Хезмәт

ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ ТОРМЫШ КҮГЕНДӘ (сәхифә)

Иртәгә «Укытучылар көне». Һәр укучы белем иленә тәүге адым ясарга, кулдан тотып язарга, фән серләренә төшенергә ярдәм иткән укытучыларына котлаулар җибәрер, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәр, күңел түрендә йөрткән изге теләкләрен ирештерер. «Укытучылар көне» - изге, матур, үзгә бәйрәм. Укучылар өчен икенче әни, якын дус, сердәшче булган бу олуг затлар турында...


Күңелләргә ак юл ярдың

Реклама


«Әни кебек безне якын күргән,
Әни кебек безне яраткан»
, дип яза райондаш-шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина укытучыларга багышланган шигырендә. Минем дә бар андый укытучым. Кара бөдрә чәчләре, уйчан зур күзләре, өздереп кубызда уйнавы, «Үзбәк кызы» биюе белән күңелемә кереп калган беренче укытучым Нурия Җәләева балачагымның мәңге онытылмаслык матур бер мизгеле булып күңел түремдә саклана.
Кулына яңа гына училище дипломы алган Пыжмара кызын Шода башлангыч мәктәбенә укытырга билгелиләр. Шук, шаян, тиктормас балалар арасына килеп кергән Нурия хезмәтенең нидән гыйбарәт икәнен яхшы белсә дә, бер мәлгә югалып кала. Чит-ят мохиттә эшләп китү җиңелләрдән булмый. Аның өстенә 1нче класс һәм биредә белем алучы биш кенә бөртек булса да, биш төрле характер. Әле ярый янәшәдә ярдәмчел остазлар була.
- Мәктәп директоры Мәгъфирә Газизова ул чакта остаз да, әни дә, сердәшчем дә булды. Рәхмәт аңа! - дип искә ала эшли башлаган елларын беренче укытучым.
Инде ул вакытка 26 ел вакыт узган. Торган саен шул чактагы шуклыкларым, шаянлыкларым өчен оялып куям, укытучымның уйчан карашларын, безгә булган яхшы мөнәсәбәтләрен сагынам. Аның белән еш булмаса да, очрашкалап торабыз, мәктәп елларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашабыз.
- Сез беренче сыйныфка килдегез. Минем дә беренче эш көннәрем, курку катыш дулкынлану хисе белән янган вакытлар... Үзем яшь булсам да, сез - балаларым өчен зур җаваплылык тоеп эшкә керештем, - ди нәкъ 26 ел элек нинди булса, әле дә бер тамчы да үзгәрмәгән ягымлы, тыйнак укытучым.
Шөкер, безнең өчен кызарырга туры килмәде аңа. Бишебез дә тормышта үз юлыбызны таптык, матур итеп гомер итәбез.
Бүгенге көндә Нурия Равиловна Сәрдек башлангыч мәктәбендә укыта. Хезмәттәшләре, укучылар, әти-әниләр арасында зур абруй казана. Тормыш иптәше белән берсеннән-берсе акыллы, тәүфыйкле балалар тәрбияләп үстерәләр. Укытучымның хезмәте дә, гаилә тормышы да күпләр көнләшерлек. Ә уңышларының сәбәбе гади: үтә дә кешелекле, сабыр, ярдәмчел, олы йөрәкле ул.
1нче сентябрь, «Укытучылар көне» якынлашкан саен балачакның матур мизгелләрен искә алып, мәктәп еллары буйлап узам, ә күңелем исә укытучым белән сөйләшә: - Рәхмәт сиңа, укытучым! Күңелебезгә ак юл салып, укуга мәхәббәт тәрбияләгәнең, матурлыкны күрергә һәм тормышны яратырга өйрәткәнең өчен.
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА




Укытучыларга
Балачакта безгә остаз булган
Укытучы хәтер түрендә.
Ул әле дә яктырта бит юлны
Йолдыз кебек тормыш күгемдә.
Сабый чакны берләштергән мәктәп
Аң-зиһенгә канат ныгытты.
Укытучының нурлы карашлары
Барыбызны тигез җылытты.
Үзебезгә сиздермичә генә
Күңелләрне яулап алдыгыз.
Гаҗәеп зур белем дөньясына
Гел әйдәләп, киң юл салдыгыз...
Фәридә ШАКИРОВА




Олы җанлы хезмәттәшем


Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күзалдына нәни кулларыбыздан тотып язарга өйрәткән, соңгы сыйныфларда якын кешебезгә әверелеп, безне елап озатып калган укытучыбыз килеп баса. Бүгенге язмам нәкъ шундый укытучы Гөлсинә Мәсхүт кызы Шәрифуллина турында.
Ул 1958 нче елда Яңгул авылында икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыган елларда ук үзенең тырышлыгы, белемгә омтылуы белән аерылып тора. Яңгул мәктәбендә үзенә ныклы белем биргән укытучыларын ул күп еллар үтсә дә онытмады. Алар турындагы якты хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты. Гөлсинә апаның әнисе Мөнәвәрә апа да мәктәптә тарих фәненнән укыткан. Укытучының бетмәс-төкәнмәс хезмәтен кечкенәдән күреп үссә дә, урта мәктәпне тәмамлаганда инде ул үзенең киләчәген бик ачык күрә, ул - укытучы булачак! Ләкин ул чорларда мәктәпне тәмамлаучылар башта берничә ел колхозда хезмәт куярга тиеш була. Ул, барлык киртәләрне җиңеп, Казанга юл ала. Студент еллары сизелми үтеп китә. Татар һәм рус теле, тарих белгечлеге дипломы алып, 1981 нче елда Бөрбаш урта мәктәбенә эшкә кайта. 1985 нче елда авылда маллар табибы булып эшләгән Гали абый белән гаилә корып җибәрәләр. Гали абыйның әнисе Разия апа башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Бүгенге көндә Разия апа юк инде. Гөлсинә апа аны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Әтиләре Гайнулла абый бүген дә гаиләнең хөрмәтле кешесе булып гомер кичерә. Шулай булмаса, 28 ел буе әтиле-кызлы булып тату гомер кичермәсләр иде. Өлкәннәргә булган ихтибарны тоеп Шәрифуллиннар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Римма, Илдар, игезәкләр Илфат белән Илшат тирә-як күршеләргә һәрчак ярдәмчел булып үстеләр. Гөлсинә Мәсхүтовна 32 ел Бөрбаш урта мәктәбендә белем бирде. Рус теле белән беррәттән кайбер уку елында татар теле дәресләрен дә укытты. Шушы еллар эчендә үз хезмәтенә зур җаваплылык белән карап, үз эшенең чын остасы булып танылды. Гөлсинә апа кебек укытучы белем чыганагы гына түгел, ә укучысының уңышсызлыклары өчен төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул. Гөлсинә Шәрифуллинаның мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде, ул «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Укытучының горурлыгы - аның укучылары. Алар арасында укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгының һәр тармагында эшләүче һөнәр ияләре бар. Алар яраткан укытучыларын әле дә онытмыйлар. Очраганда матур итеп исәнләшеп, хәлен сорыйлар. Укытучы өчен моннан да олы бәхет бармы икән?
Зөлфирә НУРЕТДИНОВА Бөрбаш урта мәктәбе укытучысы




Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Мөгаллим буларак үземнең кырык биш еллык педагогик хезмәт юлымны (шуның кырык елы директор булып) күз алдыма китерәм. Шул еллар биеклегеннән карап үзем сайлап алган һөнәремнең һәркем өчен дә кирәкле, ихтирамга лаеклы эш икәнлегенә канәгатьләнү хисләре кичерәм.
1951нче елның июль аенда Казан Дәүләт педагогия институтын уңышлы тәмамлау турында диплом алганнан соң, юллама буенча Балтач урта мәктәбенә килдем. Яшь белгеч буларак мәктәп җитәкчеләре мине якты йөз белән каршы алды һәм уңышлы хезмәт юлы теләде. Бу уку елында миңа география, астрономия фәннәрен укыту эше тапшырылды. Миңа Саҗидә Капкаева, Мәдинә Солтанова, Миңнегөл Рамазанова, Хуҗа Хәмидуллин, Бакый Зыятдинов кебек яшь укытучылар белән эшләү насыйп булды. Балтачта ике ел эшләгәннән соң мине яңа ачылачак Яңгул урта мәктәбенә директор итеп күчерделәр. Минем белән бергә яңа мәктәпкә тормыш иптәшем, югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саҗидә Капкаева да күчерелде. Яңгул урта мәктәбендә үзләренең кешелек сыйфатлары һәм тирән белемнәре белән Гарәфи Гарипов, Мөнәвәрә Шәрипова, Хәкимә Фәизова, Рауза Зарипова, Мөслимә Закирова, Фәйзелхак Габдрахманов, Вәгыйз Гомәров үзләренең уңышлы хезмәтләре белән исемдә калганнар. Яңгул җидееллык мәктәбе тарихында мәктәпнең беренче директорларының берсе Шәриф Гарипов үзенең оста җитәкче булуы белән хәтердә калган шәхес. Без укыткан, белем-тәрбия биргән укучылар арасында илкүләм дан казанган, үзләренең мәктәпләрен, укытучы-тәрбиячеләрен шатландырган укучылар да күп. Алар арасында Байрон Ишморатов, Равил Фәхретдинов, Элфак Галиев, Фаил Әхмәдиев, Мәсхүдә Әшрәпова һәм башкалар. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде...
Мин үзем бүгенге көндә олы яшьтәге хезмәт ветераны. Фидакарь хезмәтем өчен «РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы» һәм «Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины» дигән мактаулы исемнәргә лаек булдым. Тормыш иптәшем Саҗидә дә - югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәттәге уңышлары өчен «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде, «Әйдәп баручы укытучы» исеменә лаек булды.
Бу язмамны Яңгул һәм Балтач урта мәктәпләрендә үткән гасырның 50-90нчы елларында эшләгән һәм үзалларына куелган бурычларны тиешле югарылыкта намус белән үтәгән мәгариф эшчәннәренә багышлыйм. Исемнәре аталмаган олылар һәм яшьләр минем карт хәтеремне гафу итсеннәр иде.
Шәүкәт СӘГЪДИЕВ Казан шәһәре

Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: