Хезмәт

Үткәннән хәбәр

Яу кырында калган туганнарга Чәчәк итеп куйдык йөрәкләрне. Хәтер кайтты авыр үткәннәргә, Күрешкәндәй булдык шушы мәлне. Без аларның изге әманәтен Тыңлагандай тордык тып-тын басып. Бәгырьләрнең әрнүенә түзми Сулгып-сулгып үкси матәм маршы. Күпме көтеп кайта алмадыгыз, Чакырдыгыз безне, и туганнар, Без килдек тә чал башыбыз идек, Яшьли һәлак булган ветераннар. Без...

Мясной Бор, Мостки, Спасская Полесть... Җөмһүриятебездә белем алучы студентларны бер-берсенә бәйли торган урыннар бу. Алар ел саен апрель-май айларында Новгород өлкәсендә экспедициядә йөреп кайталар. 1942нче елдан бирле үзенә Үлем үзәне дигән исемне алган әлеге үзән шул элеккеге исемен әле дә югалтмаган. Тирән сазлыкларда кайчандыр сугыш барганлыгына, ата-бабаларның үлем белән йөзгә-йөз очрашканына, шушында яшәгәннәренә һич тә ышанасы килми. Бу су белән тулган окопларда алар киләчәк турында хыялланганнардыр, планнар корганнардыр. Һәркемнең дошманны җиңеп тиз генә өйгә кайтасы килгәндер. Һәркем Җиңү көнен күрергә өметләнгән. Кызганыч... Бу көнне аларның күбесе күрә алмады шул.
Кукмара районы Яниль мәктәбе укытучысы Ринат Шакиров 2002 елдан башлап 2012нче елга кадәр 10 ел дәвамында «Снежный десант» исемле отряды белән Псков һәм Нарва сазлыкларында 1942 елда сугышта үлгән солдатларның һәр елда, барган саен 10-15 солдат гәүдәсен казып алып, туганнар каберенә күмгәннәр. Табылган һәр әйберне: корал, солдат кружкалары, котелоклар, сапер көрәкләре... шул кабернең янына салганнар. Күбесе, истәлек итеп мәктәп музейларына тапшырылган.
Казу эшләрендә табылган солдат медальоннары арасыннан бер медальон Балтач районы Смәел авылы кешесенеке булып чыкты. Бик күп тикшеренүләрдән соң медальон язуы, кызылармеец Һадыев Нургали Һади улыныкы икәне ачыкланган. Ул 1916нчы елгы, Смәел авылында туган. Армиягә 05.07.1940 елда Чепья районы военкоматы белән алынган. Солдат званиесендә. Юкка чыккан - 05.1942 елында. 1942нче елны Лезнен плацдармында бик каты сугышлар барган. Любан һөҗүм чаралары үткәрелгән. Бу җирдә тагын берничә плацдарм Водосский, Лезненский һәм Зеленцы Тигода ст. дигән авыл ягында булган. 1942нче елның гыйнварында шул җирдә юкка чыкканнар һәм һәлак булганнарның саны - 6000 мең солдат һәм офицерга җиткән. Чудов шәһәре Ерастово исемендәге эзләнү отряды казу эшләре дәверендә табып күмгәннәрнең саны - 4000 солдат. Башта аларны Лезно шәһәрендә 300-200 кешеләп күмгәннәр. Табылган медальоннар да күп булган. 1990 нчы елда 300 кешедән 65 медальон табылган.
Хәзерге көндә яңа технологияләр булышлыгында күп кенә медальоннар укылган. 4 июль 2011нче елны «Долина» эзләнү экспедициясеннән Казанда урнашкан ИПЦ «Отечество»га безнең якташыбызның медальон сканы җибәрелә. Язылган - медальон 28.04.2004 елның Новгород өлкәсе, Чудов районы, Чудов шәһәре, А.Ерастов исемендәге Лезно эзләнү отряды. Күмелгән 07.05.2004 ел. Тушино, Чудов районы. Медальондагы язмада ТАССР, Казанская железная дорога, ст. Шемордан Ципьинского района, д. Ст. Смаиль. Хузинову Хади». диелгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Хуҗин Һади дигән кеше Смәел авылында бер генә булган. 3 малае булган - икесе сугыштан кайтмаганнар, өченчесенең броне булып, заводта эшләгән (завод исеме билгесез). Әтисе Хуҗин Һади 1872 елгы, колхозда эшләгән, әнисе Хуҗина Мәгърифә 1881 елгы. Малайлары - Нурмөхәммәт 1919нчы елгы, Нургали 1916 елгы, Әхәт 1925 елгы. Әтиләре сугыш вакытында бик каты салкын тидереп үлгән булган, әниләре озак авыртудан, сугыштан соң үлгән. Нургали белән Нурмөхәммәт өйләнмәгән булганнар. Бүгенге көнгә туганнары калмаган. Бу мәгълүматларны эзләүдә Смәел кешесе дә ярдәм иткән - Смәел җирле үзидарәсенең хәрби эшләр бүлеге мөдире Фираяга бик зур рәхмәт. Бер якыны булмаганлыктан, 67 ел җир астында яткан Һадыев Нургалинең табылган медальонын музейга урнаштыру фикере туды.
«Халыклар дуслыгы» музее бик данлыклы музей, безнең Балтач районында һәм ерак төбәкләрдә дә билгеле. 10 зал бар музейда, сугыш арасында Бөек Ватан сугышына багышланганы да. Иң кыйммәтле сугыш хатирәләре, сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотолары, аларның орден, медальләре урнаштырылган экспозиция ул. Шуңа күрә музей исеменнән Бөек Новгородка, безнең якташыбыз Шакиров Ринат тәкъдиме белән, анда урнашкан оешмага Е.А.Марцинюк исеменә хат язылды. Һәм менә 2012нче елның сентябрь аенда якташыбызның медальоны безнең музейга барып иреште. Медальонны, «Снежный десант» эзләнү отряды Шакиров Ринат катнашында сугыш кырларында табылган совет солдатының көрәге, кружкалары, котелоклары, немец солдатының сапер көрәге һ.б. әйберләр белән сугыш залындагы почетлы урынга урнаштырып куйдык.

Фото: bigpicture.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: