Хезмәт

Визит карточкасы — розалар

Күптән түгел бистәнең Төзүчеләр урамындагы танышларыма баргач, алар шул урамда яшәүче уңган-булган бакчачы гаилә - Кадрия һәм Рөстәм Зариповлар турында сөйләп киттеләр. Шуннан соң түзмәдем, бу үзенчәлекле гаилә белән танышыр өчен аларның капкаларыннан эчкә үттем...

Реклама

Мин килеп кергәндә, апрель аеның ямьле бер көнен заяга уздырмаска дигән максат куйгандай, ирле-хатынлы Зариповлар кырмыскадай мәш килеп, өй яны бакчаларында «казыналар» иде. Башта ни майтаруларын аңламый тордым. Бирегә мине нинди уйлар һәм сораулар алып килгәнен белгәч, алар җылы кабул итеп, башкарган эшләре турында бәян итә башладылар. Бактың исә, без басып торган урында сабак башлары гына күренеп торучы роза чәчәкләре җәйрәп ята икән. Ә хуҗаларның шул розаларны тирес, саламнардан арындырып, сабакларын кисеп йөрүләре иде. Зариповлар бакчасында барлыгы 2 мең төптән артык роза үсә! Бу иң шаккатырганы булды. 13 ел чамасы Ташкент шәһәрендә яшәп кайткан якташларыбыз бу үзгә кәсеп-һөнәрне шуннан үзләштереп кайтканнар. «Анда туганнарыбыз, дусларыбыз розалар үстерү белән шөгыльләнәләр иде, ә бирегә күчеп кайтып төпләнгәч, без дә тәвәккәлләп карарга булдык. Менә нәтиҗәсе - 8 ел эчендә унга якын төрен булдырып, төп санын елдан-ел арттыра бардык. Без икебез дә табигатькә, сәнгатькә, матур әдәбиятка һәм, гомумән, гүзәллеккә гашыйк кешеләр. Шуңадырмы, бу кызыксынуыбыз бер кәсепкә, ягъни хоббига әйләнеп китүен тоймый да калдык. Нигездә, розаларның безнең як шартларына, климатка яраклашканнарына өстенлек бирәбез», ди хуҗабикә.
Аларда розаларның «Анжелика», «Титаник», «Ангажемент», «Моника», «Дойчевита», «Асиана», иң күп соралучы сары төстәге «Старт-Лайт» белән кызгылт «Черная магия» сортлары бар. Шулай ук җәйләрен лалә, хризантема чәчәкләре дә бакчага бер ямь биреп торалар икән. Зариповлар, җәйге чорда кунакка, бәйрәм-мәҗлесләргә барганда чәчәк бәйләмнәрен махсус кәрҗингә куеп ясалганнарын тотып барырга яраталар. «Үз кулың көче кергән гүзәллекне бүләк итү рәхәт тә, кадерле дә. Шуңа күрә дә үземә «Чәчәк апа» яки «Чәчәк Кадрия» дигән кушамат тагылуын да җылы кабул иттем», ди көлемсерәп Кадрия ханым. Әйе, ягымлы, кунакчыл, ачык йөзле бу ханымга «Чәчәк апа» диеп эндәшүләре бик килешеп тора.
« 2 меңнән артык төп розаны карап, тәрбия кылып бетерүе бик мәшәкатьледер бит?» дип кызыксынам. Чыннан да, матурлык тудыру җиңел генә бирелми икән... «Розалар 10 градус салкыннарга кадәр чыдам, шуңа язгы суыклар, хәтта, кар явып үтү дә куркыныч ук түгел. Ныгып, күтәрелеп үсеп китсеннәр өчен тирес суы, «Мочевина», «Байкал» биопрепараты сибелә, ә авыруларга бирешмәсен өчен «Ридамил» химикаты бөркибез. Һәркайсын чама белән сак эш итәргә кирәк. Көзен сабакларын төптән шушылай 12 сантиметр озынлыкта калдырып кисеп һәм салкын үтмәслек итеп күмеп, каплап куябыз. Соңгы елларда танышларыбыз да чәчәк үсентеләре сорап мөрәҗәгать итә башлады. Андыйларга 1 ел кышлаган, безнең як шартларына яраклашкан, яшь төпләрне казып алып бирәбез. Әлегә кадәр, үсә алмады, диеп әйтүче булмады», ди Кадрия апа.
Күңелемнән генә розалары визит карточкасы дәрәҗәсенә күтәрелгән инде, диеп уйлап куйдым. Әле аларның бакчачылык һөнәре болар белән генә бетми. Сүзем янәшәдә генә торган теплица турында. Анда исә яңа уңышы белән сөендерә башлаган кыяр, помидор үсеп утыра. Биредә дә 90лап төп кыяр, помидор бар. Болай зурлап алынуларына өченче елын гына булса да, мактанып та, горурланып та сөйләрлек истәлекләре күп булып чыкты Зариповларның. Рөстәм әфәнде дә әңгәмәбезгә кушылды: «Тирә-якта кар җәйрәп яткан вакыттан ук, төгәлрәге, март башыннан ук без бакчада инде. Теплицаны җылыту белән мәшгульбез. Утын ягып җылытабыз, төннәрен дә торып ягабыз. Туфрак әзер булгач, үрентеләрне күчереп утыртабыз. Орлыкларны сатып алабыз, кыярның «Кураж», помидорның «Үгез йөрәк» сортын үстерәбез. Атнага бер аларны да «Байкал» биопрепараты белән бөркибез, органик ашламалар, черемә кулланабыз», дип аңлатма биреп үтте нәтиҗәсе күренә башлаган хезмәт турында.
Май, июнь айларында яңа уңыштан авыз иткән Зариповлар моның белән генә чикләнеп калмыйча, икенчел уңыш алуга да керешәләр икән. Ә кышка төрле салатлар ясар һәм тозлау өчен июль аенда яңадан үрентеләр утырталар. «Бу яшелчәләрне сату өчен түгел, ә үзебез өчен һәм балаларга, туганнарга күчтәнәчкә бирү өчен үстерәбез. Гаиләбез артык зур түгел: үз тормышлары белән яшәүче кызыбыз һәм улыбыз бар. Оныкларыбыз табигый чиста яшелчәләр белән тукланып үссеннәр дип тә тырышабыз. Кибет-базарлардан яшелчә сатып алганыбызны хәтерләмибез дә диярлек. Сатудагы җиләк-җимеш, яшелчәнең кайда, нинди шартларда үскәнен белмибез бит. Ә үз бакчаңда үскәненә җаның тыныч. Бары тик хезмәтне яратырга, ялкауланмаска гына кирәк!» диделәр бертавыштан Зари-повлар.
Алар белән саубуллашканда Кадрия һәм Рөстәм Зариповларның тырышлыкларына, дөресрәге, «булдырабыз» диеп янып йөрүләренә, үҗәтлекләренә соклануым бермә-бер артты. Бик күпләр бүгенге көндә кече бизнес юлына басып, сату белән шөгыльләнгән бер заманда, үзебез өчен дип, мәшәкать арты мәшәкать тудыруларын да гадәти күренеш дип кабул иттем. 37 ел бергә гомер итеп, үз бәхетләрен туган төбәкләре Балтачта тапкан бу пар башкаларга да шатлык өләшә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: