Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Укучылары 4 телдә сөйләшкән, 6 тел өйрәткән мәктәпнең директоры.

16 ел мәктәп директоры йөген тарткан, 3 телдә камил сөйләшүче, аралашуның беренче мизгелләреннән үк үзенә гашыйк итүче Василий Трофимов белән әңгәмә туган телгә бәйләнеп китте.

Төрле телләрне белү кирәк, дип гел укучыларга әйтәбез, дөреслектә дә бу шулаймы? - дип беренче соравымнан башладым.
Бу тормышта төрле милләт кешеләре белән еш аралашабыз. Игътибар иткәнегез бармы, үз телендә сәлам генә бирсәң дә, мөрәҗәгать итеп эндәшкән кеше белән аралашып китү уңайлырак. Бу очракта син бу кешегә олы ихтирамыңны күрсәтәсең, димәк, ул да сиңа булышырга әзер. Әти-әни шушы Чепья җирлегеннән, тормышның иң авыр вакытларын илебез белән бергә үз иңнәрендә күтәрделәр. Әтинең кулы кечкенә вакытта имгәнгәнлектән, сугышка алмыйлар. Сугыш чорында Чепьяда колхоз җитәкчесе булып эшли. Фронтка бара алмасам да, файдам күбрәк булыр, дип Казан шәһәренең дары җитештерү хәрби заводына урнаша. Сугыш беткәч, шушы күмәк хуҗалыкта, әни белән бергәләп эшләделәр, 6 бала үстерделәр. Бүгенге көндә без барыбыз да исән-сау, шуңа куанам, - ди Василий Федорович.
Гаиләдә икенче бала булып үскән егетне язмыш туган ягы белән бәйләгән. Урта белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә укырга керүен бер дә хупламый ул вакыттагы Чепья урта мәктәп директоры Ягъфәр Яппаров. «Син математика укытучысы булырга тиеш, синең язмышың мәктәп», дип яңадан барлык документларын Казан педагогия институтына тапшырттыра. Совет Армиясенә алынганчы үз мәктәбендә лаборант булып эшләргә өлгерә ул. 3 ел хезмәт итеп кайтып, яңадан үзенең мәктәбендә, инде математика укытучысы сыйфатында дәресләр бирә Василий.
Тәҗрибәле остазлар күп була ул чорда бу мәктәптә. Ир-ат укытучыларның барысы да диярлек утны-суны кичкән сугыш ветераннары. Ачык дәресләрдә, төрле җыелышларда күп нәрсәләргә өйрәнә ул алардан. 3нче класстан бергә укыган, үзе шикелле үк математика укытучысы, чибәрлеге белән күпләрнең хушын алган Роза Харисовна белән матур тормыш коралар. Менә инде 47 ел, шатлыкта да, авырлыкта да бергә. Олы кызлары Яр Чаллыда, табиблар гаиләсе булып, 2 бала үстерәләр, булачак һөнәрләре медицина булыр дип әзерләнәләр. Икенче уллары гаиләсе белән шулай ук табиб һөнәрен сайлаган, Балтач үзәк хастаханәсендә бергәләп эшлиләр, 3 бала тәрбиялиләр.
- Хәзер шуларның кайтканын көтәбез, үзләре кайтмасалар, җыенабыз да, үзебез юлга чыгабыз,- ди ветеран. Хәер, бу өйдән болай да кеше өзелми: укытучыларына, җитәкчеләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә дә, авыр мизгелләрдә киңәш сорап килүчеләр дә, шатлыкларын уртаклашучылар да бихисап.
Чепья мәктәбендә инде тәрбия эшләре завучы буларак эшләп йөргәндә, күмәк хуҗалыкның партия оешмасын җитәкләргә дигән күрсәтмә ала Василий. Барам, бармыйм, дигән сүз булмый ул чорда. Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев мәктәп директорыннан лаеклы ялга чыкканнан соң үзе төзегән музейны җитәкли, мәктәптә директор Казаннан җибәрелгән Раил Фәхретдинов.
Партия кушуы буенча 1989нчы елда яңадан үз мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ул чорда утыннан күмергә күчкәнлектән (мәктәптә утын белән 39 пич ягыла торган була) эшләр уңайга китә дигән яшь директорның куанычы озакка бармый, 2 катлы агачтан салынган бина укытырга яраксыз хәлгә килә, укучылар болай да ике сменада укыйлар. Ярдәм сорап баргач, Балтач район башлыгы Марат Әхмәтов бу очракта ярдәм кулы суза: «Теләгең булса, эшне башла, акчаны мин табармын». Район бюджетында төзелешне башлар өчен 10 мең сум акча табыла, күрше Мари Эл Республикасы Мари Төрек районы ПМКсы эшне башлый.
Берничә тапкыр эш туктала, 5-10 мең акча бүленүгә тагын тотыналар. Яз көне Арчада районнардан килгән вәкилләрнең сайлау алды җыелышында бу мәсьәләне директор кискенлеге белән күтәрә, бер атнадан республикадан Минтимер Шәймиев кул куйган хат килеп төшә, төзелешне башларга, 1 сентябрьгә мәктәпне өлгертергә.
Эшкә Галиев Вәзыйх җитәкләгән Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзүчеләре алына. Президент 1 сентябрьдә үзе килеп ача бу мәктәпне. Боларны сөйләгәндә Василий Трофимовның йөзләре алсуланып, күзләре очкынланып китә. Җан җылысын биреп, тырышлык һәм үжәтлек куеп төзелгән мәктәп бит ул. Бүген Чепья мәктәбе коллективы аның эшен дәвам итә. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр булган укытучылар, фән олимпиадаларында урын алган укучылар уңышларына сөенеп яши ветеран. Күп көч куеп, әти-әниләрне туган телне укытырга кирәклеген инандырып йөргән вакытларның нәтиҗәсе хәзер күренә: укучылар мари һәм удмурт телләре буенча Татарстанда гына түгел, ә күрше республикаларда үтә торган олимпиадаларда даими җиңүчеләр сафында.
Бердәм Дәүләт имтиханнары, укытучыларның үз-үзләренә таләпчәнлеге, җитәкчелекнең серләре турында озак фикер алыштык аның белән. Укучыларның мәктәптә рус, татар, удмурт, мари телләрендә аралашуы, заманында нимес теле белән инглиз телләренең укытылуы республика өчен генә түгел, ә Рәсәй күләмендә уникаль күренеш булса да, масаймадык, ди ул.
Шушы көннәрдә зурлап 70 еллык юбилее белән котлаган барлык хезмәттәшләренә, укучыларына, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде. Без дә, шушы теләкләргә кушылып, ихлас күңелдән тормышын балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган удмурт халкының олы шәхесе, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «РСФСРның мәгариф отличнигы», «Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы» исемен горур йөрткән Василий Федорович Трофимовка, мәгариф ветераны, тормыш иптәше Роза Харис кызы белән тигез тормышта, сәламәтлектә гомер кичерүләрен телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250