Хезмәт

Үткәнен белгәннең киләчәге бар

Ноябрь аенда район мәдәният үзәгендә «Балтач районы: Тарих һәм мәдәният проблемалары» дигән темага региональ фәнни-гамәли конференция булды.

Татарстан фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән район хакимияте һәм башкарма комитеты бергә оештырган әлеге форумны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров ачып җибәрде. Ул Казаннан килгән олы галимнәрне, фән эшлеклеләрен, башка районнардан килгән кунакларны, үзебезнең район мәктәпләре, мәдәният йортлары, музейларыннан килүчеләрне әлеге зур очрашу уңаеннан котлап, район, аның сәнәгате һәм мәдәнияте белән таныштырып үтте. Аннан якташыбыз, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Зыятдинов очрашуга килгән коллегалары, фән эшлеклеләре, журналистлар белән таныштырды, әлеге форум җирле тарихны тагын да тирәнрәк өйрәнүдә һәм киләчәккә язып калдыруда мөһим бер этап булып калсын дип ассызыклады. Конференциядә төп докладны техник фәннәр докторы, профессор, СССР дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәүдән килгән галим Габделфәрт Вәлиев ясады. Районда 5 урында археологик һәйкәл бар: урта (Х\/-Х\Л1) гасырларга карый торган Смәел һәм Карадуган торак пунктлары, XVII- XVIII гасырларга караган Тагашур зираты, Урта Көшкәт һәм Чепьяда-гы каберлек. Эпиграфик (ташъязма) һәйкәлләр икәү: Смәелдәге кабер өстендәге - 2, Кара-дуганда 1 плитә (XVI гасыр). Тарихи-архитектура объектлары дүртәү: Көшкәтбашта XIX гасырның мәчет калдыклары; Сосна Пүчинкәсендә Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә (1864-1890 еллар) кабере; Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи торып киткән йорт һәм шушы ук авылда XX гасыр башында салынган мәчет бинасы. Ләкин әлегә кадәр районда киң колачлы тари-хи-археологик тикшеренүләр үткәрелмәгән. Инде табылган, әмма әле фәнни яктан өйрәнелмәгән һәйкәлләр, объектлар һәм табылдыклар да шактый районда. Менә аларның барысын да детальләп анализлау, кайсы чорга караганын, нинди максатларда файдаланылганын фәнни яктан исбатлау зарур. Үткәнне өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Үткәнен белмәгән кавем әкренләп бетүгә таба бара. Әби-бабаларның гореф-гадәтләрен, сәнәгатен, мәдәниятен һәм телен өйрәнгән һәм белгән милләт кенә бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган. Конференциядә чыгыш ясаган якташыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин мәктәпләрдә тарих дәресләрендә безнең милләтебезне юк итү сәясәтен алып барган Иван, Петр патшаларны гына түгел, күбрәк үзебезнең җирле тарихны, үзебезнең җирдән чыккан олуг шәхесләр турында өйрәнергә кирәк дип бик дөрес әйтте. Конференциядә Саба районыннан килгән укытучы Илдар Сафин үзләрендә тарих дәресләрендә укытыла торган шундый дәреслекне күрсәтеп чыгыш ясады. Бу Мамадышта да бар икән. Нигә Балтачта булмаска тиеш. Укытучы ветераннар Түнтәрдән Рәфхәт Зарипов, Карадуганнан Бакый Зыятдинов, Нөнәгәр, Норма, Балтач мәктәбе укытучылары Әлфинур Сәмигуллина, Дания Кәлимуллина, Гөлсинә Зәкиева, Фәнүзә Гыйматова, Рәмзия Зарипова да үз эшчәнлекләре турында иҗади чыгыш ясап, район тарихы турында аерым дәреслек чыгаруның кирәклеген ассызыкладылар. «Хәтәр китә, хәтер кала», - диде Г.Мөхәммәтшин. - Бездән соңгы буынга хәтер калдырырлык эшләр башкарыйк». Һәр төбәкнең шәҗәрәләр китабын булдыру турында да зур сүз булды. Мәсәлән, тарихта билгеле Батырша восстаниесендә (1755 ел) катнашы булган Исмәгыйль дигән укымышлының Куныр авылыннан чыгуы мәгълүм булган. Кем белә, бәлки Кунырда аның нәселеннән булган кешеләр әле дә яшидер. Конференциядә профессор Альберт Борһанов, фәннәр кандидаты докторлары Марсель Әхмәтҗанов, Рафаэль Вәлиев, Фәйзелхак Исмаев, якташыбыз Илдус Заһидуллин һәм башкаларның чыгышларын тыңлаганда да үткәннәргә кайткан кебек булып, үткән тарихыбызны белеп торуның бүгенге яшәешебез өчен дә кирәклегенә тагын бер кат төшендек. Республиканың «Мәгърифәт» газетасыннан, «Гасырлар авазы» журналыннан, «Казан университеты» газетасыннан килгән журналистлар да чыгыш ясап, безнең район турында уңай фикердә булуларын, райондашларыбызның вакытлы матбугат белән нык кызыксынуларын белдерделәр. Чөнки үткән тарихка кагылышлы теге яки бу яңа табылдык яки хәбәр турында иң элек матбугатта басыла бит.
Мәдәният йорты фойесына музей-мәктәпләрнең тарихны өйрәнүгә бәйле эшләрен чагылдырган стендлар, альбомнар куелган иде. Килгән кешеләр биредә район музейлары куйган соңгы вакытта табылган кызыклы табылдыкларны да күрә алдылар.
Тарихыбызны, үткәнебезне өйрәнүгә этәргеч булган, тагын нәтиҗәлерәк итеп эшләргә рухландырган, инде бу эш белән күптән шөгыльләнүчеләргә яңа канатлар куйган бик йогынтылы очрашу булды бу. Конференция эшен профессор Альберт Борһанов белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев алып барды, соңыннан галимнәргә һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлек өчен галимнәр белән фотосурәткә төшүне оештырды. Крайны өйрәнүдә актив катнашкан бертөркем энтузиастларга Казан галимнәре тарафыннан Мактау таныклыклары тапшырылды. Конференциядә каралган көн тәртибе буенча карар кабул ителде.

Рәсемнәрдә: конференциядән күренешләр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: