Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган якны сагыну яки Көшкәтбаш аҗаганнары

Эх, сагындым мәктәп елларын... Безнең агач автоматлар, гранаталар асып чабып йөргәнне карарга авыл халкы капка төбенә чыга иде.

3 февраль көнне Воронеж өлкәсендәге хәрби частьта мәктәп укучылары өчен "Аҗаган" уены узды. Эх, сагындым мәктәп елларын... Безнең агач автоматлар, гранаталар асып чабып йөргәнне карарга авыл халкы капка төбенә чыга иде. Без, укучылар, уенны бик җидти кабул итәр идек. Ике команда арасында чын көрәш бара иде...

... Әлеге көнне дә чын ату мәйданында көч сынаштык, БТРны урыныннан тартып кузгаттык, автомат сүтеп-кордык, солдат боткасы ашадык, әмма җанга барыбер дә байрак яшереп йөрүче Габделхай абый белән Рияз абый җитмәде... Юл буе улыма үземнең укытучыларым, мәктәбем турында сөйләп кайттым.Рәхмәт сезгә, укытучыларым!


Зөһрә Низамова,
Воронеж-Көшкәтбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы