Хезмәт

Туган авылым, диләр алар - беткән авылларын сагынып

Соңгы вакытларда авыл җыеннары еш оештырыла башлады. Авылың гөрләп торганда, оештырып йөрүче, ярдәм итүче бердәм авылдашлар булганда, мәйдан тутырып кунаклар кайтканда, дус-тумача, карендәшләр җыелганда моның бер авырлыгы да юк.

Ә менә кайтыр җирең, көтәр кешең, туып-үсеп, тәгәрәп уйнаган ишегалдың, гомер иткән нигезең генә түгел, ә газиз авылың да булмаганда чит-ят җирләргә сибелгән авылдашларың белән җыелып, хатирәләр белән уртаклашып, "Авыл җыены" уздыру - бу инде бөтенләй башка вакыйга...

Июнь аенда Сабантуйлары алдыннан, Пархода авылы халкы очрашкан иде. Авыл беткәннән бирле тәүге тапкыр күрешүләре булган аларның. "1930нчы елларда авылда 72 хуҗалык иде, вакытлар үтү белән кимегәннән кимеде, читкә күчеп китүчеләр, шәһәрдә төпләнеп калучылар булды. Авыл бетә башлагач, күпчелек халык Пыжмарага күченде. Мин үзем дә 1971нче елда авылдан чыгып киттем. Шулай итеп, 1987нче елда авылда кеше калмый. Менә быел Вазыйх Салихов, Роберт Гарипов, Хәлим Әүхәдшин һәм башка авылдашлар тырышлыгы белән җыела алдык. 60лап авылдаш килде", ди очрашуга кайткан Янбулат Сөнгатуллин кичерешләре белән уртаклашып.

Күптән түгел, Егерме алты авылы халкы да очрашты. Алар парходалылардан аермалы буларак, 11нче тапкырын күрешәләр инде. Бу авыл моннан 43 ел элек юкка чыккан. Ул Арча урман хуҗалыгына кергән Красный Восток авылы булган. 26нчы кварталда урнашканлыктан, халык теленә Егерме алты авылы булып кереп калган. Авылы бетсә дә, туган-үскән җиренә тугры калган халкы бар Егерме алтының. Шушы авылда яшәгән һәм туып-үскән авылдашлар ел саен июль аеның соңгы шимбәсендә урман аланына авыл җыенына җыйнала. Алар истәлекләре белән уртаклашып, хатирәләрен яңарталар. Бик күпләрнең якыннары җирләнгән, хәзерге көндә дә сакланып калган зиратта авылдашлары рухына дога кылалар.

- Без авылдашлар белән хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Очрашуга илебезнең төрле төбәкләрендә һәм районыбыз җирлегендә гомер итүчеләр бергә җыела. Елдан-ел кайтучылар саны арта: Шәмәрдәннән, Сабадан, Арчадан, Биектаудан, Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, хәтта, махсус очрашуга дип, Үзбәкстаннан ук кайталар. Авылдашыбыз Серафима Чиякова быел "Бу урында 1942-1972 елларда Красный Восток авылы булды" дигән истәлек тактасы эшләтеп кайтып куйды. Бу бер истәлекле вакыйга булды, - ди хезмәттәшебез, "Егерме алты" кызы Раилә Мөхәммәтҗанова.

Еллар үтсә дә, очрашканда алар әле дә "Нихәлең бар, авылдаш?" дип сәлам бирешәләр, якын туганнардай күрешәләр. Туган җирләренә кайту алар өчен олы бәхет.
Фото: http://zagadkimira.ru/foto/NEW_FILES3/derevnya_fantom1.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: