч савыты, акча,шырпы, сәгать ише әйберләрне кую өчен кирәк булган.

Мин дә мич өстендә тора торган кечкенә, юка гына түгәрәк кара сәгатькә кызыга идем. Беркөнне шуны ялгыш идәнгә төшереп ваттым. Әти дәшмәде, әрнүле карашы белән сәгатьне кулына алды да озак итеп нидер уйланып утырды. Бераз үсә төшкәч мин бу вакыйга турында кабат кызыксынып сорадым әтидән.
- Самолёт сәгате иде ул. Менә ничә еллар төп-төгәл йөрде. Сугыш еллары истәлеге... - диде. Аннары сөйләп китте: "Дәһшәтле сугыш хәбәре килгәч авылдагы ир-егетләрне берәм-берәм сугышка озата башладылар. Бер йорттан аталы-уллы өчәр-дүртәр ир чыгып киттеләр. 1941 елның 2 июлендә безне дә алты кешене бронь белән Балтачка озаттылар. Ул вакытта мин бригадир-механик булып эшли идем. Авылда техника белән эшләргә кеше калмый дип, безне Чепьядан бронь биреп кире кайтардылар. Авылда техникаларны эшләтерлек ирләр юк, бар да сугышка китеп бетте.
Сәләтлерәк, булдырырдай хатын-кызларны трактор, комбайннарда эшләргә өйрәттек. Бергә-бергә язгы чәчүне чәчтек. Шулай итеп колхозда тагын бер ел эшләдек. 1942 елның 2 июнендә кабат сугышка җибәрделәр мине. Башта Мәскәү асты аэродромында техника белән эшләргә өйрәттеләр. Анда техобслуживание командасына алдылар. Машина белән самолётларга сугыш кирәк-яраклары, кораллар, запчастьлар, ягулык ташый идек. Авыр техникаларны өстерәткәндә тракторга утырдым. Бер елдан соң инде безне фронтка җибәрделәр. Белорусия урманнарындагы партизаннарга барып кушылдык.
Дошман бертуктаусыз утка тота, янәшәдә генә снарядлар шартлый. Безгә Гомель станциясен тиз арада сафка бастырырга дип приказ бирделәр. Урманнан агачларны үзебез кисеп, ташып, ачлы-туклы яшәп бер ай дигәндә станцияне торгызып бетердек. Шунда яраланып госпитальгә эләктем. Аннан чыккач мине кабат Мәскәү астындагы техобслуживание командасына кайтардылар.
Сугышның башыннан ахырына кадәр техника белән гел командировкаларга йөрттеләр. Сугыш кырына авыр яралыларга ярдәм күрсәтү өчен шәфкать туташларын йөртә идек. Солдатларга почта, ризык, кием-салым, кораллар ташыдык. Еш кына немецлар тарафыннан бәреп төшерелгән самолётларны алып кайтырга җибәрәләр иде. Көндез хәрәкәт итү һич мөмкин түгел, немец бомбардировщиклары бомбага тоталар. Андый вакытларда техниканы да, самолётны да агач ботаклары белән яшереп маскировать итеп куя идек.
Кайчакларда әнә шулай яшеренгән хәлдә унар көн буе саклап ятарга туры килгәләде. Юлны тикшереп разведка рөхсәт биргәч кенә кайтырга чыга идек. Кайтуга аэродромнан сугыш кирәк-яраклары төяп тагын фронт линиясенә китәбез. Кыскасы, командование кайда кушса, шунда йөрдек.Ул елларда без күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел.
Ниһаять, җиңү килде! Фронттан солдатларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Ә безгә техобслуживаниега килгән яңа команданы өйрәтергә кушылды. Миңа 1945 нче елның ноябрь ахырында гына өйгә кайтып туганнарым белән күрешергә насыйп булды".
Май аенда әтиебез Камал Хәнәфиевны җирләгәнгә дә инде унҗиде ел була. Ә аның күргәннәре тарих булып безнең күнелләрдә саклана.
Әнисә Хәбибрахманова (Камалова),
Куныр авылы.
Фото: http://alternathistory.org.ua/stalinskii-podarok-ili-sudba-yak-3-vo-frantsii

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250