Укытучым — кояшым син, Нур сибүче күңелгә
Без, Балтач урта мәктәбенең 1967нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, 1961нче елда башлангыч сыйныфны тәмамлап 36 укучы 5нче сыйныфка укырга килдек.
Мәктәпнең ишек алдында ук безне сыйныф җитәкчебез Мәҗитова Роза Нәҗиповна каршы алды. Менә безнең беренче танышу дәресебез. Безнең алда яп-яшь, сылу гәүдәле, озын кара чәчле, сөйкемле, балкып торган йөзле укытучыбыз. Шушы көннән башлап ул безнең өчен икенче әниебез, тәрбиячебез булды. Безгә төпле белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә бик тырышып, җан җылысын биреп эшләде ул, математика фәненең серләренә төшендерде. Безгә белем бирү генә түгел, үзенең профессиональ белемен күтәрү өстендә дә тырышты ул, 1964 елда читтән торып Казан педагогика институтын тәмамлап, югары сыйныф укучыларын да укыта башлады.
Роза Нәҗиповна көнне төнгә ялгап, ару-талуны белми эшләгән, 43 ел стажы булган чын остаз. Һәр баланың сәләтен күреп алып, аны үстерә белде ул. Дәресләрен төрле методика-лар кулланып, үтә үтемле, эчтәлекле итеп уздырды.
Кеше гомере аккан су кебек бик тиз уза икән ул. Менә безнең дә мәктәптән белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларыбызны ныгытып саубуллашып чыгып китүебезгә 45 ел узган. Күпме гомер узуга да карамастан, Роза Нәҗиповна безнең һәрберебез өчен дә иң яраткан, хөрмәт иткән укытучыбыз булып калды.
Балтач урта мәктәбендә бик күп укучыга математика белемен биргән, безнең өчен күпме көчен куйган хөрмәтле укытучыбызның 24 март көнне туган көне, 80 яшьлек олы юбилее.
Укытучыбыз!
Мәктәпкә баскан һәр балага
Сез кул суздыгыз.
Алдагы тормышка юл суздыгыз,
Нинди көннәребез булса да.
Безгә ярдәмче, киңәшче
Ак юлга, яктыга әйдәүче булдыгыз.
Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле гомер телибез.
Олы рәхмәт хисләре белән сезне чын күңелдән яратып, 1967нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Гөлнур Сөләйманова.
Рәсемдә: 1965 ел. Укытучыбыз 8нче сыйныф укучылары арасында.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 20:11Сырья гуртын улон сыръя 2022-тӥ арлэн 11-тӥ июнез Сырья гуртлэн историяз пырыса кылиз. Нырысьсэ ортчиз «Гуртлэн нуналызлы» сӥзем праздник.3700
-
26 июнь 2022 - 18:41Җир шарының гүзәл чәчкәләре Балалар тормышыбызның бар яме, бар мәгънәсе, илһам чыганагы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.5200
-
26 июнь 2022 - 17:11Вормонлэн кырӟанэз чузъяськиз 18-19-тӥ инвожое Пестрецы ёросысь Альвидино гуртын «Военные игры «Элбэдэн» шуыса нимаськись военно-исторической реконструкцияя IV-тӥез Всероссийской фестиваль ортчиз.7500
-
23 июнь 2022 - 15:29Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 15:28Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 08:42Балтачлылар «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.20800
-
24 июнь 2022 - 10:00Газетаның 24нче санында (24 июнь, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар28600
-
24 июнь 2022 - 08:16Зур бәлеш пешерүче Альбинаның төп пешекчесе Нурҗиһан апаның хәлләре ничек микән?! Хәерле эшләр булсын, Балтачым! Ниятләгән гамәлне исән-сау, бәрәкәтле итеп башкарып чыгарга язсын!66601
-
24 июнь 2022 - 12:11Балтач районына яңа прокурор билгеләнде (+фото) Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килде.58600
-
25 июнь 2022 - 20:11Кили – районыбызның гүзәл почмагы Авылыбызны яратабыз, аны ташлап, калага китәсе килми, диләр биредә яшәүчеләр44500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика