Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыялым – ярдәмгә мохтаҗларга булышу

Әни... Әлеге сүзне һәрбер бала үзенчә матур итеп, якын итеп әйтә һәм һәрбер әни өчен сабыеннан шушы сүзне ишетә алу зур бәхет. Балтач бистәсендә яшәүче Данил Хәбибуллинның да әнисе биш еллап көтә аннан әни дип дәшүен. Теле шул яшькәчә ачылмаган бала белән бүген сөйләшер сүзләре бетми.

Гөлшат һәм Илдар Хәбибул-линнар гаиләсе балагыз авыру дигән сүзне моннан 15 ел элек, Гөлшат йөклелекнең 32 атнасында булганда ишетә. УЗИдан карагач, карындагы баланың аяклары зәгыйфь (врожденное внутреннее косолапость обеих стоп) булуны әйтәләр һәм әле Даун синдромы түгелме икән дип тә өстиләр. Хәбибуллиннар гаиләсе өчен бу аяз көнне яшен сукканга тиң хәбәр була. Ничек инде аларның баласы авыру булсын?! Олы малайлары Илдан сау-сәламәт бит. Ничек кенә булмасын, ул безнең балабыз һәм без аны ничек бар, шулай кабул итәчәкбез дигән фикергә килә әти-әни.

Бала тапкан көн дә Гөлшат күңелендә бик авыр хатирәләр калдырган. – УЗИдан карагач та баланың башы зур буласын әйткәннәр иде, үземнең бәбәйли алмаганымны күрсәләр дә, күпме генә ялынсам да миңа кесарев кисеме ясамадылар, бик авырдан гына үзем таптым мин аны. Ләкин, бала кендеккә буылган булганлыгы белән туганда караңгы зәңгәр төстә иде. Күпме генә ишетергә теләсәм дә, ул еламады. Аны миңа өч көн күрсәтмәделәр, балам ничек дигән сорауларга да җавап бирүче булмады, бары тик система астында ятуын гына җиткерделәр. Өч көннән, ниһаять, миңа сабыемны имезергә бирделәр, аннан соң сары төшеп, янәдән система астына салдылар. Балалар табибы бары тик шуннан соң гына миңа баланың яшәү өчен көрәшүен әйтте. Аның башына кан сауган, тыштан да шеш булып кан сауган җире күренеп тора иде. Башы ул чакта да зур иде, әле дә әзрәк күзгә ташлана, чөнки бездә гидроцефалия в стадии ремессии дигән диаг-ноз тора.

Бәбәйләтү бүлегендә тиешле прививкаларны ясата алмау сәбәпле, без аякларын күрсәтергә вакытында Казан балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) дә бара алмадык, бер айдан соң баргач, сез вакытны югалткансыз, дигән сүзләр ишеттек. Шул сәбәпле бер аягына ике операция ясадылар, ә икенчесе гипс ярдәмендә дөрес халәткә килде, чөнки без ике атнадан ике атнага гипска йөрдек. Аягын турайтып катырып куялар иде гипс белән, акыра, елый иде, – дип ул көннәрне янәдән күңеле аша үткәреп сөйли әни кеше. Шушы диагнозлары белән хастаханә юлында йөргәндә, Данилне рентгенга җибәрәләр һәм үпкәсендә тап барлыгын күреп алалар. Аннан манту ясап, аның нәтиҗәсе белән сездә туберкулез дип, шуның хастаханәсенә җибәрәләр. – Ул вакытта Данилгә бер яшь тулмаган иде әле, анда без ярты ел ятып, сабыйны көн саен антибиотиклар белән дәваладылар. Шунда эшләүче бер шәфкать туташы, кызым, бу балада туберкулез түгел бит, табибларга әйт әле, консилиум җыйсыннар, ДРКБдан табиб-лар да чакырта алар, әйбәтләп тикшерсеннәр, дигәч, мин үзебезнең табибка әйтеп карадым һәм чыннан да алар консилиум җыеп, безгә ДРКБга барырга кирәклеген әйттеләр. Анда да безне тикшерделәр, аннан соң үпкәдән бертөрле анализ алып, аны Мәскәүгә җибәрделәр. Шул анализ әзер булганчы дип безне янәдән туберкулез хастаханәсенә кайтардылар һәм анализ әзер булганнан соң, табиб үзенә чакыртып, сездә туберкулез түгел, балагыз тугач еламаган идеме әллә, аның үпкәләре ачылып бетмәгән, әгәр дә киләчәктә дә ачылып бетмәсә, операция ясыйсы булачак дигән сүзләр җиткерде. Аллаһыга шөкер, үпкәсе ачылып бетте, – дип Гөлшат сөйләгәнгә минем күздән яшьләр акты. Бу урында һәркем уйга калгандыр, мөгаен. Туганда бала еламыйча, үпкәсе ачылмаганга, рентгенда күренгән тапны ачыклар өчен сабыйны ярты ел «дәвалыйлар». Ана күңеле ничек чыдады икән дә, бала ничек түзде икән?! Бу антибиотик-лар Данилнең сәламәтлегенә үз «эзен» салган, иммунитеты начарайган.

Ике яшенә кадәр Данил йөрми, чөнки аякларына баса алмый, аннан инде ныклап йөреп китә. Өч яшендә аны балалар бакчасына бирәләр. Тик ул биш яшенә кадәр сөйләшми, бары тик берничә сүзе була аның, әбә, баба, мәм-мәм, гәгә, нәнә, ләкин әни кеше әни дигән сүзне дә көтеп яши һәм ничек укыр бу киләчәктә дигән уй белән логопедка йөртә башлый. – Логопед Индира Рамилевна иде, аның зур ярдәме белән Данилнең теле ачылды һәм хәзер без сөйләшеп туя алмыйбыз, – дип елмая Гөлшат.

Инде мәктәпкә хәзерлек төркеменә җиткәч кенә бер кыз аңа син инвалид, әни сине шулай дип әйтте, дигән сүзләр җиткерә. Данил кайткач әнисеннән инвалидларның кем булуларын сорый, Гөлшат баланы юатыр сүзләр эзләп, коляскада утыручылар гына инвалид була улым, дия. Еллар үтә тора, Данил дә инде егет булып үсеп җитә, барысын да аңлый, тискәре сүзләргә һәм фикерләргә каршы көрәшергә дә өйрәнгән. Сәламәтлеген ныгыту максатыннан алар әле дә тернәкләндерү үзәкләренә гел йөреп торалар. Данилдән соң Хәбибуллиннар янәдән ике бала алып кайта – Илдария һәм Данияр. Алар туганчы куркып яшәдем, бар да әйбәт булсын иде дип теләдем, – ди Гөлшат. Бүгенге көндә алар зур тырышлык белән үзләре төзегән йортларында яшиләр. Өйдәге шат бала тавышыннан күңелгә дә рәхәт булып китә. Һәрбер баланың үз почмагы, һәркайсы нәрсә беләндер шөгыльләнә. Данил үзенә сәдака итеп яки туган көненә бирелгән акчаларны да әрәм-шәрәм итми, җыя һәм шул җыйган акчага бүлмәсенә диван белән кресло, үзенә дәрес хәзерли торган өстәлле почмак һәм шкаф алып куйган. Ул мине үз бүлмәсендә каршы алды. Өстәлендә күпләгән диплом һәм грамоталар, медальләр. Болар барысы да үзенең зур тырышлык нәтиҗәсе булып тора. – Данил белән чикле мөмкинлекле кешеләр катнаша торган барлык чараларда да катнашырга тырышабыз. Мин андагы кешеләргә сокланып кайтам, аларның күңелләре чиста, алар бер-берсен шуның кадәр якын итә, хөрмәтли, – ди Гөлшат. Ә Данил чараларга баргач, андагы кешеләрнең язмышларын белгәч, мин аларны жәлләп карыйм, ди.

Конкурс һәм бәйгеләрдә катнашырга кечерәк чагында Данилгә әнисе этәргеч бирсә, бүгенге көндә ул үзе дә интернет челтәреннән күреп алырга мөмкин, я шулай ук әнисе яки сыйныф җитәкчесе Люция Рашидовна (Данил Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала – З.Ф.) булышып җибәрә. – Кечерәк чагында беренче җиңүләр булып, дип-лом, грамоталар ала башлагач, аның үзенең күңеле үсеп китте һәм үзе дә шул бәйгеләрдә катнашыр өчен омтыла башлады, – ди әнисе, ә Данил аның сүзләренә кушылып, аларда катнашканчы башта утырып нигезләмәсен укып чыгабыз, аннан әни белән утырып уйлыйбыз да, бергәләп эшлибез. Бу уку елында да берничә конкурста катнашырга өлгердек инде, әлегә нәтиҗәләре генә билгеле түгел, – ди. Бүгенге көндә Данилнең үзалдына куйган төп максаты – компьютерны яхшы итеп өйрәнү, чөнки киләчәген ул интернет эшчәнлеге белән бәйләргә тели. Ә киләчәккә куелган максаты – программист, блогер булу, тормышта төрле авырлыкларга очрап, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу.

– Әти белән әни минем өчен иң ышанычлы кешеләр, мин аларга бөтен серләремне, авырлык-ларымны сөйлим һәм алардан ярдәм дә тоям, – дип ышаныч һәм сөенеч тулы күзләре белән карап сөйләде Данил. Әнисе дә аның белән бик горурланып, йорт эшләрендә зур ярдәмче ул минем өчен. Мин өйдә булмасам, өстәлләрне дә җыештырып, савыт-сабаларны да юып куя, идәннәрне дә себереп ала, өйдә, бигрәк тә үз бүлмәсендә гел чис-талык булуын ярата, ди.

Дөрес, бүгенге көндә гаилә алдында торган бер проблема бар. Диагнозына бәйле рәвештә, Данилгә дәүләттән елга дүрт аяк киеме бирелергә тиеш икән, ә аларның махсус аяк киемен ала алмаган еллары да булгалаган я икешәр генә бирелгән. Шушы проблема киләчәктә уңай якка хәл ителсә иде, дип тели Хәбибуллиннар.

Хәбибуллиннар йортыннан чыкканда Данил мине матур итеп озатып калды. Бүген аңа карап, туганнан шушы яшенә кадәр күпме авырлыклар үткәнлегенә ышанасы да килми. Камил акыллы, тәрбияле, әдәпле егет ул. Күзләрендә әти-әнисенә карата хөрмәт һәм ярату чагыла. Кечкенәдән күргән авырлыклары бәрабәренә киләчәге бәхетле булса иде шушы баланың дигән теләк уяна күңелдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев