Хезмәт

Уйсызларны да уйлата, «уята» торган көн ул Өлкәннәр көне

22 ел рәттән 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. «Яңа» бәйрәмнәребезнең берсе булса да, ул барыбыз өчен дә кадерле, иң мәгънәле бәйрәмнәребезнең берсе.

Бик тиз үз иттек үзен, чөнки кирәкле, уйсызларны да уйлата, «уята» торган көнгә әйләнде ул.
Балачагыннан алып картлыгына кадәр күпме тарих «зилзилә»ләрен исән-сау үткән, михнәтләре һәм гыйбрәтләре күп булса да, сөенеп-сагынып искә ала торган көннәре дә бихисап булган озын-озак гомер юлы үткән өлкәннәребез тормышыбыз бизәге ләбаса. Алар һәр йортның, һәр гаиләнең кадерлесе булырга, үзләре хезмәт куйган коллективларда оны-тылмаска, һәрдаим игътибар үзәгендә булырга бик тә лаек.
Бу сафларга соңгы ел-ларда гына кушылганнар, әле генә «табадан төшкән» ветераннарыбыз да өлкәннәр статусын дәрәҗә дип кабул итеп, картлыктан да шатлык тоеп, куанып яшәсен иде. Бу көн - котылгысыз, барыбыз да шул «баскыч»ка күтәреләсе. Әнә шуны онытмасак, өлкәннәребез кимсенмәс тә, кителмәс тә, үзләрен бу җәмгыять өчен кирәксезгә дә чыгармас. «Карт аю» дигән картлык та безне куркытмас.
«Ә сезне онытмадылармы? Искә алалармы? Гомумән, зурдан кубып, Өлкәннәр көнен үткәрү кирәк дип саныйсызмы?» кебек сораулар белән газетахәбәрчебез өлкәннәрнең үзләренә мөрәҗәгать итте. Аларның җавапларын укып карагыз әле.
Мидхәт ЗАКИРОВ - Түбән Кенә авылы:
- Мин гомерем буе колхозда эшләдем, 45 ел стаж белән пенсиягә чыктым. Инде аңа да шактый вакыт үтте. Юк, оныттылар, искә алмыйлар дип әйтә алмыйм. Әле бит мин авылда ветераннар советы җитәкчесе дә. Бездә бер генә ветеран да болай дип әйтмәс. Менә быел гына да «Игенче» хуҗалыгы, колхозчылар бәясеннән барлык пенсионерларга өчәр центнер бодай, бишәр центнер арыш, арпа, солы, печән бирде. Саламны кем күпме тели, шулкадәр алды. Башка чакта да гозер-йомышларыбыз булса, кире бормыйлар. Ел саен мул табын артында, бик матур бәйрәм оештыралар. Безгә тагын ни кирәк инде? Җитәкчеләргә рәхмәттән бүтән сүз юк. Ә бәйрәмгә килгәндә, ул бик кирәк, аны үткәрә башлагач, игътибар тагын да артты бит.
Мәүлия ЗӘЙНУЛЛИНА - Сосна авылы:
- Мин элемтә системасында 39 ел эшләп пенсиягә чыктым. Рәхмәт, почтадан бер генә ел да котламый калганнары юк. Гали Гамбәрович Фәйзрахманов үзе шалтырата. Ә менә авылдагы бәйрәмгә чакырганнары юк. Хуҗалык оештырган бу бәйрәмгә, юкса, колхоз ветераннарын гына түгел, шәфкать туташы, укытучы булып эшләгәннәрне дә чакыралар. Заманында без дә колхозга күп эшләргә булыштык, әле дә ел саен ындыр табагында эшлим, бүген дә эштә идем. Дөрес аңлагыз, чәйдә түгел хикмәт, бөтен авылга бер-ике кеше генә читтә калабыз бит. Бер елны әле, «сез безнең даими клиент» дип, «Сельхозбанк»та Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырган иде. Хуҗасы Кадрия Латыйпова сервизлар бүләк итте, әле дә шаккатып, искә алам.
Әгъзәм ҺАДИЕВ - Кариле авылы:
- Өлкәннәр көнен аерым үткәрү, игътибар кирәк инде ул. Олыгайган саен матди байлыкка караганда рухи байлыкның, җан тынычлыгының, сәламәтлекнең кадере арта. Бөтенләй онытылган, ялгыз калган кешеләр бар бит, аларны бер генә көнгә булса да сөендерү, кадер-хөрмәт күрсәтү шулай ук зур әйбер. Ә үзебезгә килгәндә, шөкер, пенсияне вакытында китереп бирәләр, балаларыбыздан да кадер-хөрмәт күрәбез, җәмәгатем Клара белән икебез дә СПТУдан ялга чыккан идек, моңа кадәр бер генә ел да чакырмыйча калмадылар. Быел да көтеп торабыз.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА - Шубан авылы:
- Өлкәннәр көнен аерым билгеләп үтү, һичшиксез кирәк. Һичьюгы, аралашу, үзара сөйләшү, фикерләшү өчен кирәк. Әле мондый аралашулар тагын да күбрәк булса да ярый. Үземә килгәндә, нәрсәдер дип зарлана алмыйм, проблемалы кешеләр дә бардыр. Өлкәннәрнең дә бит төрлесе бар: кемдер булганына шөкер итә, кемдер гел канәгать түгел...
Сине онытмасыннар өчен, сәламәтлегең булганда, чакырган һәр җиргә барырга да кирәктер. Мин үзем берсеннән дә калмаска тырышам. Мәктәпкә исә гел чакырып торалар: 1 сентябрьгә дә, Соңгы кыңгырауга да, Өлкәннәр көненә дә... барысы да бик күңелле үтә.
Рауза ГАФИЯТУЛЛИНА - Нөнәгәр авылы:
- Колхозда 42 ел сыер саудым, бозау карадым. Өлкәннәр көненә бер генә елны да чакырмый калганнары юк. Тормышымда күп авырлыклар күрсәм дә, андый чараларда катнашырга тырышам. Гел өйдә генә ятып булмый бит инде. Мәктәп, клубларда үткән чараларда шигырьләремне укырга чакыралар. Сөенә-сөенә барам. Менә әле дә Өлкәннәр көненә шигырь язып утыра идем.
Агарса да чәчләр...
Агарса да чәчләр көмеш кебек,
Кырау төшмәс безнең йөрәккә.
Авыр еллар даны иңебездә,
Мәңге сүнмәс алар йөрәктә.
Үтеп китте яшьлек, авыр еллар,
Каралмады безнең гомерләр.
Без бит
Ялангачлык-ачлык кичереп тә,
Югалмаган бөек кешеләр.
Агарса да чәчләр көмеш кебек,
Тугры калдык яшьлек антына.
Югалтмадык әдәп-намусны без,
Хезмәт иттек илем хакына.
Без әле дә кирәк бу дөньяга,
Һәрбер йортка, бөтен җиһанга.
Әйтә кебек бар кешелек бүген:
«Без бәхетле тик сез булганга!»

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: