Хезмәт

Әй, бу яшьлек еллары

Гомер уза, бик тиз уза. Ул синең кәефеңә дә, халәтеңә дә, синең тормыш-көнкүрешеңә дә карап тормый. Уза да китә икән.

Әле генә бит кызчыкның Ор авылының Әби патша салдырып калган ташлы урамыннан ялан тәпи йөгереп, уйнап үскән чаклары. Сугыш арты еллары баласы булса да, әй кадерле аның өчен балачаклары. Күп балалы - данлыклы механизатор, комбайнчы Зариповлар нәселенең дәвамчысы булган Нурзалиянең бәхетне читтән табу уе башына кереп карамый. Бар тормышын туган авылы белән бәйли. 8 класс белемле 15 яшьлек кыз фермага эшкә килә. Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле кызга карап «ничек эшләр инде бу бала» диючеләр дә аз булмый. Сер бирми. Шул заман кешеләренә генә хас булган «шагайт» бутыен, өстендәге кара халатын киеп эштән кайтып килүе аның өчен зур бәхет була. Авылыбыздан 12 чакрым ераклыкта урнашкан «ерак» фермага барып сарыклар карау да куркытмый кызны.

Берөзлексез пыскып торган көзге яңгыр астында да, күз ачкысыз кышкы буранда да, 35 градуслы җәйге эсседә дә күп таптарга туры килә аңа ферма юлларын. «Әнисе Назирә апа Нурзалияне иртәнге 3тә уятып җитәкләп чыгарып куя иде капка төбенә. Юлда йоклый-йоклый бара торган идек. Фермада иртәнге ут янганчы тагарак артына кереп ята торган идек», дип искә ала ул чакларны Рауза апа Гайнуллина. Әнә шулай терлекчелеккә 40 ел гомерен багышлый. Бозаулар да карый, сыерын да сава. Әти-әнисеннән килгән тырышлык сыйфаты гомере буена озата килде Нурзалияне. Егылса да, абынса да еламады, кеше ярдәменә өмет итмәде. Бүген җанына тынычлык табып, биш вакыт намазын укып, әти-әнисе рухына дога кылып, матур гомер кичерә. Ә үткәннәр, яшьлек еллары онытыламы соң?

Реклама


Әнә, «Кичке уеннар» диюгә күзләре очкынланып яна башлый Нурзалиянең. Ул заманда җәй җитүгә терлекләрне күрше Кукмара районының Тырыш авылы янындагы күл буена җәйге лагерьга куа иделәр. Үзләре дә шунда кундылар. Кичке уенга шул авылга йөгерә иделәр. Орга яхшы индийский кино килсә, җыелыш булса гына кайта торган булдылар. Гел җәяү йөрделәр, соңгы елларда гына машина насыйп булды. «Машина кузовына менеп басуга җыр башлый идек. Авылдан җырлап киттек, җырлап кайттык. Яз җитүгә авыл башындагы күпергә, аннан соң инеш буена күчә идек. Укучы гына булсаң да, үзеңне дә өстерәп алып чыга торган идек бит, гармун уйнарга», дип исемә төшерә ул чакларны. Әйе, матур вакытлар булган ул. Яшьлек хатирәләре белән дә бик тә бәхетле ул чор кешеләре...


65 яшен тутырып килүче Нурзалия Газыймҗанованың тормыш иптәше Мөдәрис абый белән тормыш коруларына да 45 ел вакыт узган. 4 кыз үстерде алар. Өчесе инде үз куышларын булдырганнар. Кечкенәдән хезмәт күреп үскән кызлар ирләр башкара торган эштән дә чирканып тормыйлар. Әниләре аларга пешерү, чигү, тегү, бәйләү эшләрен исә кечкенәдән үк сеңдереп килгән. Гөлназ, Динара, Гөлнарасының бәйләгән әйберләре бик затлы булса, Раушаниясенең чигеп эшләнгән тәрәзә өслекләре күз явын алырлык. Малайлары булмаганга да аптырамый алар, кияүләр бик булган булып чыкты. Әнә шулай тормышның бар сикәлтәле юлларын абынмыйча узган бу гаилә бүгенге көндә кыз-кияүләреннән, оныкларыннан кадер-хөрмәт күреп, матур гына яшәп ята.
Рәсемдә: Нурзалия һәм Мөдәрис Газыймҗановлар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: