Хезмәт

Үтәлгән әманәт

(Ахыры. Башы 31, 37нче саннарда).

Реклама

Өлкәннәр янында «кечкенә» кеше булсам да, сабыйлык чорымның (ким дигәндә ярты гасыр элек) татлы хатирәсе булып, әбиләремә ияреп шул чишмәгә баруым күңелгә уелып калган. Тирә-ягындагы зур агачлар күләгәсендә сап-сары бүрәнәләрдән ясалган буралы, пөхтә, җиңел капкачлы чишмә-кое утыра. Матур итеп койма тотылган... Һәр җирдә пөхтәлек, тәртип. Әбиләрдән ишетеп беләм: чишмәнең хуҗасы - Нәсыйх абзый икән! Ак яулыклы әбиләр чишмә биләмәсенең аскы өлешендәге яшел үзәнгә тезелешеп намаз укыйлар, әрвахлар рухына изге догаларын ирештерәләр. Нәсыйх абзыйның вафатына 54 ел инде. Башта чишмәне Нәсыйх абыйның улы Габдерәүф караса, соңгы 15-20 ел эчендә чишмә Габдерәүф абыйның уллары Шамил, Әмир карамагында. Яңа тимер койма, чишмә өе эшләп куйдылар. Әби-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап, дин кануннары белән яшәүче Әмир бабаларына әсирлектән кайтканда очраган ак сакаллы картны Хозыргаләйһиәссәләм пәйгамбәр булгандыр, диләр. Шул изге рухның әманәтен, буынардан-буыннарга, каннан-канга күчкән игелек кылырга өндәү васыятен үтәүләре эшләрен дә, тормышларын да уң итә. Алар династиясе изге җан каберенә, чишмәгә бәйле бер гасыр дәвамында ил белән бергә бик күп гыйбрәтле, фаҗигале сәяси вакыйгаларны: Гражданнар сугышын, колхозлашу, репрессия, динне-муллаларны сөрү, Бөек Ватан сугышын исән-имин кичерде. Нәсыйх абзыйның тугызынчы дистәгә якынаючы кызлары - Зәйтүнә һәм Әминә апалар да гаиләләре белән матур гына гомер кичерәләр. Улы Рәүф абый сугыштан исән кайтып, Сания апа белән гаилә корып, булдыклы, шәфкатьле уллар, кызлар үстерделәр. Үзләре вафат инде, авыр туфраклары җиңел булсын. Нәсыйх абзый тоткынлыктан кайтып, чишмәләрне җайга салгач, гаилә кора. Гаиләсе белән әсирлектә (ул Австрия җирендә була) үзләштергән һөнәре - бау-аркан ишү эшен җайга сала. Гаиләсе, атлары һәм шул һөнәре белән колхозга керә. Әби мәрхүмәләремнән ерак тормаганга күрә, уртача гәүдәле, көрәктәй зур сакаллы Нәсыйх абзыйның үзен дә, бакчаларындагы киң, озын сукмакта кешедән биек агач тәгәрмәчне әйләндереп бау ишкәннәрен дә хәтерлим әле. Озак еллар районда теш табибы, үзәк хастаханәнең стоматология бүлегенә җитәкчелек иткән Әмир Нәсыйхов үзенең күптәнге - шәхси теш дәвалау-кую клиникасын төзеп, ачу хыялын тормышка ашыргач, яшьтән күңелендә йөрткән чишмә янына килә. «Ул эшнең барып чыгасына күңелем белән ышандым. Алай да белгечләр белән киңәштем», - дип искә ала Әмир. - Башта «Хезмәт»тә басылган белдерү буенча тимер-бетон божралар белешә. Әмир төзелеш материалларын туп-туры чишмә казыйсы урынга алып килә. Нократ Аланыннан боҗраларны китергән эшмәкәр татар егете, бик иманлы кеше булып чыга. Дөрес, башта Әмирнең максатын белгәч, бик гаҗәпләнә. «Ышанасыңмы, Рамазан абый, шул боҗралар алып килгән егет үк чишмәгә тәүге ярдәмен салды. Болай да рәхмәтле булып каласы идем үзенә, ә ул килешенгән 16 меңнән «изге эшеңә миннән дә өлеш керсен», дип, бер меңен кире бирде, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә», ди. Аннан туп-туры «Татарстан» җәмгыяте рәисе Рамил Нотфуллин янына кереп, ниятен, гозерен ирештерә. Ул да изге гамәлен хуплый, кирәкле техниканы алырга рөхсәт бирә. «Эшеннән кайтып, чәй эчәргә өлгергәндерме-юкмы, белмим, минем арттан ук экскаваторы белән Мәүлид Зарипов килеп тә җитте, аңлашып, эшкә дә керештек». - Улым Азат, Нурислам җизни измә әзерли. Ерак түгел генә җизнинең кран ролен үтәячәк «К-700» тракторы тора. 1,5-2 метр чамасы казыгач, ургылып су чыгуын күргәч, ничек шатланганнарымны күрсәгез икән!!!» Шул бер кичтә боҗраларны салып та бетерәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, ярдәмгә беренчеләрдән булып Шамил абыйсы, күршеләре килеп җитә. Күмәк көч белән канаулар казып (көрәк белән), капрон шлангларны салып чыгалар. Суны тиешле урынга китерү максаты тормышка ашырылгач, Әмир хыялланып, күңелендә йөрткән композицияне чынбарлыкта эшләргә керешә. Су безне гомер буе нигъмәтләндерүче «Җир-Ана күкрәгеннән» агып чыга. «Чишмәнең «күкрәк-дивар» өлешен эшләү өчен декоратив ташларны Шамил абый Урал тауларыннан кайтартты. Чишмә алды мәйданчыгын бизәүче брусчаткалар да аныкы». Игелеклелек, изгелек «феномены» әнә шулай буыннан-буынга күчеп бара. Бу урында Әмирнең чишмә төзелешенә ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен ирештереп үтәм. Шул ук вакытта бу изге гамәлләргә шикләнеп караучылар да булган. Янәсе, Нәсыйховлар бу эшләрне салымнардан «качу» максатыннан эшләмиме? «Тап»ны ачыклау максатыннан, салым инспекциясенә шалтыраттым. «Изге гамәлләр беркемне дә тиешле салымнардан азат итми», - дигән җавап алдым һәм игелекле эшләр башкаручы райондашларга да мөрәҗәгать итеп: «Күңелегезне төшермәгез, изге эшләрегез дәвамлы, эшләрегез уң булсын», дип әйтәсе килә.
Мәктәп елларында ук Әмир рәсем, сызым дәресләрен аеруча үз итте. Стена газеталарын рәсемнәр белән оста иттереп бизәүче иде. Конкурсларда гел беренче урыннарны алды. Рәссам булырга да хыялланды әле. Үзем дә аның «Елмай» клиникасыннан «коеп куйган» энҗедәй тешләрен җемелдәтеп чыгучы елмаюлы йөзләрне күргәч, укучымның чишмәсенә карап сокланганда да рәссам-сынчы булу хыялын тормышка ашырды, дип горурланып куям. Клиникасының да исеме үзенчәлекле: «Елмай!». «Елмаюлы йөзле кеше сау-сәламәт була», дип әйтергә ярата Әмир. Ә чишмә һаман да челтер-челтер ага. Җәйге корылыкта да бетмәде, 40-50 градуслы салкыннарда да катмады ул. Һаман да халыкны үзенең шифалы суы белән кинәндерә бирә. Тәүлек, ел әйләнәсе биредән кеше өзелми. Үрнәк яшәешебез, горурланырлык эшләребез белән дан казанган салавычлылар өчен Нәсыйховлар чишмәсе зур горурлык, ватандашларыбыз алдында тарихи авылыбызның визит карточкасы булып тора.
Рәсемдә: уңнан сулга Шамил, Әмир Нәсыйховлар, Нурислам Габдрахманов һәм Мәүлид Зарипов.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: