Хезмәт

Якты истәлекләр эзеннән...

Бу шәхеснең исеменә узган гасырның да, хәзерге 21нче гасырның да тузаны кунмаган. Ул - әле дә халык күңелендә!

Реклама

Сүзебез Нормабаш авылында туган, шунда гомер итеп, 103нче яшендә гүр иясе булган Вәлиулла Ибәтулла улы турында (16.03.1887 ел - 29.12.1989 ел). Без - аның җәсәде күмелгән каберлектә... Аны хөрмәт итеп искә алырга җыйналган туганнары, авылдашлары, аны ишетеп белгән райондашлары, дин әһелләре, район җитәкчеләре, Казаннан, Әлмәттән кайткан Әхмәт, Мөхәммәт Мазһаровлар, Норма авыл җирлеге башлыгы һәм башкалар белән.
Бу изге гамәлне оештыруның башы - районыбызның күренекле галиме, академик, Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты, тумышы белән Сосна авылыннан булган Әхмәт Мазһар улы Мазһаровның мәрхүм әтисенең фикердәше, әле совет чорында ук Нормабаш авылында мулла хезмәтләрен башкарган Вәлиулла Ибәтулла улының каберенә яңа, матур истәлек ташы кую ихласлылыгыннан гыйбарәт. Мәрхүмнең кабере янында булган әлеге очрашу хәтер яңарту, сагыну, сагыш аралаш юксыну мизгелләре булып калсын һәм олы горурлык хисләре, патриотик тойгылар уятучы чара дип кабул ителсен, шул рәвешчә өлкән һәм яшь буын күңелендә саклансын иде.
Вәлиулла Ибәтулла улы үзе дә авылның патриоты була. Кызы Гайшә белән «Комсомол» колхозының Нормабаш авылында умартачы булып эшли. Колхоз 1939-1940нчы елларда 61 центнер бал җитештереп, районда җиңүче итеп раслана, ВДНХ күргәзмәсендә катнашу хокукына ия була һәм 3 центнер бал белән бүләкләнә. Вәлиулла күргәзмәдән бирелгән премияне, 3 центнер бал суммасының яртысын фронт өчен танклар колоннасын төзүгә тапшыра, ә яртысын авылдагы солдат гаиләләре исеменә заемга багышлый. Әлбәттә, мондый патриотик башлангычлар турында сөйләве дә, язуы да күңелле. Ләкин заемга яздыру, взнос туплау, бигрәк тә сугыш елларында шома гына булмаган. Менә нәрсәләр ишетергә туры килде заем кампаниясендә катнашкан кешеләрдән, вәкилләрдән, агитаторлардан: Галия Гыйбадуллина, сугыш чорында Таузар авылында укыткан укытучы:
«Каршылык күрсәткән өчен иремнең әтисен, Гыйззәтулла картны ябып куйганнар иде. Үз акчамны взноска биреп, аны чыгарырга туры килде».
Гарифҗан Җиһаншин, Курмала авылыннан, Мактаулы колхозчы, пенсионер:
«Бетмәде инде шул заемыгыз» - дигәне өчен әтине 1941нче елның декабрендә төрмәгә алып киттеләр. Ул шунда вафат булды».
Анастасия Денисова, сугыш елларында Арбор мәктәбендә укыткан, Казанда яши: «Кешеләр капкаларын бикләп куялар иде, бакча ягыннан, киртә аша керә идек». Былбыл Ибраһимова, Комзавод мәктәбе укытучысы, Казанда яши:
«... Уятып, төнлә керергә кушалар иде. Йокыдан уянган кеше аңлы-миңлерәк була ул, заемга да тизрәк кулын куяр дип киңәш бирәләр иде».
Матвеева Елизавета Андреевна, Зур Лызи авылыннан, 1913нче елгы, Кече Лызи авылында яши, пенсиядәге укытучы:
«Иң авыры ач-ялангач гаиләләрдән заемга, башка хәрби максатларга акча җыю булды. Үкереп елаулар, талаш, ямьсез сүзләр белән ызгышу, мәсхәрәләү сүзләрен ишетү, хуштан язу, егылу, янау-куркытулар, хәтта кул күтәрүләр... »
Бу язмаларга аңлатма бирүе урынсыз булыр. Болар вакыйгаларны күргән шаһитлар сөйләве, кешеләрнең хәтер эзләре - барысы да дөрес, барысы да үткән тормыш, чынбарлык! Инде Вәлиулла абзый турында язуыбызны дәвам итәбез.
Вәлиулла карт үз чорының укымышлы, үз фикерен, үз сүзен әйтә һәм таләп итә ала торган кырыс, текә холыклы, тәвәккәл кеше булган. Аның тормыш-яшәү рәвеше авылдашлары хәтерендә сакланган, кызлары, оныклары да истәлекләрендә аның әлеге сыйфатларына ишарә ясыйлар шикелле. Ул патша армиясендә 7 ел хезмәт иткән. 1нче империалистик сугышны (1912-1917) кичергән, Октябрь борылышы вакыйгаларында катнашкан. Авылдагы яңарышларга кушылган, колхозга кергән.
Балаларына аң-белем бирүне хуп күргән, шартлар тудырган. Кызлары Оркыя һәм Асия - табибәләр, Зәйтүнә - укытучы.
Авыл кешеләренә ярдәмчел булган. «Авыр сугыш елларында солдат хатыннарының алыш-биреш, сату эшләрен Казан шәһәренә барып башкарган», - дип яза бабасы турында оныгы Алмаз Шәрипов. Дөнья, ил вакыйгаларыннан да бик хәбәрдар тора. Үзәк һәм Татарстан матбугатын даими алдырган, укыган. Авыл кешеләре белән дә, район, хәтта Казаннан килгән түрәләр белән дә иркен аралашкан, кунакчыл булган. 1960нчы елларда шаһит итеп судка чакырылган Вәлиулла картны район халык суды секретаре Әминә Гари-пова болайрак искә ала: «Суд барышында залга мәһабәт гәүдәле, пөхтә киенгән, ак, кыска сакаллы, озын бизәкле таякка таянган картның кереп: «Әссәләәмүгаләйкүм, хөрмәтле хөкемдарлар», - дип сәлам бирүе; - Миңа нинди сөальләрегез бар? - дип соравы;
Киткәндә: «Җитәкчеләр миндә еш булалар иде, сез дә рәхим итегез», - дип саубуллашуы әле дә минем күз алдымда тора, һич онытасым юк... »
Авыл яшьләре Вәлиулла карт турысыннан узганда гармун уйнамаганнар, җырламаганнар, шаулашмаганнар. Аңа хөрмәт зур булган. Казаннан килгән бер лектор аңа «... Сталин в своем деревенском масштабе» - дип бәя биргән. (Кызы Гайшә истәлекләреннән).
Биш вакыт намаз иясе. Совет чорында ук авылда мулла вазыйфаларын башкаруы да аның изге гамәле. Чын ихласлылык белән оештырылган бу хәтер яңарту көнендә әйтелгән фикерләр, укылган Коръән аятьләре мәрхүм Вәлиулла Ибәтулла улының рухына изге дога булып барып ирешсен. Амин!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: