Хезмәт

Үткәннәргә бер караш

Көтмәгәндә-уйламаганда үземә бер зур ачыш ясадым бит әле. Көндәлек мәшәкатьләр белән буталып сизми дә калганмын - өзлексез озын-озак 26 ел эшләгәннән соң район җитәкчелегеннән эштән киткәнемә ун ел тулган икән. Юкса, бергәләп тормыш йөген тарткан коллективымнан кичә генә аерылган кебек. Хәер, аерылып та бетмәдем бугай...

Реклама

Еллар, еллар... Алар шулай үтә шул инде. Аларның үз гаме, үз тизлеге. Әллә ничек уйландырып җибәрде. Күз алдымнан берәм-берәм бергә эшләгән асыл затлар тезелеп үтте. Гаять киң карашлы, гел яңарыш, алгарыш тарафдары, оптимистик рухлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, шаян, җор телле Рафек Абдулла улы Фейсханов... Гаять таләпчән, кырыс, амбицияле, нык сүзле, куелган максатына ирешмичә туктала белми торган Шамил Фәхретдин улы Сираҗиев... Искиткеч киң колачлы, бернинди авырлык алдында да тукталып калмый торган, кешеләрне тыңлый, алар-ның инициативасын хуплый, күтәреп ала һәм тормышка ашырырга һәрьяклап ярдәм итә торган, гаять киң иҗади потенциалга ия, тирән энциклопедик белемле, милли рухлы, җылы күңелле Марат Готыф улы Әхмәтов... Киң колачлы, тормышны төптән-тирәннән белә һәм аңлый, кешеләрне ярата, аларга ышана һәм таяна белүче, феноменаль хәтер иясе Илдус Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин... Тормышка үзенә генә хас, еш кына башкаларга сәеррәк тоела торган оригиналь карашлы, һәр эшкә тирәнтен уйлап-анализлап, нигезле инану белән генә керешә һәм аны ахырына җиткерми туктамый торган, дөньяны матур, якты караш белән күрә белүче Рим Ибраһим улы Зарипов... Үз калебенә рус халкының барлык күркәм сыйфатларын җыйган, ихлас җанлы, тумышы белән җир кешесе Иван Иванович Сергеев... Җирнең үзеннән күтәрелеп, катлаулы тормыш юлы узган, гаять тырыш, эчкерсез, булдыклы һәм эзлекле, максатына омтылучан Дамир Хәбибрахман улы Габдрахманов... Кырыс холыклы, кешеләргә таләпчән, тормышка төпле карашлы, һәр эшне җиренә җиткереп, нигезле итеп башкара белә торган, шул ук вакытта аз сүзле, һавалануларны яратмый торган, сәламәт рухлы яшәеш тарафдары Марат Хәй улы Зарипов... Тагын күпләр. Нинди якты рухлы кешеләр белән бергә эшләргә туры килгән икән миңа! Һәрберсе турында аерым саллы китап язарлык. Кайберләре инде бакыйлыкка күчкән - урыннары җәннәт түрендә булсын изге җаннарның. Күбесе бүген дә тормыш мәйданында, райондашларыбыз белән бергәләп хәлдән килгәнчә тормыш йөген тарта. Игелекле озын гомер телик аларның һәрберсенә.
Нәкъ менә шушы кешеләр эшләгән чорда районның кайчандыр басынкы социаль-мәдәни һәм икътисади тормышы тамырдан үзгәрде, яңарды. Районыбыз республикада әйдәп баручылар сафына басты. Шушы үзгәрешләр авыл кешесенең тормышын тарихта беркайчан да күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Билгеле, бүген илдә бара торган, һәрьяклап уйлап бетермәгән сәясәт авыл тормышына үтә тискәре йогынты ясый - ул районыбыз җирлегендә дә үзен сиздерә. Әмма алар әлеге елларда ирешелгәннәрне һич тә тоныкландыра, төссезләндерә алмый. Авылларыбызда социаль-мәдәни объектларның киң челтәрен булдыру, аларны заман таләпләре югарылыгында тоту, җиһазлау, техник чаралар белән тәэмин итү һәм эшләтү... Районыбыз тормышының яшәешен тәэмин иткән заманча юлларның барлыкка килүе, тулысынча газлашты-рылуы һәм тормышыбызның тетрәнүләрсез, эзлекле-нигезле рәвештә яңа икътисади мөгамәләләргә нигезләнгән халәткә ышанычлы керүе... Эшмәкәрлек хәрәкәтенең эзлекле һәм уңышлы тамырлануы... Болар барысы да әнә шул шәхесләрнең районыбыз халкы белән аңлашып башкарылган игелекле эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу җәһәттән, әле саналган казанышларның күбесенә республикада беренчеләрдән булып ирешелүен әйтү дә күп нәрсә турында сөйли бит.
Миңа озак еллар дәвамында Марат Хәй улы Зарипов белән бергә кулга-кул тотынып эшләргә туры килде. Аның иҗади потенциалы Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтып, туган авылы Балтачтагы Ленин исемендәге колхозда баш инженер булып эшли башлаган беренче елларында ук шәйләнә иде инде. Зур хуҗалык - зур проблемалар. Хуҗалыкның бөтен яшәеше техникага корылган. Баш инженер шушы техниканың үзенә күрә табибы бит инде ул... М. Зариповның 1980нче елда районыбызның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган Калинин исемендәге колхозның рәисе булып сайлануы, димәк, һич тә очраклылык түгел иде. Һәм ул моны үзенең җитәкче хезмәте белән тулысынча аклады. Алгарышның нигезе - төзелеш, рәис буларак менә шушы хакыйкатькә таянып эшләде ул. Аның исеме белән бәйле күп яңа төзелгән объектлар калды колхоз авылларында. Кенә елгасындагы күперне төзегән еллар хәтердә яңара. Юллар-күперләр төзелеше өчен җаваплы кеше буларак, миңа яшь рәис белән Балтач-Чаллы юлын шактый таптарга туры килде. Күпер белән бергә Карадуган авылында заманча зур һәм иркен ябык ындыр табагының калкып чыгуы да юкка түгел, төзелешне алып барган Союз күләмендәге әһәмиятле, «КамАЗ», Зәй ГРЭСы төзелешенең подрядчыларыннан берсе булган куәтле «Гидромонтаж» тресты җитәкчеләре белән уртак тел таба белә ул. Гади төзүчеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылды - алар Шубанга бара торган юлда Шушма аша күпер салганда да Карадуган «кунакханәсендә» яшәделәр әле - уңай иде монда аларга! 1985нче ел М.Зарипов тормышында яңа борылыш елы - районыбыз коммунистлары аны партия райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Ә 1987нче елда ул инде халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. Бу поста ул 1990нчы елга кадәр эшләде. Әлеге елларда «болгавыр» дигән сүз бик тә модада иде. Менә шушы кыйбласыз, чын мәгънәсендә болгавыр елларда безгә кабат көндәлек аралашып-аңлашып эшләргә насыйп булды. Игътибар итик, санаулы еллар эчендә инженер, колхоз рәисе, район партия оешмасы секретаре, Советларның башкарма комитеты рәисе... Эчтәлеге белән дә, масштабы белән дә төрле бурычлар. Әмма ул һәр постта да үз урынында булды - аз сүзле, принципиаль, таләпчән. Узган гасырның туксанынчы еллары. Сер түгел, ул елларның кыйбласызлыгы иң беренче булып авылларның, колхозларның тез астына сукты. Бөтен җирдә төшенкелек, җимереклек, колхозлар күзгә күренеп таркала. Хәтта колхозларның төп керем чыганагы булган терлекчелек тә зыянга эшли, аның продукциясе илгә кирәк түгел. Бездә дә хәлләр шундыйрак. Үзара сөйләшү-киңәшү вакытларында терлекчелекнең киләчәгенә пессимистик карашлар, терлекләрнең баш санын киметү тәкдимнәре ишетелә. Менә шушы билгесезлек елларында Марат Готович белән Марат Хәйевич эмоцияләргә бирелмичә, югалтулар бәрабәренә булса да терлекчелекне, продукция җитештерүне киметмичә саклап кала алдылар. Илдә тиздән башланган кризис әлеге юлның бердән-бер дөрес юл булуын раслады һәм күмәк хуҗалыкларны саклап калуда хәлиткеч роль уйнады. Шуның нәтиҗәсе буларак, социаль өлкәдә дә кискен төшенкелек булдырылмады.
Ил күләмендә җирле үзидарәләр системасындагы структур үзгәрешләр чоры булган 1990-1999нчы елларда М. Зарипов халык депутатларының район Советы рәисенең, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләде. Район күләмендә барган, әлеге чорда үтә киң колач алган төзелеш эшләренә җитәкчелек итү аның вазифасы булды. Нигездә шушы чорда район юлларына асфальт түшәү, социаль һәм мәдәни объектларны газлаштыру эшләре башкарылды, күп кенә социаль-мәдәни объектлар файдалануга тапшырылды, киңәйтелде, яңар-тылды. Шушы чорда район үзәген төзекләндерү буенча алдагы елларда башкарылачак колачлы эшләргә старт бирелде.
М. Зарипов 1999нчы елның маенда район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Районыбыз язмышын аңа М. Әхмәтов кебек киң масштаблы җитәкче кулыннан алырга туры килде. Бу исә аңа аеруча зур җаваплылык өсти иде. Район җитәкчесе буларак, ул үзенең бөтен энергиясен, оештыру сәләтен алдагы елларда ирешелгән темпларны сүндермәүгә, аларга яңа импульс бирүгә юнәлтергә тиеш булды.
Шушы еллардан соң үткән чорда районыбызда яңа төзелгән һәм яңартылган объектларны санап китү генә дә бу нәүбәттән күп нәрсә турында уйландыра: район үзәк хастаханәсенең һәм район үзәк мәдәният йортының, Норма һәм башка мәктәпләрнең киңәйтелеп-яңартылып реконструкцияләнүе, Балтачта күркәм «Батырлар аллеясы»ның барлыкка килүе (рәсемдә), яңа спорт комплексы, Урта Көшкәт, Кече Лызи, Бөрбаш авылларында урта мәктәп биналары, Арбор, Чепья, Кенәбаш авылларында мәдәният йортлары, Кече Лызи авылында чиркәү, Яңгул авылы янында Шушма елгасы аша тимер-бетон күпер, ветераннарыбыз өчен дистәләгән яңа йортлар төзелү, статусы үзгәрү нәтиҗәсендә ярым бушап калган Чепья участок хастаханәсе бинасында ветераннарыбыз бик теләп йөри торган «Наз» тернәкләндерү үзәге эшли башлау... Бу исемлекне әле дәвам итәргә мөмкин. Авылларыбызның төзекләнүе, чистарына, матурая баруы үзе генә дә ни тора бит.
Үз вакытында шушы тармак өчен җаваплы булган кеше буларак, М. Зариповның эзлекле талә-пчәнлеге һәм шәхси үрнәге белән районыбызда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физкультура-спорт хәрәкәтен киңәйтүгә керткән хезмәтен аерып әйтми китә алмыйм. Юкка гына районыбыз яшьләре бүген иң югары дәрәҗәдәге төрле спорт ярышларында сөенечле җиңүләр яуламыйлар.
Бездә өлкәннәргә, ветераннарга игътибар зур һәм ул елдан-ел арта, киңәя бара. Ялга киткәннән соң миңа районыбыз тарихын барлау буенча күләмле эш башкарырга туры килде. Шуның нәтиҗәсе буларак, ике томлы «Балтач энциклопедиясе» дөнья күрде. Бу фундаменталь хезмәтне башкарып чыгуда да мин М. Зариповның көндәлек ярдәмен тоеп тордым. Аның «Эшләр нинди хәлдә?», «Нинди ярдәм кирәк?» дигән сораулары минем өчен рухландыручы да, җаваплылык тойгысы бирүче дә булды. Димәк, әлеге хезмәттә аның да лаеклы өлеше бар. Моңсу уйлануларымнан тайпылып, бүгенгегә сәяхәт ясап алуым гаҗәпләндермәсен. Бүгенге үзгәреш-яңарышлар безне - өлкән буын кешеләрен ихлас куандыра - димәк, үзебез эшләгән еллардагы ялкын сүнми, лаеклы дәвам итә. Тормыш-яшәеш мәңгелек бит ул. Афәрин, алга таба да шулай булсын иде!
Әлеге тайпылуымның тагын бер сәбәбе бар. Бездә, гадәттә, җитәкче кешегә ихлас рәхмәт сүзләре аз әйтелә, гадәттә аның кимчелекләрен, җитешсезлекләрен күрәбез. Илдәге инде ава барган власть вертикале моңа нигез дә биреп тора. Әмма кайда, нинди урында эшләвебезгә карамастан, без беренче чиратта кешеләр бит. Язганнарым М. Зариповка районыбыз өлкәннәренең (ул үзе дә өлкәннәр сафында инде хәзер), кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләренең җылы хисләре булып барып ирешсен иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: