Хезмәт

Ут-күршеләребездә балалар 8 яшьлек малайны тереләй күмгәннәр

Бу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйный.

Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар."Күмү" вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суында юдыртырга тырышып карыйлар.

Вакыйганы өлкәннәр күреп алып, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакырта. Ул килгәнче шуда ял итүчеләр машина белән табибларга каршы юлга чыга, юлда очрашкач, алар кулына тапшыра. Әмма малай җирле хастаханәнең реанимация бүлегендә тын ала алмаудан үлә.

Реклама

Бала үлеме буенча РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган, үлем сәбәбен ачыклауга экспертиза билгеләнгән. Тикшерү бара, дип гыйбрәт өчен яза sakhapress.ru.


Татар-информ

Фото: http://matbugat.ru/news/?id=12025

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: