Хезмәт

Төп нигез җылысы

Авылларда тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта каккан шыксыз буш өйләр саны гел арта. Үлеп баручы авыллар бөтен Россиянең баш авыруына әйләнә бара. Шөкер, әлегә бу вәзгыять безнең авылга янамый. Төп нигезне таркатмас өчен шубанлылар нык тырыша. Шуларның берсе - Гарифуллиннар гаиләсе.

Әнисә Гыйлемҗан абый белән Әминә апаның олы кызы, Рәйсә белән Мәгъсүмҗанның олы апалары. Әле алай гынамы, күршеләр дә шушы кечкенә генә кызга бишек баласын калдырып эшкә китә торган була. "Бишеккә буем җитмәгәч, урындык куеп ала идем, аннан пешереп калдырган кесәлне ашатам. Ничек курыкмыйча ышанып миңа калдырганнар, ничек мин аларны егып имгәтмәгәнмен? - дип искә ала ул чакларны Әнисә.

Әнисә кечкенәдән үтә туган җанлы, кешелекле булып үсә. Хәер, мәрхәмәтлелек аңа әби-бабаларыннан ук килә булыр. Әти-әнисе сугыш чоры балалары. Бер бәрәңгене дә мохтаҗлар белән бүлешеп ашарга өйрәнгән. Балаларны да үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Алар барысы да кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үсә. Әнисә олы бала буларак кечкенәдән чыпта да суга, ашау пешерә, йорт эшләрен башкара. Мәктәпне тәмамлагач, полиграфия техникумына укырга керә. Гел бишле билгеләренә генә укыган кызны Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатына эшкә билгелиләр.

Әлбәттә, уңган-булган кызга авылда күз атып йөрүчеләр, гомерлек яр итәргә теләүчеләр аз булмый, тик Әнисә авылның иң шәп егетен - Насыйх Гарифуллинны гомерлек пар итә. Насыйх республиканың иң дәрәҗәле уку йортын - КАИны тәмамлый. Бик белемле була ул, иптәшләренә курс эшләре язганда, имтиханнар тапшырганда гел ярдәм итә. Шуңа да ул кем белән генә аралашса да, сүзе үтә. Кыскасы, Насыйх белән Әнисә бер-берсенә тиң яр, икесе дә юмарт, кешелекле, эш сөючән.

Насыйх институтны тәмамлагач та өйләнә, заводка эшкә урнаша, яшь гаиләгә яңа фатир алу чираты да килеп җитә... Әмма егетне туган ягының зәңгәр күге, саф һавасы үзенә дәшә. Яшь белгеч Балтач аэродромына инженер булып эшкә кайта. Эш урыныннан бүлмә бирелә, Гарифуллинар гаиләсе биредә яши башлый. Әмма язмышның үз законнары. Әтиләре вафатына дүрт ел булганда энесе Мәгъсүмҗан фаҗигале төстә вафат була. Насыйх белән Әнисә катгый карарга килә: Әминә апаны ялгыз калдырмаска. Соңрак Насыйх үз нигезен кора, Әминә апаны да үзләре белән алып чыгалар. Бүген аңа 85 яшь, гаиләнең иң хөрмәтле кешесе ул.

Әнисә колхоз идарәсендә кадрлар белән эшләү бухгалтеры, профсоюз җитәкчесе, сәркатип вазыйфаларын башкара. Ул халык белән конфликтка керми, беркемгә дә каты бәрелми. Шуңа да аның авылдашлары каршында йөзе ак, намусы пакъ.

Гарифуллиннар нигезенең ишекләре һәркемгә ачык. Кайгы-шатлыгын уртаклашырга, күңелен бушатырга, ялгызлыктан качып, вак-төяк йомыш белән килеп китүчеләр бер дә өзелми алардан.

Насыйх белән Әнисә бик эшчәннәр. Абзар тулы мал-туар, 30-40 баш каз, үрдәк-чеби үстереп, бөтен нәсел-ыруга күчтәнәчкә тараталар. Кунак җыйсалар икеякның да туганнарын әллә кайлардан кадәр чакырып кайтарталар. Үзләре яхшы булганга бу нигезгә һәркем кайтырга ашкынып тора.

Ата-ананың иң зур байлыгы тәртипле, тәрбияле балалар. Бу гаиләнең балалары бөтен авылга үрнәк. Алар ел саен әти-әниләре белән бергәләп Шубан зиратындагы туганнарының каберләрен чистарта. Алмаз әтисе кебек КАИны тәмамлап, Горбунов исемендәге заводта эшли, кызлары Гүзәл югары белем алып Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлегендә баш белгеч булып эшли.

Коръәндә: "Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызга мәрхәмәтле булыгыз, шайтанны да сүкмәгез", диелә. Биш вакыт намазын калдырмаучы, Коръән Кәримне гарәп телендә укучы Әнисә һәм аның тормыш иптәше Насыйх нәкъ менә шундыйлардан. Шубан авылы шундый асыл затлары белән матур да инде.

Реклама


Әминә Мөхәммәтҗанова,
Шубан авылы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: