Хезмәт

Җәй дә кабатлана, тик әти генә юк...

Әтиебез Мөбарәк Касыймхан улы Галиев турында район һәм республика газеталары күп кенә язмалар бастырып чыгардылар. Андагыларны кабатламыйча, әтием турындагы истәлекләрне кабаттан барлыйсы иттем. Бүген, ягъни июльнең 24сендә аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Аны шул уңайдан, һәрвакыттагыча якыннары, балалары, оныклары, чордашлары, иҗатын һәм үзен хөрмәт итүчеләр котлап узарлар иде. Ә үзе кечкенә генә котлау хатына яки телефоннан шалтыратучыга сабыйларча сөенер иде.
Әтиебез моннан бер ел элек, апрель аенда, табигать кышкы йокыдан уянганда мәңгелеккә күзләрен йомды. Матур җәйләрне дә күрми киттең, дип күңел сыкранды шул чак. Аның аеруча дулкынланып көткән Җиңү көне, икенче елын инде аннан башка гына узып китте. Ул ятимлекнең ачысын-төчесен, ачлык фаҗигасен, сугыш афәтен дә татыган кеше. Сугышның коточкыч дәһшәтле күренеш икәнен безгә гомере буе аңлатып яшәде. Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белергә өйрәтте.


Тыныч тормышта әти чуар йөрәкле, тынгысыз кеше иде. Аның кулыннан килмәгән берәр эше булдымы икән? Эшне хатын-кызныкы, ир-атныкы димәде. Күп эшне әниебез белән бергәләп эшләделәр.
Печән өстен бигрәк тә яратты. Велосипед белән Көекбаш якларына барып, эсселәрдә көне буе печән чабар, киптерер, әйләндерер дә, әлсерәп өйгә кайткач, күпме печән әзерләнде, дип куаныр иде. Үзеннән артып калган чәе, икмәк кисәкләре белән, без балаларын, оныкларын «Бу сезгә куян чәе, төлке ипие», дип сыйлар иде.


Җиләккә, гөмбәгә йөрергә, балык тотарга да ярата иде. Урман җиләкләре белән иң беренче безне ул авыз иттерә иде. Табигать кочагыннан чәчәк бәйләмсез кайтканы булмады. Үзе дә ишек алдының аерым бер почмагын гөлбакчасына әйләндерде.
Әтиебезнең яраткан шөгыле - каен себеркесе бәйләү булгандыр. Ул аннан үзенчә тәм таба иде. Араларына бөтнек, мәтрүшкә, карлыган ботаклары кыстырып бәйли дә, берәр парын, хуш исе чыксын өчен өйгә кертеп элә иде. Ярата иде әти, ярата иде табигатьне. Аның һәр фасылын, бигрәк тә ямьле җәйләрне, кошлар сайраган иртә таңнарны. Картлыгы парсыз узса да, без - балалары, оныклары аны беркайчан да ялгыз калдырмадык. Кадерләп тәрбияләп, хөрмәттә яшәтергә тырыштык. Үзе дә безгә намуслылык, гаделлек, әдәплелек, эшчәнлелек үрнәге күрсәтеп яшәде. Уңышларыбызга куана белде. Әгәр борчуларыбыз булса көенеп, йөрәк турысын тотып, башын чайкап сүзсез кала иде.

Реклама


Аңа оныкларының никахларын да күрергә насыйп булды, ә оныкчыклары тууга ул чиксез шат иде. Соңгы вакытларда куллары начар хәрәкәтләнүдән, өченче оныкчыгы - нәни Хәятне кулларына алып сөя алмаса да, аның өчен ул көтеп алынган кадерле сабый булып калды. Исемен дә сирәк, мәгънәле, үзе белгән яхшы кешеләрнеке булганга хуп күрде. Шушы язманы язар алдыннан, әтинең кәгазьләре арасыннан үзебез дә укымаган бер шигырен табып алдым.


Баланың баласын бездә
Балдан татлы, ди халык.
Моның шулай икәненә
Мин дә яшим сокланып.
Минем дә дәвамчылар бар:
Ике кыз, ике егет.
Аларны күрмичә торсам,
Дөньям гел китек кебек.
Балаларымның баласы
Тагын да якын миңа.
Әгәр дә алар булмаса,
Илгә кем мөлкәт бирер.
Безнең ише карт-корыны
Карар, җитәкләп йөрер.
Мин үземнең оныкларга
Чын күңелемнән ышанам.
Нәселемне хөрмәтләрлек
Өмет көтәм алардан.


Әтием турындагы якты истәлекләр минем күңелемдә мәңгегә калды.
Аны сагынып, юксынып кызы Светлана.

Рәсемдә: гомер көзләрендә әтинең янәшәсендә без булдык.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: