Хезмәт

ӘЙ, ГОМЕР АГЫШЛАРЫ (сәхифә)

Гомер дигәнең үтә дә китә. Агымсулар балачактан яшьлеккә, аннан соң картлыкка алып килә. Күз ачып йомган арада 90, 95яшьлек юбилейлар да ишек кага. Шул уңайдан районыбызга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатлары килү дәвам итә. Олуг юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребез исә бүгенге сәхифәбез геройлары.

Картаямени соң йөрәк?!
90 яшендә дә безне шат елмаеп каршы алган әбиләрне күргәч, ирексездән шушы җыр искә төште. Мөгаен, йөрәк һич картаймыйдыр, юкса юбиляр әбиләрнең елмаюы 18 яшьлек кызларныкы кебек саф, мөлаем булмас иде... Яңгул авылы кызы Маһикамал Сафиуллина ямьле июнь аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алар үскән һәм яшәгән елларның авырлыгын хәзерге заман кешеләре кинодан күреп, я китаптан укып кына белә. Ачлык еллары, сугыш китергән газапларны язып бетерү мөмкин түгел. Әмма күзаллап була. Кечкенәдән эш арасында кайный Маһикамал. Сугыш тәмамланганнан соң, 1945нче елда Мөбарәк Сафиуллинга кияүгә чыга. Әлеге матур гаиләдә 8 бала үсә. Бүгенге көндә балалары төрле якка таралышканнар, үз гаиләләре белән гомер итәләр. Маһикамал апа кызы Гөлфирә тәрбиясендә инде 7нче елын Балтачта яши. «Тормыш иптәшем вафатыннан соң, бер-беребезгә иптәш булырбыз дип, әнине үз яныма алып килдем», - ди бу хакта Гөлфирә ханым.
Маһикамал апа бүген 17 онык, 15 оныкчык өчен кадерле дәү әни һәм әби. Кызганыч, бу шатлыклы көннәрне Мөбарәк абыйга гына күрү насыйп булмый. Ул сугышта алган яраларыннан 1982нче елда дөнья куя.
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА
«Путин мине онытмасмы?»
Югары Шубан авылында яшәүче Нәфисә Гыйматова 23нче июнь иртәсен зур түземсезлек белән көткән.
- Мине дә шулай килеп тәбриклиләрме? Газетага язалармы? Путин минем туган көнемне белер микән? - дип сорау арты сорау яудыра.
- Әни, һичшиксез киләчәкләр, борчылма, - дип тынычландыралар балалары.
Ишектән бертөркем кунакларны күргәч, өй түрендә оныклар арасында балкып утыручы Нәфисә апа елап ук җибәрде. Һәрберебезгә рәхмәт укып, изге теләкләр ирештерде.
Бик шат күңелле, жор телле булып чыкты юбиляр. Тормыш иптәше Рәҗәп абый белән бер-берсен тулылан¬дырып 57 ел гомер итәләр икән. Бүген төп йортта киленнәре Гөлназия тәрбиясендә гомер кичерәләр. Оныкларның үз тормышы. Калган балалары да бәхет эзләп читкә китмәгән. Барысы да үз яннарында. Кайсы колхозда, кайсы мәктәптә дигәндәй.
- Әти-әни! Рәхмәт сезгә. Ярый әле сез бар. Төп йортка бергә җыюыгыз, төпле киңәшләрегез белән һәрчак туры юл күрсәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде балалары бәйрәм табынында.
Гөлзидә ИЛДАРОВА
Гыйбрәтле язмыш иясе
19нчы июнь көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Миңсылу Гыйләҗева иртәдән үк бөтен тормышын кабат хәтерендә яңартты. Смәел кызының эчәр суы, сулар һавасы Түнтәрдә булган икән. Бу җирлеккә килгәч, кайгысын да, шатлыгын да кичерергә язган аңа. Беренче ире сугышка киткәндә алты айлык кызы белән кала. Каһәр төшкән сугыш яшь әнине җиде юл чатында калдыра. Ире сугышта үлеп кала. Тормыш дәвам итә. Миңсылу 1947 нче елда кабат кияүгә чыга, 7 үги баланы үз канаты астына ала. Яңа гаиләдә янәдән бер газиз якты дөньяга аваз сала. Гыйбрәтле дә, катлаулы да тормыш юлы үтә Миңсылу апа. Кызганычка каршы, балаларының күбесе гүр иясе, бүгенге көндә ике кызы гына исән.
- Тамагым тук, өстем бөтен, хөрмәттә яшим. Тормышымнан канәгатьмен, - ди юбиляр.
Чыннан да, бик хөрмәтлиләр Миңсылу апаны. Әнә бит балалары да янында йөгереп кенә йөри. Сургут шәһәрендә яшәүче олы кызы махсус юбилейга дип кайткан. Үзе белән яшәүче кызы Тәскирә дә әни дип кенә тора. Төп йортта яшәүче оныкчыкның да туган көне нәкъ менә әбисенеке белән бер көндә икән. Бергәләп, матур итеп түгәрәк өстәл артында үткән туган көндә без дә булдык. Шатлык-куанычтан балкы¬ган, ә иң мөһиме бер-берсенә үтә дә мәрхәмәтле булганнарына чиксез сокландык.
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
95тә очрашырбыз!
27нче июнь көнне Наилә Ризвановага да 90 яшь тулды. Гомере буе Шаумян исемендәге (хәзерге Смәел) колхозда баш бухгалтер булып эшләгән Наилә апа бүгенге көндә ялгызы гомер кичерә. Хәер, ялгызы дип әйтү дөрес үк тә булмас. Чөнки шәфкать туташы Резида Силина, күршеләре Гөлсирә Шәйхетдинова, Зөлфия Шакировалар һәрвакыт аның янында. Әнә бит туган көнендә дә нинди мул табын әзерләгәннәр. Якын күреп, шулай хөрмәтләгәннәре өчен Наилә апа аларга бик рәхмәтле булуын белдерде. Юбилей уңаеннан килгән бүләкләргә дә чиксез куанды ул. Шау чәчәкле гөлләре кебек балкып утыручы, булганына риза булып, шөкер итеп яшәүче Наилә Ризванова белән 95 яшьлек юбилейда очрашырга сүз куешып саубуллаштык.
Гөлзидә НИЗАМОВА
Почетлы Наталья
Иске Көшкәт авылы кызы Наталья Павловна Борисова 1923нче елның 15нче июнендә дөньяга килә. 18 яшеннән Свердловск өлкәсендә урман эшендә катнаша, аннан кайткач, күп еллар «Яңа тормыш» җәмгыя¬тендә сыер савучы булып эшли. Тырыш хезмәтен күреп, аны районнан депутат итеп сайлыйлар һәм Мәскәүгә съездга делегат итеп җибәрәләр. Аның «Почетлы колхозчы» исеме дә бар. Наталья ханым бүген туганы Зинаида һәм социаль хезмәткәр Римма Павлова тәрбиясендә. Йорт-җире чиста, әби дә шат, ә бу исә Римма ханымның үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсе.
Ландыш ТӘЛГАТОВА
Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: