Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безнең ишегалды" проекты буенча эш башлау өчен иске сарайларны сүтә башладылар

Тик кайберәүләр сарайларын, гаражларын сүтәргә риза түгел.

Татарстан Президенты тарафыннан тәкъдим ителеп, депутатларыбыз кабул иткән «Безнең ишегалды» проекты быелдан гамәлгә керә.

Проект күпкатлы йортларның ишегалларын матурлауга, төзекләндерүгә нигезләнгән. Карлар эреп, җирләр ачылуга проектка кертелгән 6 ишегалдында әзерлек эшләре башланды. Ишегалдына уен мәйданчыклары ясалачак, утлар куелачак, юллар ремонтланачак, тротуарлар, керә торган юллар булачак, кайдадыр парковка, транспорт куярга урын булдырыла, эскәмияләр, чәчәк түтәлләре эшләнә.  Шушы матурлыкны тудыру, биредә яшәүчеләрнең хыялларын тормышка ашыру өчен ишегалдындагы иске, яраксыз, төзекләндерүгә комачаулый торган объектларны алырга туры киләчәк. Узган җәй буе барган җыелышларда, халык белән очрашуларда бу хакта конкрет сөйләшенде, депутатлар катнашында узганнарында фикерләр белдерелде кебек.

– Кайбер кешенең гаражы, мунчасы, сарае, я булмаса эт, чеби оясы бар, – дип санап китте район башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. – Аларны сүттерергә кирәк булачак инде. Эш башлангач, ишегалдына кереп асфальт җәям дисәләр, җирне бушатырга кирәк бит.

Бу көннәрдә җирле җитәкчелек янә ишегалдында яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук ишегалдындагы объектларга игътибар итте – искесенә дә, яңасына да. Ерганак янына урнашып, пычрак суы елгага төшкән мунчага да күз атты, өченче каттагы фатирдан мунчасына сузылган утка да күзе төште. Лапасларның, сарайларның күбесе иске, рәсмиләштерелмәгән, үз белдеклеге белән салынган, ди. Хәрәбә хәлендәгеләре күп. Мунчалар, сарайлар терәлеп беткән. Шул сәбәпле янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирмиләр. Тикшерү килә калса, закон нигезендә барыбер сүттерелүгә дучар булулары ихтимал.

Тик кайберәүләр булган әйберсен сүтәргә риза түгел.

– Әгәр кешедән гариза керсә, искесен сүтеп атып, берәр җиргә җыйнак һәм ыспай итеп кенә сарайлар  салырга була, – ди Илфат Нуруллович.

Ә яңалары нишли? Анысы инде территориягә карап өйрәнелә. Ләкин ни генә дисәк тә, барысы да ишегалды халкы белән сөйләшенеп, килешенеп эшләнелә.

...Алда җәй. Подъезд ишеген ачып чыгуга, сине ямь-яшел чирәмлек, аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Ял итеп кит,  дип өр-яңа эскәмия дәшеп тора. Әле яңа гына салынган җәяүле сукмагыннан уен мәйданчыгындагы атынчыкка таба атлыйсың... Кыскасы, менә шулай. Әгәр дә үзебезнең ишегалдында шушындый җанга рәхәт гүзәллек тудырырга телибез икән, искедән арынырга, комачаулый торган объектларны башка урынга күчерергә кирәк.

– Бездә хуҗалары  иске сарайларын сүтә башладылар, – ди Чәй йорты янындагы йортларның берсендә яшәүче Зәлия ханым.– Яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлыклар тудырырга җыеналар. Тик менә яшелчә бакчаларының бетерелүе генә әйбәт түгел. Бакчалар оештырып бирәбез диләр, әмма ул ерактагы бакчаларның уңышы үзебезгә тәтер микән соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев