Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Урманчы-фронтовик бабам.

Тормыш кочагында, икәү яшь чагында, Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә, Алтын көз көнендә, басу киңлегендә Утырттык без яп-яшь имәннәр. Безнең гомер белән ярышып үсә имән, Ямь-яшеллек каплап җирләрне. Без утырткан өчен, биреп яшьлек көчен, Җиңәр алар коры җилләрне. Ярсу еллар үтә, якты язлар җитә, Шул аланга икәү килербез. Гомер матур үтә, урман...

Тормыш кочагында, икәү яшь чагында,
Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә,
Алтын көз көнендә, басу киңлегендә
Утырттык без яп-яшь имәннәр.
Безнең гомер белән ярышып үсә имән,
Ямь-яшеллек каплап җирләрне.
Без утырткан өчен, биреп яшьлек көчен,
Җиңәр алар коры җилләрне.
Ярсу еллар үтә, якты язлар җитә,
Шул аланга икәү килербез.
Гомер матур үтә, урман шаулап үсә,
Яшьлек дәвам итә диярбез.
Тальян гармунында уйнап, шушы җырны сузарга яраткан минем урманчы-фронтовик бабам. Үзе саклаган, үстергән урман-агачларга карап соклануы да, моңлануы да, язмышында сугыш афәте, сугыш ачысы йөрткән кешенең юануы да булып яңгырагандыр ул җыр,тальян моңнары.
Минем бабам һәм мин - аның оныкчыгы Якупова Әлсинә Алмаз кызы, Балтач районы Түнтәр авылында туып үстек. Авылым атаклы мәдрәсәләре белән дан казанган кызыклы тарихлы авыл. Болар үткәннәр. Ә бүген авылның бөтен булган байлыгы-урман, басу-кырлар, чишмәләр һәм кешеләр. Әйе, урманнан башка авыл яши алмый. Шуңамы, авылымның көнчыгыш өлеше нарат-чыршы урманлы тау итәге белән чикләнә. Ни хикмәт, тауның исеме дә әкияти: "Шүрәле тавы", "Шүрәле чишмәсе". Әллә Тукайның Шүрәлесе Кырлайдан безнең урманнарга да килеп киткәнме... Юктыр, авылның Шүрәле атамасы турында легенда бар.
Имеш, авыл кешеләренең төнгә ашатырга тау кырына җибәрелгән атлары һәр иртәдә бик нык арып, тирләп, ачыгып кайталар икән. Авыл кешеләре атларга кемнәрдер атланып йөриләрдер дип уйлап, ат сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Икенче көнне чишмәгә суга баручы бер килен ат сыртына ябышып кайткан шүрәле күргән. Шуннан соң бу тыкрыкка, урманга һәм чишмәгә Шүрәле исеме кушканнар. Нәкъ менә шул тыкрыкта туган һәм гаиләсе белән шунда яшәгән минем бабам.
Бүгенге көндә дә авылымның иң матур урамы ул: сулда инеш ага, ә уңда өстеңә ишелергә торган урманлы тау. Урман ул - зур сарай, түбәсе зәңгәр күк. Без исә шул сарайда хуҗа булып йөрүчеләр. Урман һаваны чистарта, тиешле дәрәҗәдә дымлылыкны саклый, эче тулы сый-нигъмәт аның. Шүрәле тавында буйга җитеп болытларга үрмәләгән чыршылар, зифа каеннар пышылдаша. Җете-кызыл "күзләрен" уйнаткалап балан, миләшләр; зәп-зәңгәр төймәле "күчтәнәчләрен" сырганак шикелле җепкә тезгәннәр дә, энәләребез дә бар әле дип, артышлар каршы ала.
Авыл халкы биредә каен себеркесе әзерли, дару үләннәре, гөлҗимеш, балан-миләш, гөмбә, кура, каен, җир җиләкләре җыя, печән чаба, агач әзерли...Кешеләргә файдасы сугыш елларында да әйтеп бетергесез була бу урманның: ягарга утынны шуннан алалар, ә агачлар сирәгәйгәч, артыш тамырын чыгарып ташыйлар. Ялангач калган тау битенә сугыштан соң яшь үсентеләр утыртылып, урман яңартыла. Ләкин 2010 нчы елгы корылык тагын афәт китерде, урман кортлады һәм чыршы агачлары корыды. Менә бит, һәр урманның үз тарихы, үз язмышы бар. Ә урманчы - урманны саклаучы, тәрбияләүче, үстерүче, яңартучы, кирәк вакытта ярдәм итүче игелекле һөнәр иясе.
Шундый һөнәр иясе Заһретдин улы Шиһабетдин 1917 нче елның 23 нче ноябрендә Түнтәр авылының серле Шүрәле тыкрыгында туа һәм армия яшенә җиткәнче шунда яши, укый, эшли. 1938 елның мартында Совет Армиясе сафларына алына. Ул Владивосток шәһәрендә хезмәт итә. Анда 3 ел хезмәт иткәннән соң, бик сагынса да, туган авылына кайта алмыйча кала, чөнки 1941 нче елның июнендә дәһшәтле сугыш башлана. Бабам сугышка керә.
"Сугышта күргәннәрне сөйләп тә, аңлатып та бетерергә мөмкин түгел",- дип искә ала торган булган бабам. Ул Җиңү көненнән соң да тиз генә кайта алмый. Илебезгә Япон самурайлары яный һәм бабама аларга каршы сугышта катнашырга туры килә. Ниһаять, 1946 нчы елның август аенда исән-имин туган авылына кайтып җитә. Чыгып киткән туган авылына 8 ел үткәннән соң гына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. 1947 нче елда ул Виноград авылы кызы Рәбига белән тормыш кора һәм алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Илдә тыныч, ләкин сугыштан соңгы авыр еллар башлана. Һәркем җилкәсендә ятим, ярлы тормыш, ә яшәргә, көн күрергә кирәк. Тормышны яхшырту, илне торгызу өчен фронтовикларның һәрберсе үз урыннарында батырлык үрнәге күрсәткән.
Яшь, энергияле егетне урманчылык оешмасыннан Чепья урман җирлекләренә урманчы итеп куялар. Урман мәйданнары бик зур, бар җирне күздән кичерергә, күз карасыдай сакларга кирәк. Яңа җирләргә яшь үсентеләр утыртып, яңа посадкалар булдырырга кирәк. Яңа эшкә ул үзенең бөтен энергиясен, көчен бирә, күңеле эшендә генә була. Яшь үсентеләрне утыртканчы башта җирен сайларга, аны эшкәртергә кирәк. Безнең якта җирләр дә көлсу, шуңа да үсентеләрне тау битләренә, елга буйларына утырталар, карап-тәрбияләп үстерәләр. Бабам утырткан агачлар бүген инде урманнар булып, шаулап-гөрләп тирә-якка хуш исләр бөркеп үсеп утыралар.
Урманчының эше агач утырту, аларны карап үстерү, саклау белән генә чикләнми. Аңа бөреләр, төрле агач яфраклары, җиләкләр дә җыеп тапшырасы. Һәрберсенең планы, йөкләмәсе бар, аларны үтәргә кирәк. Гомерен урманчылык эшенә багышлаган кеше буларак ул бер эшне дә читкә куймый, барысын да намус белән башкара. Аның эшен күрәләр, бәялиләр, рәсеме һәрвакыт почет тактасында була. Лаеклы ялга да аны зурлап, хөрмәтләп озаталар. Бабам белән, ул утырткан урманнар белән мин бик горурланам. Билгеле, бүгенге көндә бабам исән түгел инде. Аның турындагы хатирәләр безнең күңелләребездә саклана, ул утырткан урманнар кешеләргә игелек, файда китерә. Районыбыз шагыйре Гарифҗан ага Мөхәммәтшин язганча:
Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына;
Сөйлим әле моңнарымны
Сандугач баласына.
Керегез... Чөнки урман кешеләрне табигатькә якынайта. Шушы максатта 2015 нче ел республикада "Парклар һәм скверлар елы" дип игълан ителде дә инде. Табигать белән гармониядә яшәгәндә генә сәламәтлегебез нык, киләчәгебез бәхетле булыр. Ә Җиңү шатлыгын китергән язның 70 нчесен каршылаганда, барлык урманчы-фронтовикларны рәхмәт хисләре белән искә алыйк!
Әлсинә ЯКУПОВА,
Түнтәр урта мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250