Кабереңнең өсләрендә җилфердәп тора флаг
Борнак авылында яшәүче Мөнирә Гарипованың махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгы Булат Гариповка багышланган шигыре
Сиңа дип атап җыйган чәчкәләр
Шиңделәр инде,
Кайтыр әле дип көткән өметләр
Сүнделәр инде.
Башыңа снаряд төшкәч,
Акты микән каннарың?
Украина сугышында
Чыкты газиз җаннарың.
9 октябрьдә киттең
Кайтмас юлларга.
Этеңне дә урнаштырдык,
Ышанычлы кулларга.
Синнән калган киемнәрне
Хәзер кемнәр кисеннәр?
Батырларча һәлак булды,
Безнең Булат дисеннәр.
Киемнәреңне яндырдык,
Аунап йөрмәсен өчен.
Яу кырында башың салдың
Безнең тынычлык өчен.
Иртән торып, тышка чыксам,
Су өсте ап-ак көбек,
Матур итеп көлемсерәп,
Кайтып керерсен кебек.
Улым, хәзер кайта алмыйсың,
Киткән җирләрең ерак.
Кабереңнең өсләрендә
Җилфердәп тора флаг.
Карабодайның чәчәге
Кара булмый ак була,
Ел тәүлеге унике ай
Бик сагынган чак була.
Хәзер минем аягымда
Киеп йөргән галушың,
Барлык туганнарыңны да
Ташлап китеп барышың.
Яр буйлары бигрәк матур,
Яр буйлары тал тирәк,
Сиңа берни дә кирәкми,
Бары тик дога кирәк.
Ярый блокнотың булган
Костюмың кесәсендә,
Үзәкләрне өзәсең бит
Исләргә төшәсең дә.
Төшләремә керсәң улым,
Бик рәхмәтле булырмын,
Тәсбих тотып кулларыма
Дога кылып торырмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев