Хезмәт

Тәки тоттым үзен

- Инде ай буе өендә туры китерә алмыйм. Гел каядыр киткән була, гел эш белән чабуда. Бигрәкләр дә тик тормас кеше икән. Инде бу юлы да туры китерә алмасак, «Терекөмеш Фәргать» дигән исем куеп чыгарам мәкаләне.

- Хе. Үпкәли белми ул энекәш. Чыны да шул инде. Җәйне әйткән дә юк, көз-кыш та өйдә туры китерәм димә үзен. Бүген дә басуда, печәндә әле мин дигән иде. Чакыртып булса да кайтарырбыз инде.
Эштән кайтып, кичке ашларны ашап бераз ял иткәч, Чапшарга барышлый Фәргатьнең абыйсы Фаил Габдрахманов белән шундый сөйләшү булып алды. Чыннан да хуҗалыкларындагы сыер, бозаулар өчен үз җирендә печән хәзерләп йөри иде ул. Абыйсын тыңлап кына эшен куеп торып авылга кайтып килде.
- Теге көндә инде өйдә булам дигәч тә очрата алмадык. Ашыгыч рәвештә Салавычка китте диде хатының, - дип каршыладым үзен.
- Ышанмыйча, арттан төшеп җиткән идегез ич Салавычка, - ди авызын ерып. Төшкән идек шул.
- Атна-ун көн артыннан йөреп көчкә эләктердем үзен, - диде ул чакта Салавыч эшмәкәре Илһам Галләмов та. Илһам каяндыр сатып алып нәселле кабан дуңгызлары үрчетә икән. Аларны чалып эшкәртүне менә шушы Фәргать кенә бик оста башкара, ди ул. Фәргатьнең бу талантын үзебезнең районда гына түгел, Саба, Кукмара кебек якын-тирә төбәкләрдә дә белеп алганнар. Зур мал чаласы булса чакырталар, килеп алып китәләр. Аның кулыннан ит тәмле дә, бәрәкәтле дә була икән.
Менә шушы тынгысыз кеше белән очрашам дип юлга җыенгач, бармый калдым берсендә.
- Урманчы белән агач тамгаларга киткәнлеген кисәтергә кушты, - дип шалтыратты абыйсы Фаил. Кулыннан эш килгәч, риясыз, ярдәмчел кешеләрнең таныш-белеш, дус-ишләре дә, кем әйтмешли, буа буарлык.
- Бүген дә өйдә юк әле. Күршедә сыер саклыйлар, - диде хатыны тагын бер киләм дип талпынгач. Кемнең сыеры бозаулый алмый, яисә бозаулагач чүбен салмый - ярдәмгә Фәргатьне дәшәләр. Махсус белеме булмаса да нык үгетләгәч, җәмгыять фермасында да мал табибы булып эшләп ала ул.
- Фәргать ветврач вакытта, күңелебез тыныч булды. Сыерларны да бозаулатты, авыруларын да дәвалады. Күңеле белән сиздеме шунда, бер-бер хәл булса яшен кебек килеп җитә иде - ди терлекчеләр аның турында. Малларга булган менә шундый хирыслыгы белән үзен эзләргә мәҗбүр итте дә инде ул мине. «Чапшарда берәү аяклары киселгән бозау үстерә» дигән хәбәргә битараф кала алмадым.
- Кыш, саксызлык беләнме, фермада берничә бозауның аякларын өшеткәннәр. Теләгән кешеләр алсын дигәннәр. Үлемгә хөкем ителгән бичаракайлардан берсен сайлап алдым, - дип сөйләп китте ул. Бер айлык бозауның арткы аякларының черә башлаган тездән түбән өлешен кисә Фәргать. Элек тә малларга операцияләр ясаштыргалаганы булгач, каушап калмый. Операция уңышлы үтә. Киселгән урынны чүпрәк материаллар белән протез сымак итеп бәйләп куя. Бозау торып баса башлагач, эченә йомшак чүпрәкләр салып резин итек кидереп бәйли. Үсә бозау, инде хәзер шактый зур булган. Рәсемгә дә төшереп алдым.
- Кичкә нык ара. Бик басасы килми. Иртәнге якта килсәң, бастырып та төшергән булыр идек, - ди Фәргать.
Менә шундый тырыш, тиктормас һәм тәвәккәл кеше белән танышып кайттым Чапшардан. Тормыш юлдашы Рашидәдәге тынычлык һәм сабырлык бу гаиләне бербөтен итә дә куя. Шулай бер-берсен тулыландырып ике малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
- Без үзебез унбер бала үстек. Балалы йорт, ямьле йорт ул, - ди Фәргать.
Менә хәзер кая барса да сыеныр урыны, чәйләп чыгар туганы бар. Чапшарда да, Балтачта да, Казанга чыгып китсә дә - Габдрахмановлар нәселе җитәрлек.
Оныта язганмын, Фәргать Габдрахмановның төп эше дә бар ич әле, Чапшарны эчә торган су белән тәэмин итеп тора ул. Авыл янындагы чишмәдән тау башындагы башняга су кудыртучы насосларның төзек эшләвен контрольдә тота. Башнядан суны бөтен авылга таратучы линия дә аның күзәтчелегендә. Чапшарны шушылай сулы итүгә бертуган абыйсы, район коммуналь хуҗалыгы җитәкчесенең су эшләре буенча ярдәмчесе Фаил Габдрахмановның зур хезмәте керде. Бу турыда чишмә будкасы стенасындагы тактага да язып куелган. Фәргатьнең башка туганнары да кешеләргә бик игелекле, ярдәмчел. Аягы өшегән кечкенә генә бер бозау әнә шундый яхшы кешеләр белән таныштырды.
Рәсемдә: Фәргать Габдрахманов үзе операция ясаган бозау белән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: