Хезмәт

Унҗиде яшьлек аксакал (тормыштан алынды)

Илле яшенә җитүенә карамастан, гомерлек балалар бар. Алар, яше арта-арта, сабыйлана гына баралар... Унбиш кенә яшьле зирәк акыллы, тормышның әче-төчесен үз җилкәсендә татып, вакытыннан алда үсеп җиткән олы балалар бар. Кыска гына гомерендә алар инде берничә кеше гомеренә җитәрлекне күргән, үз язмышы аша үткәргән...

Саша да, үз язмышы турында уйланганда, мин ун яшьле булып тудым, ди... Унҗиде яшьлек Сашага уйланмаслык түгел шул... Ярый, Ходай нечкә күңеленә өстәп, уйлана белгән акыл биргән...
Сашаны тудыргач та, әнисе балалар йортына бирде. Анда ягымлы тәрбиячеләр, үз туганың кебек кыз-малайлар, дуслар... барысы да бар. Тик анда күкрәгенә кысып сөярлек, "улым" дип баштан сыйпарлык Әни юк. Уңышлар өчен мактап җибәрерлек, һөнәргә өйрәтерлек, кирәк чакта шелтәләрлек Әти юк. Шуңа күрә балалар йортында үскән һәр баланың иң самими, иң зур хыялы - әти-әниле булу.
Бәләкәйрәк чакта Саша, әнием мине югалткан гынадыр. Табар ул мине... табылыр әнием!, - дип хыяллана иде. Малай үсә торды. Әнисе табылмады... Соңрак бала күңеле, үз әнисе булмаса, башка әти-әнигә дә риза иде. Алсыннар гына!..
Алдылар Сашаны... Җиде тапкыр алдылар. Җиде тапкыр сабый күңеле, менә болары чын әти-әнием, дип садә ышанды. Тик кешеләр барысы да, бала уйлаганча, көчле, яхшы түгел шул. Кемнеңдер, малайның чирле бала икәнен белеп, бик тиз күңеле кайтты. Кемнеңдер аны дәваларга мөмкинчелеге булмады.
Кемдер аңа балалык шуклыкларын гафу итә алмады. Кемдер ятим баладан файда эзләде... Җиде тапкыр кабынып, җиде кат сүнде нарасый күңел. Нәни йөрәгендә җитмеш җиде хис-тойгы өермәсе сүнмәде... Кешеләргә бер ышанды, бер күңеле кайтты...
Үксезләргә ходай туганда ук никтер нечкә күңел бирә. Алар бу дөньяның матурлыгын да, яхшылыгын да, мәрхәмәтсезлеген дә башкаларга караганда ныграк сизәләр, ныграк тоялар. Кыл урталай өзелерлек нечкә күңел... Бу тормышта күргәннәрдән өзелеп кенә куймасын иде шул кайбер бала күңеле... Катмасын иде... Бозга әйләнмәсен иде...
Үз әнисе Сашаның күңелендә иң яхшысы, иң изгесе булып кала бирде. Ялгышкан гына аның әнисе... Менә ул улының күзләренә бер тутырып карау белән барсын да аңлар...
Бала күңеле зарыгып көткән, бу дөньяга тудырган, гомерле иткән әнисе урынына икенче Әни, чын әнисе төбәлеп карады аның күзенә. Карады да: "Әйдә, улым, өйгә кайтабыз", - диде. Инде кешеләргә ышанычын югалта да башлаган ун яшьлек малай сүзсез генә яңа әти-әнисен җитәкләде... Җитәкләде...
Моңа хәтле кагылган-сугылган язмышын Ходай җитәкләп алды аның шушы көннән. Үз балаларын үстереп кеше иткән, авылда тырыш хезмәте белән көн күреп яткан Әлфисә белән Зөфәр аша Ходай үз кулын сузды ятим балага. Мәрхәмәтле, йомшак күңелле хатын малайны бик яратты. Төпле акыллы, тагын бер малай турында хыялланган Зөфәр хыялына иреште.
Ун яшьлек Сашаның икенче... өченче.... җиденче ... гомере башланды. Мәчеткә барып яңа исем куштылар - Искәндәр! Нинди матур исем! Татар гайләсендә "чи" урыс малае өч ай эчендә татар телен өйрәнде. Төнбоектай ябыла башлаган күңеле тагын ачылды. Тагын тормышка өмете кабынды.
Бала бит ул - чәчәк. Үссен, таҗлары ачылсын дисәң, су сип, тәрбиялә, ярат ... Ата-анасының мәхәббәте, тәрбиясе аша Искәндәр төрле яклап үсә, ныгый барды. Мәктәптә укыганда төрле һөнәрләргә, тел белеменә өйрәтә торган зәвыклы төркемнәргә йөрсә, өйдә кул арасына керә барды. Әтисе берәр эш башлый гына, ә Искәндәр, менә мин! дип ярдәмгә сикереп тә төшә! Ә колын чактан үстергән Йолдызкай үзе ни тора!..
Ата-ана назына эреде өшегән бала күңеле. Ике апасы, бер абыйсы энекәшләрен ихлас үз иттеләр. Тел белеменә бик осталыгы булган егет үзалдына бик тиз инглиз телен үзләштерде. Балалар йортынннан алганда аягында чак басып торган, ике адым саен сөрлегә торган бала, спорт белән шөгыльләнеп, матур егет булып үсеп җитте. Мәктәпне бетергәч, кырда механизатор булып эшли башлады.
Үзе дә дингә бик ышанган, һәр эшендә Аллага таянып яшәгән әнисе Әлфисә улын мәдрәсәгә укырга бирде. Нинди милләт кешесе булуга карамастан, һәр җанга бу тормышта таяныч кирәк. Ходай таянычы. Ходайга ышану кирәк. Өмет кирәк. Үсмер егет җан тынычлыгы тапты мәдрәсәдә.
Күңелен айкаган күп сорауларга җавап тапты Искәндәр. Бихисап догалар белән бергә гарәп телен өйрәнде. Һәм, ниһаять, шушы мәдрәсәдә бергә сабак алып йөргәндә, сөйгән кызы Алсуны очратты!.. Егет йөрәгендә моңа хәтле таныш булмаган яңа хисләр кабынды...Тик, сөйгән кызының әтисе генә аларның очрашуына каршы килүе җанын бик каезласа да, тормышның ал да гөл генә бармавын яхшы белгән егет барыбер мәхәбәтеннән өметен өзми...
Үз әнисен эзләп табу хыялы балачактан аны калдырмады. Җиде ел буена үз баласыннан артык күреп яраткан, тормышка тагын ышаныч биргән әнисе Әлфисә үсмер бала өчен беркем белән дә алыштырмаслык, бердәнер чын Әни булса да, Искәндәр үзен бу дөньяга тудырган хатынны күрәсе килү теләген баса алмады. Тырышкан - морадына ирешкән. Искәндәр эзләп тапты әни дигән "күкене".
Мондый көтелмәгән хәбәрдән югалып калган Зоя күпме генә "минем ташландык балам юк" ,- дип карышса да, Искәндәр белән күзмә-күз күрешкәч, улын таныды. Күчтәнәчләр төяп килгән Әлфисә белән Искәндәрне буш өстәл артына утыртып, кунак күчтәнәчләре белән чәй эчерде. Үз тормышы турында сөйләмәсә дә, барысы да күренеп тора иде Искәндәргә. Кайчандыр әфьюн кулланганлыктан чирле-хасталы хатын... балалар-церебраль-параличлы энекәше... фәкыйрьлек...шакшылык...
Үз гомере буена җыеп килгән әйтәсе сүзләрен дә әйтмәде әнисенә Искәндәр... Әйтә алмады... үксезлек өчен рәнҗүләрен...төнге күз яшьләрен... тәрәзә яныннан китмичә әнисен ничек көткәнен ... детдомнан аны эзләп качып чыгып киткәнен... ачлыкка түзмәгәч, тагын кайтканын... Хәер, аңламас та иде кебек боларны үз кайгысына баткан хатын... Һәр кылган гамәлнең иртәме-соңмы, җавабы килә.
Яшь чагында уйламый кылган гамәлләре өчен алган кебек иде җәзасын Зоя... Шулай да, рәхмәт әйтеп чыгып китте аңа Искәндәр... Карыныннан төшермәгән өчен... Балалар йортына биргәне өчен... Яшь наркоман яки эчкече язмышыннан коткарганы өчен... Кылган эшенә үкенү күрмәде аның күзләрендә Искәндәр...
Өйгә кайткач шалтыратты аңа Зоя. "Җыйган акчаң юкмы? Энекәшеңне син үскән балалар йортына озатмакчымын...", - диде... Искәндәр, бер сүз дә җавап бирмичә, янында басып торган үз әтисе белән әнисен кочагына кысты...
Р.S. Искәндәрнең авторга азаккы хаты: "Балалар йортында үскәндә группада егерме бала идек. Унсигезебезне әти-әниле иттеләр. Иң азаккы диярлек мине алдылар. А... гына калды... Эх, күрәсе иде барысын да..."

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: