Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытлыча ялга кайткан райондаш солдатларыбыз белән бик җылы очрашу (фото)

«Якташларыбызга хәерле имин хезмәтләр, якыннарына сабырлык насыйп булсын!»

Бүген махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан райондаш солдатларыбыз белән чәй өстәле артында бик җылы очрашу узды.

«Очрашу барышында бүгенге көндә хәрбиләрне борчыган сораулар һәм проблемалар турында сөйләштек. Ил иминлеген саклаучы солдатларыбыз һәм аларның гаиләләренә кагылышлы гозерләрне игътибарсыз калдырмау, тиз арада хәл итүне үзалдыбызга бурыч итеп алып ярдәм итү – төп максатыбыз.

Шулай ук бүгенге очрашуда да районнан җибәрелүче гуманитар ярдәмгә кагылышлы фикерләр яңгырады. Солдатларыбызның күрсәтелгән ярдәм һәм теләктәшлеклектән кәнәгать калулары әлеге юнәлештәге хезмәтебезнең нәтиҗәле булуын ассызыклый. Гуманитар ярдәм туплауга өлеше кергән һәр райондашыбызга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Райондаш солдатларыбызның кыска яллары тәмамланып килә, якын көннәрдә алар кабат илебез иминлеген саклаучы хәрбиләр рәтен тулыландырырга әзерләнәләр. Якташларыбызга хәерле имин хезмәтләр, якыннарына сабырлык насыйп булсын», дип яза Рамиль Нутфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев