Хезмәт

Тиңнәр юктыр сиңа, әни! (сәхифә)

«Әни» диеп яратып дәшәбез Бала кеше үзе ана булгач кына әнинең кадерен төптән аңлый диләр, моны тормыш үзе дә шулай икәнен раслый. Һәр ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 24нче ноябрьгә туры килә. Әлеге бәйрәмне әни буларак мин икенче елымны каршы алам, Аллаһыга...


Баш иябез синең алдыңда

9 яшьтән ятим, 45 яшьтән тол калып та йөрәгендә шул кадәр наз, итагатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары сакланып калган газиз әниебез турында язасыбыз килде. Аны якыннан һәм ерактан белгән кешеләр үзенә «Чәчәк апа» диеп исем дә кушты. Ә мулла кушкан исеме Нурия Гаптелхәй кызы Галимҗанова-Закирова.
Бик уңган әнисенең, йомшак, изге күңелле әбисенең иркә кызчыгы тормышның кырыс сынауларын сабый чагыннан ук тоемлый башлый. 7 яшьлек кызга әнисе: «Кызым, сарыкларга кыш буена җитәрлек итеп тал миллеге әзерләсәң, мин сиңа ак алъяпкыч алырмын», - диеп үсендереп кул арасына кертә. 3-4 сарыкка җитәрлек миллек әзерләнеп бетә. Хыялда булган ак алъяпкыч киеп көзгә бәләкәй Нурия мәктәпкә китә.

Өйләре янында гына урнашкан, әтисе казып калдырган, бөтен урамны су белән тәэмин итеп торучы коеның сиртмәсе череп бара. Ватан өчен сугышта Ленинград янындагы зенитчылар отрядында илебезне яклап туган якларына исән-сау кайткан әнисе Гөлбаһарның бу үтенечен канәгатьләндерерлек җай юк. Сугыштан соңгы авыр еллар, агач табу бик кыен. Бакчасында үскән бер агачны кисеп, кое сиртмәсе ясарга уйлаган йөрәкле хатын агач астында калып басылып үлә. 9 яшьлек Нурия шушы коточкыч күренешнең шаһиты була. Менә шуннан башлана да инде рәхимсез язмышның бәхетсез ятимлеге.
Күп тә үтми, кызның иң якын, кадерле кешесе булган әбисе Гарифә дә сукырая. Авылдашларына игелекле тегүче булган әби элеккечә бөтен авылны кинәндереп күлмәкләр тегә алмый инде. Сәламәтлеге бары тик үз-үзен йөртерлек кенә кала.

Балачактан чыгып бетмәгән 3нче сыйныф укучысы Нурия хуҗалык эшләрен барысын үзе башкара. Печән әзерләү, яфрак җыю, тирес чыгару, кар көрәү, су ташып, мунча ягулар бәләкәй кулларга гына түгел, зур кешегә дә күпме көч сорый торган хезмәт. Җәй көне таң беленмәстә сукыр әби кызын уята: «Кызым, тор инде, көтүең кала бит».
Нурия буй җитеп, мәктәпне яхшы билгеләренә бетерсә дә, укуын дәвам итә алмый, чөнки сукыр әбинең берүзен калдырырга йөрәге дә, күңеле дә кушмый.
20 яше тулганда Нурияне бөтенләй ятим калдырып әбисе дә үлеп китә. Шуннан соң озак та үтми Кариле егете Фәрит белән тормыш корып, бер-бер артлы кызлары туа. Балаларны карарга кеше булмагач, әнием мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша. Бер эштән дә курыкмаган, алынган эшен җиренә җиткереп үтәргә күнеккән әнием безне дә шуңа өйрәтте: «Эшләгәнегез миңа булса, өйрәнгәнегез үзегезгә булыр», дип әйтә килде. Урта махсус белем алган тырыш Нурияне колхоз идарәсенә эшкә чакыралар. 26 ел фидакарь хезмәт нәтиҗәсе булган рәхмәт хатлары, үз чорында бергә эшләгән хезмәттәшләренең рәхмәт сүзләре - матур истәлекләр.
Үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләренең гаилә хәлен яхшы белеп, үз йөрәге аркылы үткәреп, һәркемгә ярдәм кулы сузарга торган әниемне эштән китеп 13 ел үтсә дә сагынып, хөрмәт белән искә алалар.

45 яшендә тол калып, безне 3 баланы олы тормыш юлына әзерләгәндә дә, гел алдан сукмак салып, тормыш давылыннан иңнәре белән генә түгел, ә җаны белән ышыклап барды. Безгә 3 кызына югары белем биреп, бер мохтаҗлык та күрсәтмичә, җигелеп дөнья көтте, безне аякка бастырды, киләчәгебезнең нигез ташларын салды.
Газиз әнием гомере буе «балам-багалмам» дип безнең өчен өзелеп яшәде. Үзе турында онытып, бар булган йөрәк җылысын, күңел матурлыгын, тырышлыгын, уңганлыгын балаларга сеңдерим дип тырышты.
Бүген гомер көзенә килеп кергәндә дә әнием кул кушырып утырмый, ишегалдын, бакчасын тутырып гөлләр, чәчәкләр үстерә, чигә, тегә, ялгыз әби-апаларга күлмәкләр тегеп, олыларны куандыра.
Гөлназ ГАРИПОВА (ЗАКИРОВА)



Сез безгә бик кирәк

Реклама

Әнием Фирдәүсә Рәхмәтулла кызы Хамматова сигез баланың икенчесе булып, Салавыч Сәрдегәне авылында дөньяга аваз салган. Аңа хәзер 77 яшь. Ул чор балаларына авыр сугыш еллары туры килгән: ачлык, ялангачлык. Сугыш башланганда әниемә нибары 5 яшь булган. Ул да сугыш чоры елларының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татып үскән. Яшүсмер кыз гына булса да, ирләр белән кара-каршы басып, Лаеш, Нормабаш урманнарын кискән. Унҗиде яшендә Киров өлкәсе Каринстрой оешмасында 3 ел торф чыгаруда эшләгән.

22 яшендә Сәрдегән авылы егете Муллахмәт Хамматов белән гаилә корып җибәргәннәр. Әтием бик чибәр, авылның данлыклы гармунчысы булган. Алар 55 ел бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәделәр.
Әнием гомере буе колхозда эшләде, аның кулы аша нинди генә эшләр узмады, һәркайда җитеште, хезмәтен тел-теш тидермәслек итеп башкарды. Лаеклы ялга да колхоздан чыкты ул. Гомеренә кеше белән сүзгә килгәнен, берәрсенә авыр сүз әйткәнен ишетмәдек без аның. Бүгенге көндә әниебез гомер бүләк иткән дүрт бала да исән-сау, үз гаиләләре белән балалар, оныклар үстереп яшиләр. Энебез Фәргать гаиләсе белән төп йортта калып, газизләребезне тәрбияли. Әниебез моңарчы оекбашлар бәйләүне бик яратып башкарса да, хәзер инде сәламәтлеге начараю сәбәпле, ул эшләр белән шөгыльләнә алмый.

Йомшак күңелле әниебез безгә бервакытта да артык таләпчән булмады, ләкин күңелебезгә салган мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, яхшылык орлыклары шытып чыгып, үз җимешләрен бирде. Шуның тәрбиясе аша без үзебезгә карата хезмәттәшләребездән, янәшәдәге кешеләрдән хөрмәт тоеп, куанып яшибез. Авылга кунакка кайтканда сөенеп кайтабыз: өйдә безне сөекле әниебез белән әтиебез каршы ала, киткәндә изге теләкләрен теләп, үгет-нәсихәтләрен биреп озатып кала.
Флера ГАБДУЛЛИНА



Гүзәл көндә изге теләкләр

Бүгенге язмам әниемә багышлана. Әнием Алсу Рәфгатьшә кызы Сабирова 1949нчы елның 25нче октябрендә Пыжмара авылында бик тату, нык хәлле гаиләдә дөньяга килә. 3 малай арасында бер генә кыз була ул. 8нче сыйныфка кадәр Пыжмара мәктәбендә укый. 9 һәм 10нчы сыйныфны Чепья урта мәктәбендә тәмамлап, Алабуга культура училищесының китапханә бүлегендә белем ала. 21 яшендә Яңгул авылына килен булып килә. Әтием Нәҗип белән бергә (әтием мәрхүм инде) өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.

Әнием баштарак мәдәният йортында мөдир булып эшләсә, соңрак китапханә һәм почта бүлегендә хезмәт куя. Һәрвакыт үз эшенә намус белән карый, үзенә йөкләнгән һәрбер эшне җиренә җиткереп башкара. Әлбәттә, тормыш юлы җиңел генә бармый. Ләкин һәрвакыт авырлыкларны җиңеп чыга белә. Әниемнең кулыннан килмәгән эше юк, туганнарына, дусларына, күршеләргә дә бик ярдәмчел ул. Бүгенге көндә әниебез лаеклы ялда, алты оныгына кадерле әби. Әниебез әни исемен йөртүче генә түгел, ул йортыбызның мәңге сүнмәс кояшы, аның җылысын саклап калучы. Әлбәттә, һәркемгә дә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да үз әнием кадерлеләрнең иң кадерлесе. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар.

Тормыш сукмагының авыр, җиңелләрдән түгел икәнлеген искәртеп, беркайчан да авырлыкларга бирешмичә, куйган максатларга ирешергә, көчле рухлы булырга өндисең! Һәрвакыт синнән үрнәк алып яшим. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Кадерлебез, газизебез, без, дүрт балаң, сине бик тә яратабыз, чын күңелдән хөрмәт итәбез. Ходай биргән гомереңне без - балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың, дусларың янәшәсендә тазалык-тынычлык, саулык-сәламәтлек белән үткәрергә насыйп булсын!
ЭнҗеСАБИРОВА Яңгул авылы

Сәхифәне Зәлия ХӘСӘНОВА әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: