Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз.
Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Тыныч күңел белән Балтачыбыз халкы 2011 нче елны зур уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алабыз. Узып киткән ел игенчелектә, терлекчелектә уңышларга ирешүебез белән истәлекле булды. Кырларыбыздан 116 мең тонна ашлык җыеп алынды, 140 мең тонна азык берәмлегендә терлек азыгы әзерләнде, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә барлыгы 52 мең тонна сөт җитештерелде. Шунысы куанычлы, мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап кала алдык. Әлеге күрсәткечләр авыл хуҗалыгы районы буларак һәммәбезгә дә әһәмиятле.
Яшәешебез дә уңай якка үзгәрешләр кичерә. Районыбызда балалар туу саны артуга бара, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча нәтиҗәле эш башкарыла, йортлар салына, шәхси хуҗалыклар ныгый, һәр тармакта хезмәт эшчәнлеге елдан-ел арта бара. Тик шулай да заман таләпләренә җавап бирерлек яңа тор технологияләрне арттырып, яңалыкка омтылуны үстереп, тормышта камилләшә баруның чиге юк. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.
Кадерле райондашлар! Сезне барчагызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2012нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 22:11Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.8600
-
24 февраль 2021 - 21:21Ирне харап иттеләр... Әлеге хәлләр белән танышкач, “Эх, бу хатын-кызлар!” дип, баш чайкыйсы гына кала.13602
-
24 февраль 2021 - 20:11Үсентеләргә чүлмәкне үзебез ясыйбыз Түтәлләрне каплый торган тукымадан (спанбонд, лутрасил) үсентеләргә чүлмәкләр ясый аласыз. Бу тукыма бик арзан тора, җиңел, һава кертә.7400
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.3900
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар37100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.92701
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре56602
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.51400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика