Тыныч йокла, әниебез!
Бөтен авыл ап-ак йомшак карга төренгән! Аклык бит ул чисталык һәм пакьлек билгесе. 15нче декабрь көне. Урамда тып-тын, агач башлары да селкенми. Әйтерсең, бүген кадер кичәсе көне! Үзе ял көн. Шушындый сайлап алынгандай көннең иртәсендә кадерле әниебез Мәгъмүрә Хафиз кызы Нурмехәмәтова ахирәт дөньясына күчте.
Иртәнге намаз вакытында, фәрештәләрнең күпләп-күпләп җиргә төшкән вакытларында, оҗмах әһеленә генә хас булган үлем билгеләре белән матур һәм тыныч итеп җан бирде ул. Тормышның бөтен авырлыгын күреп, яшьләй ятим калып, ике энесен карап үстергән. Сугыш арты авылда балалар йорты оешкач, ятим балаларның тәрбиячесе булып беренче хезмәт юлын башлаган ул. Балалар аны «әни-апа» дип йөрткәннәр. Авыл халкына игелекле хезмәт куеп, күп тапкырлар депутат булып сайланып, җирле үзидарә җитәкчесе вазыйфасында да эшләде.
Ясаткан күперен бүгенге көнгә кадәр халык куллана, төзеткән зират коймалары да саклана әле. Шушы хезмәтләре өчен әниебез районның Мактау китабына кертелгән. Ул тәвәккәл, эшчән һәм туры сүзле булды. Шигъри җанлы әниебез «Хезмәт» газетасының актив хәбәрчесе дә иде. Газета битләрендә күп шигырьләре дөнья күрде.
Җиде балага гомер биргән, барыбызны да исән-сау үстереп, кеше иткән. Бүгенге көндә әлхәмдүлилләһ, җидебез дә исән-саулар.
Кадерле әниебезне соңгы юлга озатырга авылыбызның бөтен кешеләре килгән иде. «Мәетнең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе җеназага баскан кеше саны белән билгеләнә» дигән хәдис тә бар.
Авыр кайгыбызны уртаклашырга килгән туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, җирле үзидарә җитәкчесе Ринат Гариповка, элеккеге хезмәттәшләренә, барлык килгән авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне белдереп, бөтен балалары исеменнән кызы Мәдинә Хәйруллина.
Әниебез, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәт түрендә булсын!
Яңгул авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 14:46Бүген бездә – бәйрәм, бездә – юбилей!!! (+фото) "Хезмәт"ебезнең бүген 90 еллык юбилее.3000
-
27 май 2022 - 13:27АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3200
-
27 май 2022 - 13:21«Котькуд книгалэн аслаз лыдӟисез вань» 1995-тӥ арысен кутскыса, 27-тӥ куартолэзе Россиын библиотекаослэсь но со удысын ужасьёслэсь нуналзэс пусъё. 27 ар ӵоже тросэз воштӥськиз: библиотекалэн функциосыз но, улонэз но. Одӥгез гинэ уг воштӥськы: библиотека котьку ас лыдӟисьёссэ шедьтэ.4900
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар7901
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак18600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.249100
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.54601
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.37901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика