Хезмәт

Якташыбыз көндәлегеннән

Бүгенге көндә безнең арада булмаган Ислам Хәйбулла улы Хәбибнең үзе хакында язып калдырган автобиографиясен кулыма алу белән аны бер тында укып чыктым. Безгә - яшьләргә олуг үрнәк булырлык шәхес булган икән ул.

Мин, 1914нче елның 20нче февралендә Чутай авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием белемсез крестьяннар булган. Миңа әле нибары яшьтән аз гына артык булганда әнием, ә 15 яшемдә әтием бакыйлыкка күчә.
Гаиләбез бик ишле иде, әмма җиребез аз булды. Шуңа да гаилә әгъзаларын ачлыктан тилмертмәс өчен олы абый-апаларым күршедә урнашкан Вятка өязенә (хәзерге Киров өлкәсе), күп җирле һәм урманлы бай крестьяннарга ялланып, шунда эшләделәр.
Мин әтинең төпчек улы идем, шуңа да биш яшемнән аның белән кыр эшләренә йөри башладым. Ул җирне сукалый, чәчә иде, ә мин тырмалау эше белән шөгыльләндем.
Иң олы абый һәм апаларым белемсез иделәр. Ә калганнарыбыз хакында Совет хөкүмәте кайгыртты.
Беренче мәртәбә мәктәпкә керергә барганда миңа инде 9 яшь иде. Кабул итеп алучылар белән шундый сөйләшү булды арада:
- Фамилияң ничек?
- Ә нәрсә соң ул?
- Әтиеңнең исеме ничек?
- Хәбибулла.
- Димәк, фамилияң дә «Хәбибуллин» булачак.
Ислам Хәбибулла улының язып калдырган көндәлегеннән Бөек Ватан сугышына кагылышлы өзеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
«Сугыш башлангач тизләтелгән режимда академиядә курслар тәмамладым. Аннары 77нче кавалерия дивизиясендә элемтә җитәкчесе булып эшли башладым. Шул составта 1942нче елның апрелендә Волхов фронтына киттем. Анда берникадәр вакыт элемтә буенча 13нче кавалерия корпусының җитәкчесе урынбасары, аннары элемтә буенча икенче алдынгы армия җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе булып тордым. Әлеге вазыйфада 1943нче елның гыйнварында Ленинград камалышын өзүдә һәм 1944нче елның гыйнвар-февраль айларында Ленинград өлкәсен фашист оккупантларыннан азат итүдә катнаштым. Карел куентыгына һөҗүм вакытында 115нче укчы корпусының 23нче армиясенең радио буенча элемтә корпусының яраланган җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе урынына җибәрелдем, ләкин 1944нче елның 24нче июнендә үзем дә яраландым. Августка кадәр дәваландым, ә аннары Ленинград фронтының 34нче полк составы резервында тордым.
Сентябрь аенда Мәскәүгә Кызыл армиянең элемтә буенча Төп идарәсе резервына чакыртып алдылар. Анда миңа 10 көнлек чираттагы ялымны бирделәр һәм мин беренче тапкыр ике яшьлек кызымны күрү бәхетенә ирештем. Отпуска-дан соң өченче Балтыйк буе фронтына җибәрелдем. 14нче сентябрьдә 3, 2 һәм 1нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Эстония, Латвия һәм Литваны азат итеп алу максатыннан, һөҗүм итә башладылар. Резервта булсам да, идарә кушуы буенча яу кырына чыгып, элемтәне тикшереп, ярдәм күрсәтеп йөрдем, Латвиянең башкаласы Риганы алуда катнаштым. 22нче ноябрьдә мин 61нче армиягә килеп җиттем һәм армиянең элемтә җитәкчесе, генерал майор Литвиненкога бу хакта хәбәр иттем.
Шулай итеп мине язмыш I Белоруссия фронтына алып килде, ул совет-герман фронтының үзәк өлеше иде һәм аларның төп максаты - сугышның тәмамлану этабында төп мәсьәләләрне чишү. Шул чорда I Белоруссия фронты гаскәрләренең командиры итеп Советлар Союзы маршалы Г.К. Жуковны билгеләделәр. Әлеге адым фашистны үз өендә, ягъни Берлинда җиңүгә төп басым ясау иде.
61нче армия 5нче армия белән Висла елгасының икенче ягына Варшаваның көньягынарак урнашты. Мине яңа вазыйфага элемтә армиясенең радио буенча начальник урынбасары итеп билгеләделәр. Армия оборонада иде. Шуңа да миңа оешма һәм армиядәге радиоэлемтә белән танышып чыгарга мөмкинлек бирелде.
Подполковник Литвинов, радио буенча өлкән ярдәм итүче, майор Гутин, радио буенча ярдәмче, капитан Кривоногов белән армиядә радио хезмәте ышанычлы булсын өчен махсус чаралар үткәрдек.
1945нче елның 12нче гыйнварында I Белорус һәм I Украина фронтларының Висла-Одер һөҗүм операциясе башланды.
17нче гыйнварда безнекеләр Польшаның !нче армия гаскәрләре белән ярдәм итешеп Польша башкаласы Варшаваны азат итүгә ирештеләр. Безнең армиянең һәрбер сугышчысы Баш главнокомандующийдан рәхмәт ишетеп, Мәскәүдән артиллерия залплары белән салют «алды».
Алга таба Польшаның торак пунктларын азат итү башланды. Һөҗүм итүләр Германия территориясенә күчте. Польша белән Германия чигендә «Менә ул, каһәр суккан Германия» дигән белдерү тактасы тора иде.
Висладан алып Одерга кадәр, ә аннары Берлин һәм Эльбага җиткәнче безнең гаскәрләр берсе артыннан берсен җиңеп, гел алга барды. Монда радиоэлемтәнең ышанычлы эшләвенә, радистларның батыр, кыю булуларына зур рәхмәт әйтерлек.
61нче армия гаскәрләре, шул исәптән радио бүлекчәсе хәрби һөҗүмнәре өчен Баш главнокомандующийның 11 приказында билгеләнеп, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
1945нче елның 9нчы маенда безнең халык фашистларны җиңүне чын күңелдән бәйрәм итте. Аларның куанычының чиге юк иде.
Алда бирелгән хокук нигезендә мин Хәрби Кызыл Байрак орденлы академиягә кайтып, III курста укуымны дәвам иттем. 1948нче елда академияне элемтә буенча хәрби инженер буларак тәмамладым. Аннан соң үземә бик үк туры килеп бетмәүче вазыйфага билгеләндем: күзәтү, хәбәр итү һәм радиолокация хезмәтендә элемтә һава гаскәрләре начальнигының урынбасары. 1950нче елның маенда мине урынбасардан начальник итеп куйдылар. 1956нчы елның 1нче гыйнварында сәламәтлегем начараеп китү сәбәпле запаска киттем.
Аннан соң авиация техникумында укытучы, элемтә техникумының читтән торып уку бүлеге мөдире, фәнни-тикшеренү институтының контроль-сынау цехы начальнигы булып эшләдем. Шул ук вакытта партия эшендә дә актив катнаштым.
Ислам Хәйбуллович бер урында тик кенә утыручы кеше булмаган. «Егет кешегә 70 торле һонәр дә аз», дигән халык мәкале гүя нәкъ менә аңа атап әйтелгән тосле. Үз тормышын илебезне саклауга, безнең иминлек, тынычлык очен багышлаган әлеге шәхес күп кенә хокүмәт бүләкләре ала: Кызыл Байрак, I, II дәрәҗә Боек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Хәрби хезмәтләре очен», «Германияне җиңгән очен», «Берлинны алган очен», «Варшаваны азат иткән очен» медальләре һәм башкалар.
Бүгенге буын яшьләре олуг хормәткә лаек булган мондый шәхесләр, якташларыбыз турында гел истә тотарга, алар хакында горурланып сойләргә тиеш!
Рәсемдә: Ислам Хәйбуллович якыннары янәшәсендә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: