Хезмәт

Ул шундый

Ул шундый... Гел ачык йөзле булыр. Очрашканда «Нихәл, улым», дип иң эүвәл синең хәл-әхвәлләреңне сорашыр. Күңелен нәрсәдер тырнаган чакларында да сиздермәс, елмаюы артына яшерер. «Үзеңнең хәлләрең ничек соң?», дисәң, шаяртып «Әлегә түзәрлек», дип кенә куяр. Һәрвакыт үзенең эчкерсезлеге, ихласлылыгы белән сокландырыр. Дуслык хакын югары бәяләр. Хәер, мактауларга эреп төшә торган...

Реклама

Татар милли көрәше остасы һәм пропагандисты, Россия, Татарстан күләмендәге чемпионат һәм ярышларның күпсанлы җиңүчесе, район Сабантуйларының батыры Фәрит Әхмәдиевны районда гына түгел, республикада да белмәгән кеше сирәктер. Татар көрәшен дә аннан башка күз алдына китерү авыр, минемчә. Үткән гасырның 70нчы еллары башында аның даны көрәш остасы буларак танылса, тора-бара ул районыбыз сәнәгатен алга җибәрүче буларак дан-шөһрәт алды. 1976нчы елдан мех әйберләр фабрикасында баш инженер булып эшләгән егетне 1981 нче елда Карадуган мебель фабрикасы директоры итеп билгелиләр. Яңа технологияләргә нигезләнеп эшләнгән фабриканың, шул исәптән Чепьядагы тал чыбыктан үргән мебельләр цехының продукциясенә мохтаҗлыкны ул заманнарда яшәгән кешеләр әле дә хәтерлиләрдер, мөгаен. Шуңадыр да инде фабриканың даны тиз арада бөтен Рәсәйгә тарала. Рационализатор буларак ул тәкъдим иткән 30дан артык төр мебель җитештерүгә кертелә. Фабрика бу чорда үзләрендә тәрбияләнгән нәселле чаптарлары белән дә якын-тирәдә дан тота. Аның хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан да югары бәяләнде. «Татарстанның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исеме бирелә, соңарак «Дуслык» ордены белән бүләкләнә. Нинди генә хезмәт башкармасын, татар керәшен онытмады ул. «Көрәш» дип җан атып йөрүе дә гаҗәп түгел. Бу аңа нәселдән килә. «Безгә көрәш каны бабабыз Хәлимнән кергән», - дип сөйли ул үзе. Аның көрәшен әтиләре Габделбәр дәвам иткән. Габделбәрнең тагын биш улы Фаил, Фәрит, Марат, Наил, Ринат дәвам итәләр. Калганнары белән таныштыру кирәк тә түгелдер, алары да республикабызда танылган көрәш осталары, фән эшлеклеләре. җитәкчеләр. Юкка гына «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнмәгәндер инде Фәрит Габделбәрович. Хәер, әле аның күпләр белмәгән тагын бер кадерле бүләге - 1980нче елда Мәскәү олимпиадасындатурист-спортчылар арасында 1980 метрны йөгереп, «Олимпия милен җиңгән өчен» медале бар. Республика милли көрәш федерациясенең «Алтын» билгесен дә зур горурлык белән йөртә ул. «Ирнең ярты бәхете - хатыннан» дигән сүзләр ялган түгелдер. Әгәр Фәрит абыйның янәшәсендә ачык йөзле, тәмле телле, сабыр холыклы, киң күңелле, авырлыкларны тигез бүлешүче Гөлнарасы булмаса, «ятиәртүле яшәү көче» каян килер иде. «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», ди халык. Игелекле гаиләдә үскән Хәлим, Зөһрәләрдән шундый шәхесләр чыкмас дип кем әйтә. Республика исәп-хисап палатасы Президиумы әгъзасы, район исәп-хисап палатасы җитәкчесе Фәрит Әхмәдиевка 2 февральдә 65 яшь тула. Без аны күпсанлы көрәшчеләр, җана-тарлар исеменнән олуг юбилее белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: