Хезмәт

Тормышы – күркәм эшләре белән матур

Нөнәгәр авылында кемнән генә: "Авылның иң хөрмәтле кешесе кем?" - дип сорама, барысы да иң беренче итеп Наил Салиховны атый. Моның сере бик гади: Наил абый гомер буе авыл халкы өчен җаны-тәне белән янып эшләүче җитәкчеләрдән булды. Җәмәгате Мөнәвәрә апа белән бер-берләрен хөрмәт итеп яшәп, балаларына тиешле тәрбия бирә алулары...

Өй түрендә кадерләп саклана торган күпләгән Дипломнар, медальләр һәм бүләкләр, Президентның рәхмәт хатлары, район башлыгының күпләгән бүләкләре Наил аганың тырыш һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Хуҗаларының читтән бернинди ярдәмгә өмет итмичә, бары тик үҗәтлеге һәм максатка омтылучанлыгы нәтиҗәсендә генә ирешелгән дәрәҗәсе турында сөйлиләр алар.

- Ул чагында бөтен кеше бертигез иде бит. Эшкә сәләте, тырышлыгы булганнарга тормышта үз юлларын табарга, уңышларга ирешергә мөмкинлекләр зуррак иде, - дип искә төшерә ул вакытларны Наил Салихов. Үзенең хезмәт биографиясе исә моңа ныклы дәлил.

...Әтисе - Салих абый заманында колхоз, авыл советы рәисе булып эшли. Туган авылы халкының мул тормышта яшәве өчен җаны-тәне белән тырышып хезмәт куя ул. Хәтта авыр сугыш елларында да Салих абый җитәкләгән Фрунзе колхозы кешеләренең тамаклары тук була. Әтисе үрнәгендә тәрбияләнгән Наил исә авылны, аның кешеләрен яратып, аның үсешенә, тормыш-көнкүрешенә зур өлеш кертергә ашкынып яши. Максатчан, тәвәккәл Наил иң элек Пыжмара, Комзавод, Сәрдек мәктәпләрендә укыта, соңрак Нөнәгәр, Чутай мәктәпләрендә директор булып эшли. Мәктәптә эшләү белән беррәттән "ВЛКСМның 50 еллыгы" колхозының партия оешмасы секретаре булып эшли. Коллективка гына түгел, ә үз-үзенә дә үтә таләпчән булган җитәкчене тиз күреп алалар. 1970 елда аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Авыл хуҗалыгы тармагының интенсив үсеш кичергән чоры була бу. Менә шундый болгавыр чорда да Наил абый җитәкләгән хуҗалык тотрыклы эшли, үзенең матди нигезен, яшәү потенциалын саклап кала. Ул җитәкчелек иткән вакытта бик күп социаль объектлар сафка баса, булганнары төзекләндерелә. Билгеле, зур уңышларга ирешүнең нигезен эшче көч тәшкил итә. Әмма уртак тел табып, бер-берсен аңлап эшләүне оештыра алган җитәкчедән дә күп нәрсә таләп ителә. Туган төбәгендә генә түгел, бөтен районда инсафлы , зыялы, исәпле, югары культуралы Наил абый күпләр өчен урнәк булып тора. Ничәме-ничә яшь белгечләргә фатыйха биргән кеше ул. Аның мәктәбен үткәннәр барысы да уңышка ирешеп, остазларына рәхмәтле булып яши.

Лаеклы ялга чыккач Наил Салиховка ветераннар советы рәисе вазыйфасын ышанып тапшыралар. Ул бүген дә халык арасында, авылдашларының теләк-тәкъдимнәрен тыңлап, аларны борчыган сорауларны хәл итү өчен тырышып йөри. Җирле җитәкчеләр дә һәрвакыт өлкән кеше буларак Наил абыйга киңәшкә килә.

- Наил Салиховичка киңәш белән даими мөрәҗәгать итеп торам, туплаган тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикере һәрчак ярдәм итә, - ди Нөнәгәр, Чутай, Комзавод авылларын берләштергән "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин.
Наил белән бер чорда эшләгән, шулай ук районның хөрмәтле кешесе булган Илдус Нигъмәтуллин да аның хакында бик җылы фикерләр әйтте: "Ул һәрчак туры сүзле, кешеләргә карата игътибарлы булды һәм бүгенге көндә дә әлеге матур сыйфатларын югалтмый яши. Төгәллеге һәм һәрнәрсәгә исәпле булуы белән дә күпләрне сокландыра ул. Бәлки нәкъ менә шушы сыйфатлары аны зур җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә аңлашып эшләргә, матур нәтиҗәләргә ирешергә төп сәбәп булгандыр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: