Хезмәт

Украина качаклары Балтачка да кайтты

Менә туктар, менә тынар дип күпме генә көтсәк тә, Украина тынычланырга җыенмый.

Ни өчен сугышканнарын, кем белән нәрсә бүлешкәннәрен дә белми, илне икегә бүлеп, ясалма сәяси дошманнар "тудырып", ничә дистә еллар тудырылган байлыкны җимерәләр, туздыралар, кан түгәләр. Бу- сәясәт. Кызганычка, әлеге "өреп кабартылган" дошманлыкның, сәясәтнең корбаннары - гади халык: кичәге "мәйдан"да романтика эзләгән шул ук яшьләр, әле үткән гасырның кырыгынчы елларындагы сугыш афәтен онытмаган өлкән буын, гөнаһсыз балалар. Гомер буе туплаган мөлкәтен, йорт-җирен ташлап, алар бүген тыныч почмак, баш өстендә түбә эзләргә мәҗбүр. "Качаклар" статусы бирелгән меңнәрчә кешеләр Рәсәйдә сыену тапты. Алар инде Балтачка да кайтып җитте.
- Бүген Балтач, Норма, Әтнә, Нөнәгәр, Түнтәр, Таузар авылларына кайтучылар билгеле. Аларның барысы да безнең якларга туганнарына дип кайткан. Бу беркадәр эшне җиңеләйтә - аларга вакытлыча яшәү урыннары билгелисе юк. Без аларны яки мәктәп-интернатларга урнаштырырга, андый мөмкинлек югында Казанда һәм Чаллыда оештырылган вакытлыча урнаштыру үзәкләренә җибәрергә тиеш. Нормага кайткан бер гаилә Балтачта вакытлыча йорт алып тора. Кайтучылар арасында мәктәп, бакча яшендәге балалар бар. Вакытлыча документлар алу, мәгариф идарәсенә, хастаханәгә исәпкә басу буенча проблемалар юк. Район башлыгы тарафыннан оешма җитәкчеләренә эш сорап килгән тәкъдирдә качакларны кире бормаска кушылды. Кайтучылар арасында вакытлыча эшкә урнашучылар бар инде. Җирле үзидарәләр алар белән элемтәдә тора, мәчетләр, аерым кешеләр тарафыннан ярдәм итүчеләр бар, - дип сөйли район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.
- Әти-әнием чыгышы белән Балтач районы Чапшар һәм Кариле авылларыннан иде. Мин үзем Украинада тудым, Казанда яшәдем. 1990 елларда Нормада йорт сатып алдык, башта дача итеп тоттык, пенсиягә чыккач, биш ел инде шунда яшим. Без тугыз бала идек, күбебез Украинада төпләнде, балаларыбыз да шунда. Инде оныкларыбызның да гаиләләре бар, алар да Украинада. Барысы диярлек нәкъ сугыш барган Луганск, Донецк өлкәләрендә яши. Әти-әниебезнең дә каберләре шунда. Туганнарыбыз өстенә килгән бу афәтне аңлатырга сүз байлыгым гына җитми, көн-төн телевизор каршыннан китә алмыйм, - дип сөйли качакка әйләнгән туганнарын үзенә сыендырган Нормада яшәүче Нурия апа.
- Булдыра алганча түзделәр, әмма инде бернинди өмет чаткысы калмагач, минем янга кайтырга булдылар. Башта сеңелкәшем Еленаның балалары - алты кеше кайтты. Аларның берсе Казанга урнашты, бишесе - Балтачта. Июль азагында тагын алтау кайттылар. Август башында тагын бер төркем туганнарны көтәбез. Алар да кайтса, бөтенесе унтугыз булалар. Әле Украинада тагын туганнар кала.
Менә ике көн инде бертуган сеңлем Наилә белән элемтәгә чыга алмыйбыз. Донецк өлкәсендә яшиләр иде. Килене белән балаларын Рәсәйгә кайтарып җибәргән иде инде, үзе аягы сынган улын саклап калды...
Туганнарыбыз бәхетенә, Балтачтан Раушания ханым буш торган йортларын, коммуналь чыгымнарны гына түләү шарты белән, бернинди өстәмә түләүсез арендага бирде. Моннан тыш та азык-төлек, кирәк-яраклар белән ярдәм итте. Башка игелекле кешеләр, туган-тумачалар да булышты. Балаларны мәктәпкә әзерләү, кышкы кием-салым, урын-җир әйберләре, мунчага ягу өчен утын белән ярдәм итүчеләр булса, әйбәт булыр иде... Туганнарым һөнәрле, эштән курыкмый торган кешеләр, беренче чорда аз гына теләктәшлек булса, ничек тә тырышырлар дип уйлыйм...
Әйе, барысын да нульдән башлау беркемгә дә, беркайчан да җиңел түгел. Туган илләреннән ихтыяри-мәҗбүри кузгалганнарга - сәясәт корбаннарына икеләтә авыр. Чит-ят җирдә, бөтенләй башка мохиттә. Әле бит җан яралары да өр-яңа...
Фото: http://ria.ru/religion/20140627/1013850534.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: