Хезмәт

«Яңа авыл»... яңара, ди Улисьялның әйдаманы Валентин ага

Улисьял - маричадан тәрҗемә иткәндә «яңа авыл» дигәнне аңлата икән.

- Бездән ике-өч чакрым ераклыкта Тошты ел дигән елга бар, иске йорт дигәнне аңлата ул. Авылыбыз элек шунда булган. Әби-бабайлар сөйләгәннән истә калган: ул урыннан авыл уңмаган, халыкның тормышы бармаган, эчәр суы да булмаган җирдән менә шушында күченгәннәр. Иске зират әле дә исән, - дип сөйли Валентин абый.
Дөрес, бу Улисьял да мөлдерәп торган сулыклар янына урнашмаган. Эчәр сулары да каты, ике урында кечерәк бөяләр бөяп, каз-үрдәккә су проблемасын хәл итеп яшиләр. Республикада бара торган «Чиста су» программасына кушылу - бердәнбер чишелеш шулдыр. Урындагы җитәкчеләр мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмас дип ышанасы килә.
* * *
Авыл фельдшеры Зинаида Иванова 1986нчы елдан бирле хезмәт куя. Тумышы белән Улисьял авылы кызы өч дистәгә якын гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган. Ул әле Курамьял халкына да хезмәт күрсәтә. «Читкә барып эшләү авырлыклар тудырмыймы?», дигәч, ул: «Ирем машина белән алып бара, зарланмыйм», - дип елмаеп җавап бирде.
Фельдшер-акушерлык пункты бинасының яңа түгеллеге сизелә. Быел үзенә ремонт ясалган, кызганычка стеналарда кабат ерымнар барлыкка килгән.
«Көзгә кергәч, сентябрь башларында ремонтны дәвам итәчәкләр. Стеналарны шул чакта карарлар инде. Пластик тәрәзәләр янгын куркынычсызлыгын кисәтү җайланмасы да булачак», - ди ул.
- «Сөенеп әйтә алам, минем җаваплылыктагы авылларда онкология, йөрәк чирләре белән чирләүчеләр юк. Күз генә тия күрмәсен, - ди Зинаида ханым.
* * *
Соңгы елларга кадәр улисьяллылар, ничектер, үз диннәренә, йолаларына тартылмаган. Ә менә Валентин абый районның милли-мәдәни автономия җитәкчесе буларак, марилар яшәгән төрле җирләрдә була башлагач, туган авылында әнә шул хисне дә уята алган. Берничә ел инде язгы кыр эшләре беткәч, бөтен авыл белән бергә, табыну йоласы башкаралар. Әлегә үзләрендә аны үтәрлек дини белемле кешеләре юк, ел саен Әлмәттән ярдәмгә киләләр. Әмма инде безнең республикада фәкать Арчада һәм Кама аръягында гына үткәрелә торган йоланың кире кайтуына да шат авыл халкы.
* * *
Улисьялда бик тә тырыш кешеләр яши икән дип нәтиҗә ясадык без, якыннан танышкач. Әнә бит, 56 хуҗалыклы авылда 90га якын сыер көтүдә йөри. Әле моңа абзар тулы мөгезле эре терлекне өстәргә кирәк. Тырышлыклары авыл «йөз»ендә - берсеннән-берсе төзек, матур каралты-кураларда да чагыла шул. «Өй саен икешәр җиңел машина бездә», - ди үзләре.
* * *
Улисьяллылар «Активист» хуҗалыгында да төп эшче көч, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр күп биредә. Заманында данлыклы Шамовлар турында район күләмендә күп язылды, күп сөйләнде. Бүген аларның күбесе лаеклы ялда булса да, дәвамчылары авылда яши, алары да бик тырыш. Алдарак мактап үткән Виктор (үзе комбайнчы, үзе клуб мөдире) да шушы нәсел егете.
«Активист» хуҗалыгының данлыклы комбайнчысы Андрей Максютов та Улисьялныкы булып чыкты. Эшкә уңган-булган Андрей, гаиләсенең дә ныклы терәге, күркәм гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Людмила белән 3 малай үстерәләр. Людмила үзе дә хуҗалыкта мал табибы булып эшли. Узган ел хөкүмәт программасы нигезендә, яңа нигезгә йорт җиткерсәләр, быел абзар-кура төзергә керешкәннәр. Без килгән көнне, яңгыр яву сәбәпле, гаилә башлыгы да төзүчеләр белән бергә иде.
Бу җирлектә җәмгыятьнең 700 башлык мөгезле эре терлек фермасы, гараж, ашлык һәм печән складлары урнашкан. 2100 центнер печән, 3200 тонна сенаж әзерләгәннәр. Икесе дә үткән елга караганда күбрәк, әле кукуруз басулары мул уңыш вәгъдә итә диләр. 5100 центнер рулонлы салам тупланган. «Үзебездәге терлекләргә җитәрлек азыкны елның-елында үзебездә туплыйбыз. Алай уңайлырак», - диләр.
Бүген авыл халкы нигездә күмәк хуҗалык белән яши. Утызлап кеше шабашта йөрсә дә, сөт җыючы Валерий Федоровтан тыш үз эшен булдырган кеше юк.
Бүгенге көндә Мари Илендә яшәүче элекке авылдашлары мәсәлләр язучы Виталий Дмитриев белән урынлы горурлана улисьяллылар. Соңгы елларда яшьләр югары белем алырга омтыла, үзебезнең журналистыбыз, табибыбыз... булачак дип көтәләр, бүгенгә студент балаларның яхшы укуына, алар турында әйбәт хәбәрләр ишетелүгә (авылда барысын да беләләр!) дә сөенәләр.
Бүген авылда нибары ике йорт буш тора. Бу да күпне сөйли.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: