Хезмәт

Тынгы белмәс инспектор

Кич җиткәч, әнисе Розага урын-җирен әзерләде, йокларга яткырды, ләкин кызны йокы алмады, чөнки көне буе җыелган тәэсирләр, төрле-төрле уйлар башында чуала иде.

Шул вакытта бүлмә ишеге ачылды һәм әтисе керде. Ул 10 яшьлек кызы өчен бик зур булып тоелган кулын Розаның маңгаена куйды, чәчләрен сыйпады. Кызчыкның барлык уйлары каядыр югалды, әйтерсең әтисе аларны сыпырып төшерде. Бераздан кыз татлы йокыга талды...
Хәзер Роза үсте инде, аның әтисе дә олыгаеп бара. Гомер йомгагы сүтелгән саен, тормыш юлында булганнар ешрак уйландыра икән кешене. Иң рәхәт, самими чаклар, мөгаен, балачакта калгандыр...
Балтач районының иң матур почмакларының берсенә урнашкан Куныр авылы әллә ни зур түгел. Гадәти бер татар авылы. Кешеләре намуслы хезмәт белән көн күрергә күнеккән.
Шушы авылда балта остасы Галимулла һәм аның хатыны Мәдинә гаиләсендә дүртенче бала булып туган Мансур кечкенәдән үк табигать кочагында үсә: көне-төне болыннарда, урманнарда, инеш-елгаларда уйный, көтү көтә, балык сөзә, су коена. Табигатьне сөю, аны олылау, сакларга омтылу хисе шул вакыттан сеңгәндер аңа. Кечкенәдән үк үзен өлгер, зиһенле, тапкыр итеп таныта. Мәктәптә барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Балтач урта мәктәбен тәмамлаган егет армия сафларында ил алдындагы бурычын үти. Аннан кайтып, Казан дәүләт педагогика институтында белем ала. Унике ел буе балалар укыта.Аларны әйләнә-тирәгә сакчыл , игътибарлы булырга, җирне, суны пычратмаска, һәр җан иясен яратырга, һәрнәрсәгә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Ә хәзер Мансур абый Ибраһимов тагын да тынгысызрак хезмәт башкара, ул Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторы.
"Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", диләр, ә минем әтием дөньядагы барлык һөнәрләрнең һәрберсен беләдер. Башлаган эшен җиренә җиткереп, кешеләрне шаккатырып, үзенә ләззәт алып эшли. Өйдәге нинди генә эшкә тотынмасын, аның ахыры билгеле: көтелгән нәтиҗәсенә ирешмәсә, ул туктамый, - дип сөйли кызы Роза. -Тик әти өчен җитмеш һөнәр арасыннан иң булдыра торганы - ул әти булу һөнәре", - дип ихластан өстәп куя.
Тормышның авыр мәсьәләләрен чишкәндә, Мансур агага гомер буе җыйган тәҗрибә белән беррәттән, китаплар да ярдәмгә килә. Әтисен кулына китап тоткан килеш күбрәк күрүен әйтә кызы. Мансур абый чыннан да һәрьяктан булдыклы шәхес. Аның кызыксынмаган нәрсәсе юк. Һөнәренә бәйле экологиягә, табигатькә кагылышлы китапларны гына түгел, хәтта хезмәт кодексы, "Бөтендөнья кораллар энциклопедиясен" дә укый. Дөньяда булган һәрбер яңалыкны белергә омтылып яши.
Тормыш иптәше Асия апай иренең алтын куллы булуын әйтми кала алмады: "Тора-тора шаккатып яшибез. Безнең өйдә аның кулы тимәгән җиһаз бик аз. Элек-электән үк Мансур үз куллары белән ясаган урындык-өстәлдә утырдык, ул ясаган нык караватларда йокладык".
Соңгы вакытта Мансур абыйның яңа бер шөгыле барлыкка килде: ул умартачылык белән мавыгып китте. Хәзер инде ел әйләнәсе кортларын кайгырта, ул аларны ничек яратса, кортлар да аны шулай үз итәләр. Антуан де Сент-Экзюпери язганча, "...без һәрбер кулга ияләндерелгән җан иясе өчен җаваплы". Минемчә, бу афоризм Мансур абый белән кортлар арасында булган мөнәсәбәттә, гомумән, аның табигатькә карата мөгамәләсендә бик ачык күренә. Аның гаиләсе Мансур абыйның бу шөгылен хуплый: "Өстәл тирәсенә җыелып үз балыңны кабып, чәй эчүгә ни җитә!".
Инспектор буларак, Мансур абый мәктәпләргә бик еш йөри. Аны балалар бик көтеп ала. Ул бик рәхәтләнеп, теләп, экологик дәресләр үткәрә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны экологик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Табигатьнең экологик халәте киләчәк буын кулында икәнлеген төшендерә. Әколог буларак та, кеше буларак та Мансур абыйны борчыган мәсьәләләр шактый. Ул Балтачта үзәкләштерелгән заманча канализациянең булмавы, эчә торган суның катылыгы, халыкның экологик культурасы түбән булуына аеруча нык борчыла һәм бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзли.
"Минем әтинең карашында аңа гына хас булган ниндидер сихерлелек бар. Ул карашта ярату да, аңлау да, кайгырту да чагыла. Дөньяда барлык кешеләр синнән йөз чөерсәләр дә, тик бер кеше генә ташламас - ул минем әти", ди кызы.
Кызлары Роза, Луиза өчен җылы хисләр белән сөйләрлек әти генә түгел, ә тирә-як табигатебезне кайгыртучы, аны сакларга, бүгенгедәй халәтендә киләчәк буыннарга җиткерергә омтылучы кеше, яхшы авылдаш, намуслы инспектор да әле ул Мансур абый.
Гүзәл Хәбибуллина Балтач гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: