Хезмәт

Яңа мөмкинлекләр юлында

Йорт салу өчен урын, җир кишәрлегенә ия булу һәм әлеге процесстагы каршылыклар белән кем генә очрашмый икән. Төзелеш ничек барырга тиеш һәм нинди очракта җир кире алынырга мөмкин дигән сораулар да күпләребезне борчый. Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү нияте белән без, районның баш архитекторы Шамил Фәһим улы Борһановка мөрәҗәгать...

Реклама


- Шамил Фәһимович, 201 Ончы елда төзелгән Генераль план гамәлгә кертелгәч, нинди үзгәрешләр күзәтелде?
- Соңгы елларда җир кишәрлекләре, шәхси йорт салу өчен урыннар халыктан кергән гариза буенча Генераль плансыз гына бирелде. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә аңлашылмаучанлыклар эш процессында киртә була килде. Ә узган ел кабул ителгән Генераль план исә дөрес юлдан ышанычлы гамәлләр башкарырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә йорт салыр өчен урыннар бары Генераль план нигезендә генә бирелә.
- Авыл җирлекләре дә үзләренең Генераль планнарын булдырачакмы?
- Шушы көннәрдә генә авыл җирлекләре башлыклары катнашында җыелыш булып узды. Биредә безнең министрлыктан вәкил катнашты. Сүз авыл җирлекләренең Генераль планын эшләү турында барды. Димәк, киләчәктә районның һәр почмагында җир бүлеп бирү бары тик Генераль план буенча гына тормышка ашачак.
- Шамил Фәһимович, йорт салырга урын алып та буш яткан җирләр бармы? Әлеге гражданнарга карата чаралар күреләме?
- Быел район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе өстендәге 5 урамда һәм Норма ягындагы 9 урамда җирләргә тикшерү үткәрелде. Һәрберсендә бер үк күренеш: җир рәсмиләштерелгән, әмма төзелеш алып барылмый. Тикшерү комиссиясе шундый 32 буш яткан җиргә тап булды. Шупарның өчесенә кисәтү ясалып, хат җибәрелде инде. Чараларга килгәндә, иң элек ул кисәтү буларак ясала. Шуннан соң да төзелеш бармаса, әлеге җирләр хуҗаларыннан алына.
- Әлеге мәсьәләдә халык белән ике арада каршылыклар тумыймы?
- Җир кишәрлеге бирелгәч, аренда килешүе төзелә һәм шул моменттан төзелеш башланырга тиеш. Гражданнар иң элек гараж, мунча фундаменты эшләп куя да, килешүне тагын өч елга озынайта һәм тәмамланмаган төзелеш итеп әлеге җирләрне үз милке буларак рәсмиләштерә. Берәүләр тырышып, намус белән йорт сала, шул ук вакытта кайберәүләр бу мөмкинлекне җирләрне сатып акча эшләү юлы буларак кына куллана.
- Шамил Фәһимович, йорт салу өчен заманалар авырлаша бара дибез, ә менә шушы максат белән бүгенге көндә җир кишәрлеге сорап язылган гаризалар күп керәме?
- Көндәлек диярлек йорт салу өчен җир сорап гражданнардан гаризалар керә. 2011нче елның шушы көненә 226 гариза кабул ителде. Ә болар өстенә 2009, 2010нчы елгы гаризалар да бар.
... димәк, Балтач бистәсен киңәйтү әлеге мәсьәләдә бердәнбер һәм төп юнәлеш булып тора.
-Әйе, әлеге ситуацияне хәл итү өчен Кече Лызи, район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе өстендә һәм «Балтач» хәләл индустриаль паркы ягында урамнар булдыру планлаштырыла.
- Болар белән генә район халкын җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мөмкин түгел, минемчә. Сез ничек уйлыйсыз?
- Әйе, сез дөрес әйтәсез. Җиргә булган ихтыяҗ көннән-көн үсә. Гаризалар саны ук моңа ачык мисал булып тора. Киләчәктә авыл хуҗалыгы категориясендә булган җирләрне бистә җирләре категориясенә күчерү хисабына Балтачны киңәйтү күздә тотыла.
Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: