Хезмәт

Ул хөрмәткә лаек

Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәертдин Шәйхетдинов белән бер очрашуымда ул миңа Балтач ашханәсе коллективы турында бик җылы фикерләр әйткән иде. Чыннан да, Лидия Габидуллина җитәкләгән коллектив соңгы вакытта кулланучылар җәмгыятенең төп терәгенә әйләнгән икән.

Лидия үзе дә инде минем күптәнге танышым булганлыктан, хәл-әхвәлләрен дә сорашырмын дип, аның янына юнәлдем. Районыбызда нинди генә бәйрәм, тантана узмасын, нинди генә зур кунаклар килмәсен, аларның җылы ашларыннан авыз итмичә киткән кешене хәтерләмим мин. Кайчан карама, алар хезмәтнең алгы сызыгында булдылар. 90нчы елларда бермәл бөтен район белән башкалабызга барып бәйрәм алды ярминкәләре уздыру модага кереп киткән иде. Ул вакытта сатучылар сәүдә итте, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре аш-су хезмәте күрсәттеләр, без спортчылар ярминкәгә килүчеләр белән төрле спорт чаралары уздыра торган идек. Ул вакытларда һәрчак Лидалар пешергән ризыклардан авыз итә торган идек. Вакыты шундый иде.

Районыбызда нинди генә спорт чарасы узмасын, аның ахыры - нәтиҗәләрне чыгару ярышларны оештыручылар белән ашханәдә аш өстәле артында тәмамлана иде. Шунлыктан, минем аның белән танышлык җепләре 1989 еллардан бирле килә. Малмыж шәһәрендә профессиональ-техник училищеда «пешекче» профессиясе алуга, башы-аягы белән җәмәгать туклануы системасына чумды. Зур акча артыннан да кумады, күктән бәхет төшкәнен дә көтеп ятмады, кыскасы, «тудым-сюдим» йөрмәде. Бәхетен аш-су әзерләүдә тапты. Хезмәт юлын Салавычта туган мәктәбе ашханәсендә гади пешекче булып башлап, Балтачыбызның бердәнбер ресторанында, чәй йортында, үзәк ашханәсендә төрле вазыйфалар биләп, хәзер 2 ел инде үзәк ашханәне җитәкләп килә.

Реклама

Хезмәтен яратып башкаруы йөзенә чыккан, зарлануны бөтенләй белми. Тикмәгә генә Хәертдин дә мактамыйдыр инде. «Төн димиләр, көн димиләр, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырсынмыйча эшләрен наять итеп башкаралар, хуҗалары бик «боевой», - дип горурлана җитәкче бу коллектив белән. Лида да, үз чиратында, үз хезмәттәшләрен мактап туймады. «Кызларым Рәмзия, Эльмира, Гөлшат, Раушания, Асия яшәсен (үз хезмәттәшләрен әнә шулай матур итеп атый), алар белән җир җимертеп була», - ди һәрберсенә аерым бәя биреп. «Кайтып кергәнебез булмады бу арада. Бер айга якын диярлек Универсиада кунакларына хезмәт күрсәттек. Аллага шөкер, буш кайтмадык биредән. 1 миллион сумлык җиһазны үзебезгә бүләк иттеләр.

«Татпотребсоюз» җитәкчесенең аерым рәхмәтен алдык. Сабада зур республика семинарында катнашучыларны да без әзерләп ашаттык. Әзерләгән ризыкларыбызны кая барсак та ошатып, тәмле дип ашыйлар. Аның өстенә ял көннәрендә ашханәбездә узучы төрле туйлар, юбилейларның туктап торганы юк», - дип сөйләвен дәвам итте ул. Тырыш хезмәтләре бушка китми, ашханә эшчәнлеге үз-үзен тулысынча аклап килә икән. Киләчәккә матур хыяллар белән дә яши алар. Ашханәне 200 кеше сыярлык итеп үзгәртеп, капиталь ремонт ясарга җыеналар. Мин килгән көнне дә биредә матур итеп койма корып яталар иде. Хезмәте дә һәрчак хөрмәттә булды.

Лиданың күпсанлы Мактау кәгазьләре арасында районныкы да, республиканыкылар да бар. Әле менә Питрау бәйрәме көннәрендә генә, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, районыбызның Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Ә иң куанычлысы, ул үзе бүгенге көндә 8нче дистәгә якынлашып килүче Биктәштәге әти-әнисенең төп терәге булып тора. Яраткан эшенең дәвамчысы булуы белән дә ул бик бәхетле. Казанда яшәүче улы Азат үз кухнясын ачып җибәргән. Лаешта яшәүче кызы да үз куышын булдырган. Әнә шулай үз эшеннән тәм табып, бүгенге көндә дә районыбыз эшчәннәренә армый-талмый игелекле хезмәт итүдә ул Лидия Вячеславовна!
Рәсемдә: Лидия Габидуллина (сулда) хезмәттәшләре Рәмзия Әхмәтханова һәм Эльмира Мәгьсумова белән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: