«Ватаным» — Балтачта
Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, журналистлар Гөлсинә Хәбибуллина һәм Зөлфәт Хәйруллин райондашларыбыз белән очрашты.
12 райондашыбыз «Ватаным Татарстан» газетасының актив хәбәрчесе булып тора. Очрашу вакытында аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрдән һәм рәхмәт сүзләреннән җитәкчеләр дә читтә калмады. «Арбор» һәм «Кызыл юл» җәмгыятьләре җитәкчеләре Х.Баязитов, Ф.Хәйруллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гатиятуллинаның газета белән тыгыз элемтәдә торуы ассызыкланды. Хезмәтләре газета эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле булган хат ташучыларга да олы хөрмәт күрсәтелде. Рәхмәт хатыннан тыш, Миңназыйм Сәфәров кулыннан «хат» та кабул итеп алды кызлар. Очрашу вакытында вакытлы матбугатның бүгенгесе, киләчәге хакында сөйләшенде. Газета-журналларның күңел ачу чарасы булып калуына борчылып, кыю фикерләр дә белдерелде, теләк-тәкъдимнәр дә әйтелде. Якташ журналистыбыз, күпкырлы талант иясе Зөлфәт Хәйруллин тамашачыларга үзенең җырларын һәм шигырьләрен бүләк итте, кайбер тамашачыларның шаржларын да ясады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”2900
-
28 февраль 2021 - 17:11«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото) "Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”11601
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.10300
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.17200
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.59700
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".51502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика