Әтиләр көнендә ял бирмиләр
Бер көнгә азрак бәйрәм итәчәкбез. Дөресрәге, календарьда тагын бер истәлекле дата пәйда булмаячак. Россия Дәүләт Думасы Әтиләр көнен рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы канун проектын кире каккан.
Хәтерләсәгез, яңалыкны Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева тәкъдим иткән иде. Аның әйтүенчә, Әтиләр көнен илнең төрле төбәкләрендә билгеләп үтәләр. Бу уңайдан шактый чаралар үткәрелә, гаилә башлыкларына “Әтиләр бурычына тугрылык өчен” мактау тамгалары тапшырыла. “Тик Әтиләр көне федераль канун белән берничек тә беркетелмәгән”, – дип белдерде депутат. Өстәвенә календарьдагы яңа бәйрәм ир-атларның гаиләдә тоткан урынын, аларның абруен арттырачак, дип фаразладылар.
Утырыш барышында хәбәр итүләренчә, канун проекты Россия Хөкүмәте, Россия Президентының дәүләт-хокук идарәсе һәм Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты тарафыннан тискәре бәя алган. Шуңа күрә проектны кире кагарга мәҗбүр булганнар. Әтиләргә исә үз абруйларын арттыруның башка ысулларын эзлисе генә кала.
Тик бәйрәм итүгә өметегезне өзмәгез. Дәүләт Думасы депутатлары 5 октябрь – Укытучылар көнен кызылга “буярга” тәкъдим итте. “Акыллы, белемле буын тәрбияләргә телибез икән, җәмгыятьтә мөгаллимнәргә хөрмәтне арттырырга кирәк. Илдә яшәүчеләр укытучыларның эше ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңласын”, – дигән яңалыкны уйлап табучылар. Бу көнне мәктәптә белем бирүче мөгаллимнәр белән беррәттән, балалар бакчалары тәрбиячеләре, техникум һәм вузларда белем бирүчеләр дә котлаулар кабул итәргә тиеш, дип тә ассызыклаганнар. Әлегә проект тикшерү уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев