Хезмәт

Уйлаган саен уйландыра

Безнең татар халкында юашлыкны, күндәмлекне, битарафлыкны хуплаган әйтемнәр һәм мәкальләр шактый. Әйтик, "Иелгән башны кылыч кисми", "Сүзең көмеш булса, дәшмәвең - алтын", ишеләр. Явызга, көчлегә, үчлекле бәндәгә каршы баш күтәрүнең хәерлегә түгеллеген аңлаткан, кисәткән, тыйган әлеге гыйбарәләр милләткә ябырылган каһәрнең тарихи гыйбрәтләренә һәм тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп тугандыр.

Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев демократия җилләре инде тулы куәтенә искән 1993 елда Мәскәү янындагы Переделкинода ял итә. Шунда иҗат иткән "Гомернең бер елы" әсәрендә ул болай дип яза: "Мескенлек - геннардан озак еллар дәвамында бик авырлык белән китә торган сыйфат ул. Син ул әшәке йогынтыдан арынып, бер ара гына өскәрәк менәм дисең... тормыш барыбер изүеңнән эләктереп ала. Оялчанлыкны, басынкылыкны, буйсынуны безнең канга буыннан-буынга сеңдергәннәр". Язучы объектив фикерләрен байтак гыйбрәтле мисаллар белән ныгыта. Тормышны тирәнтен белгән, халык арасында кайнап, аның аһ-зарына сизгер караган Аяз Гыйләҗев заманына күрә бик кыю батырлык үрнәге күрсәтеп, милләт улларының гыйбрәтле язмышын тасвирлап, бик үткен әдәби әсәрләр язып калдырды.

Совет чорында язучылар шул заманның идеологиясен алга сөреп, чынбарлыкны матурлап-бизәп күрсәтергә мәҗбүр иде. Җәмгыятьтәге кимчелекләр аерым образларга гына хас сыйфат итеп күрсәтелеп, гаделлекнең барыбер тантана итүе әсәрнең төп максатына әверелә иде. Әлбәттә, монысын да начар дип булмый. Кешеләрне кыен шартларга бирешмичә, якты киләчәк хакына күтәренке күңел белән ашкынып эшләргә, тыйнак һәм тәртипле яшәү рәвешенә күнәргә рухландыра иде алар.

Туксанынчы еллардан башлап, җәмгыятьнең кыйбласы үзгәргәч, гуманлык принциплары күләгәдә калгач, әйдәүче көчле идеологик корал булган әдәбият-сәнгатькә, демократик иркенлектән файдаланып, тормышта арта барган проблемаларны фаш итеп, халык ябырылып укырлык әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлекләр артты кебек. Шулай да көн кадагына сугучы әсәрләр бик көттереп кенә туа шикелле. Дөрес, Фәүзия Бәйрәмова, Зөлфәт Хәким, Камил Кәримов, Рәфикъ Юныс, Вахит Имамов кебек язучылар иң әүвәл җәмгыять саулыгын, милләт язмышын кайгыртып, уйланырлык җитди әсәрләр язып куандыралар.

Һәр җәмгыятьтә "кечкенә кеше" проблемасы ахыр чиктә илкүләм вәзгыятькә барып тоташа. Шуңа күрә бүген яшәештәге кимчелекләрне фаш итеп, аларны үзгәртергә тырышкан һәм бу хакта кистереп әйтергә батырчылык иткән гади кешене дошман күрү урынлы түгел. Ник дигәндә, "Чирен яшергән - үлгән", "Тыныч күл сөрсеп ятар" кебек әйтемнәребез тикмәгә тумагандыр.

Тормыш-көнкүрешкә зур зыян салучы җитди кимчелекләргә нәфрәтләнеп, кесәңдә йодрык төйнәп йөргәнче, фикереңне, әгәр хак булса, билгеле, ачыктан-ачык әйтеп, аңлашу, гадәттә уңай үзгәрешләргә китерә. Социализм чорында бар иде ул утка ташланган кигәвен кебек үзен аямыйча халыкның ачуын чыгарган җитешсезлекне йөзгә бәреп әйтүчеләр. Андыйларга караш төрлечә булды. Үзе дә сөттән ак, судан пакь түгелләрен "әзрәк ычкынган, сәер адәм" дип тамгаладылар һәм эзәрлекләделәр. Ә берәүнең дә шәхесен кимсетмичә, фикерен ипле-нигезле итеп җиткерә белүчеләр белән хисаплашырга мәҗбүр булдылар.
Мин Балтач районы газетасы редакциясендә эшләгәндә авыллардан аноним хатлар бик күп килә иде. Кайберләрендә хаклык ярылып ятса да, исемне күрсәтүдән курку көчле иде. Шулай да, колхозның отчет-сайлау җыелышларында (анда район җитәкчеләре катнаша) тел яшереп тору юк, берәү күтәргән проблемага икенчеләр дә кушылган очракта түбәннән калыккан тәнкыйтьнең ахыргы нәтиҗәсе барыбер дә уңышлы була иде.

Бервакыт зур гына авылдан имзалы тәнкыйть хаты килде, авыл советы рәисен эшлексезлектә гаепләгәннәр, суга тилмерүләрен язганнар. Мин, редакция вәкиле буларак, район советы утырышларында катнаша идем, соңрак, сүз уңаеннан, бу хатның кыскача эчтәлеген җиткерергә булдым. Район советы башкарма комитеты рәисе түбәннән күтәрелгән, мин-минлек чиреннән ерак торган, төпле акыллы, сабыр Илдус Нигъмәтуллин мине тыңлаганнан соң аталарча киңәш бирде: "Бик тәҗрибәле җитәкче ул, олы яшьтәге сугыш ветераны, аның кешеләргә игелекле хезмәтләре дә бик күп, мәкаләңдә башта син шуларны күрсәт, аннары инде, тикшереп, кимчелекләрен дә яз", - диде. Чыннан да, һәр кимчелек артында ниндидер җитди сәбәп ята, гади кеше аның бөтенесен дә белеп бетермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә урындагы җитәкчеләрнең халык белән ешрак очрашып аңлашу традициясе онытылмасын иде. Чөнки бу ике якка да файдалы, хәзергечә әйтсәк, конструктив фикергә килүнең сыналган ышанычлы юлы.

Балтач җирлегендә элегрәк эшләгән җитәкчеләрне күз алдына китерәм дә, аларның гаять җаваплы, киеренке хезмәтләрендә халык арасында яулаган абруйлары уңышка ирешүнең иң үтемле коралы булган икән дигән нәтиҗәгә киләм. Райкомның идеология секретаре, сөйкемле сөякле Рәшидә Кариева бар иде. Тирән белемле, зыялы, ягымлы бу ханым трибуна артына басып сүз алса, залдагы барлык халыкны әсир итә, гади генә тоелган әйберләргә дә тирән мәгънә салып, һәр әйткәненә инандырып, рухландырып сөйли белә иде. Аңардагы идеологларга хас ораторлык осталыгы бездә эшләп, республика дәрәҗәсендәге зур постка күтәрелгән Марат Әхмәтовка да хас иде. Әйткән сүзен һәрвакыт эш белән ныгытып, район өчен бик күп игелекле гамәлләр башкарды ул. Авылларга чыкса, чын эш кешесе белән эчкерсез әңгәмә корып, кимчелекләрне бетерү өчен оператив эш оештырырга тәвәккәллеге дә, сәләте дә чиксез зур иде. Фикерләр каршылыгы яисә кайнар бәхәсләр вакытында да алтын урталыкны табып, табигый дипломатик осталыгын куллана белгән андый җитәкчеләр сирәк буладыр ул.

Һәркем белән уртак тел табарга әвәс Кариевага хатын-кызлар бик тартыла иде. Аларның гаилә турындагы зарларын да, бүтән проблемаларын да игътибар белән тыңлап, өметле вәгъдә белән күңелләрен җылытып, канатландырып җибәрергә үзенең күңел җылысын жәлләми иде Рәшидә апа.

Балалар язучысы Әнәс Кариев (Әнәс Кари) хатыны буларак, әдәбият-сәнгать әһелләре белән тыгыз аралашып, аң-фикер куәтен һаман камилләштерә барган, кызыклы әңгәмәдәш, күпкырлы талант иясе Рәшидә ханым культура тормышында чын революция ясады. Балтач яшьләрен сәхнә культурасына, репертуарны дөрес сайларга, матур киенергә өйрәтте. Ул көнкүрештә дә бик булдыклы, уңган ханым иде. Балтачта беренчеләрдән булып ишегалдында чәчәкләрне ул үстерә башлады, яңа йортына күченгәч, беркемдә булмаган бик күп җиләк-җимеш куаклары утыртты, бакча тутырып дару үләннәре үстерде, аларны бүтәннәргә дә өләшеп, дөрес кулланырга да өйрәтте. Тәвәккәл холыклы, көчле рухлы Рәшидә апа ул чактагы җитәкчеләр белән турыдан ярып сөйләшеп, үзе дә низаглы хәлләргә тарый иде.
Кешелекле, кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтеп, күршемдә генә яшәгән, аннары бердәнбер кызы Ләйсән Әнәсовна (республикада музей системасында күренекле шәхес) тәрбиясендә вафат булган Рәшидә апаны әле бүген шундый матур итеп төшемдә дә күрдем. Югыйсә, бу мәкаләне күптән башлап, бәлки кирәкмәс дип, читкә алып куйган идем.

Тормыш элек тә җиңел түгел иде, хәзер дә бик катлаулы. Халыкның җан тынычлыгын алучы әллә нинди яңа проблемалар килеп чыкты. Кискен социаль тигезсезлек, эшсезлек, эчкечелек бик күпләрнең теңкәсенә тия. Илдә ышанычлы кыйбла юк, тотрыксызлык, икътисадый кризис. Шуңа күрә уйлый белгән, битараф булмаган кешеләрнең рухи тынычлыгы какшавы һич гаҗәп түгел. Мондый киеренкелек, билгесезлек мохитендә янәшәбездә остаз булырдай зиһенле-зирәк кешеләргә, ышандыру көченә ия, сүзе эшеннән аерылмаган җитәкчеләргә ихтыяҗ зур.
Фәридә ШАКИРОВА.
Балтач.
Татарстан яшьләре,
2016 ел, 10 март.
Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: