Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ТУГАН АВЫЛНЫ КИЛӘЧӘКЛЕ ИТЕП КҮРӘСЕ КИЛӘ”

Көек - кечкенә, 40 хуҗалыклы авыл. Нибары бер урам бар

Көек авылына кергәндә, сул якта “Корыч” чишмәсе челтерәп ага. Аны матурлап ясаганнар, тирә-ягын чистартканнар. Бу эшләр шушы авылда гомер итүче Рәис Садыйков тырышлыгы белән башкарылган. Ул туганнары белән бергә җыелып, элек тә язын, гадәттә, 1 май бәйрәмендә чишмә чистарту көнен оештыра торган булган.
— “Корыч” чишмәсе суын элек әби-бабаларыбыз кулланган. Соңгы елларда кизләү бик беткән иде. Яңартырга уйладым, — дип сүз башлады Рәис абый. — Авылда төп йортта яшибез. Матди яктан чыгымны үзебез күтәрдек. Төзекләндерә башлагач, авыл җирлеге бу чишмәгә әтиебез Габделфаяз исемен биргән иде. Ул элмә тактаны кире алдык. Әти, Аллага шөкер, исән, 83 яшь тулды. Без дә, ул да бу идеяне хупламадык. “Чишмә исеме элеккечә — “Корыч” булып калсын”, — диде әти. Үзебезнең исемне бирдертү өчен төзекләндермәдек бит. Янындагы күпер дә искергән иде. Анысын да яңарттык. Алдан, агач авып күпергә зыян салмасын, чишмә ачылып китсен дип, су буендагы картайган 12 талны кистек, чистарттык.

Рәис абый әле зур планнар белән яши. Киләсе елга елганы тирәнәйтеп, утлар куеп, тагын да матурларга тели.
— Көек — кечкенә, 40 хуҗалыклы авыл. Нибары бер урам бар, — ди Рәис абый. — Төп йортта яшәгәч, туган авылны киләчәкле итеп күрәсе килә. Чишмәбез дә гомерле булсын иде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев