Хезмәт

Яралар ел да яңара, - ди Алан авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашкан көннәрдә Алан авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм III дәрәҗә сугышчан Дан ордены, күпсанлы медальләр иясе Гани Нәҗипов белән очрашып, дәһшәтле еллар хакында сөйләштек.

Сугыш башланганда 16 яшьлек Гани ФЗӨдә була. Аннан аны яшьтәшләре белән урман чыгарырга җибәрәләр. 1943нче елда Гани һәм аның яшьтәшләренә дә фронтка китәргә чират җитә.
- Урман кискән җирдән ат белән килеп алдылар. Аланнан бергә 4 егет киттек без. Арчадан поезд белән Чувашиянең Канаш шәһәренә озаттылар. Монда безне частьларга бүлеп, төрлебезне төрле якларга җибәрделәр, - ди ветеран.
Гани Нәҗипов Канаштан 13 чакрым ераклыкта урнашкан уку батальонында кече командирлар әзерләү курсларына билгеләнә.
- Беренче тапкыр фронтка кайчан кердегез?
- 6 ай укыгач безне Курск шәһәренә озаттылар. Станциядә төшеп, частьларга бүлгәч, иң элек киемнәрне кыздырдылар. Хәзер шуларны күзаллыйм да, кара әле, ул чагында ук әзерлек булган икән дим. Шуннан соң эшелонлап фронтка озаттылар.
Шулай итеп, Гани Курск районында үтүче «Цитадель» операциясендә катнаша. Дошманнарның максаты Курск янында җиңеп, сугышта югала башлаган позицияләрен кире кайтару була. Әмма Гани кебек утка да, суга да керергә әзер булган Совет солдатлары аларга юл куймый. Алар бердәм булып яуга күтәрелә. Гани өченче эшелонда була.
- Алгы сызыкларда яуга күтәрелү бик куркыныч булгандыр ул, - дим.
- Командирлар тарафыннан сиңа боерык бирелгән икән, үтәргә. Аннан соң без, азмы-күпме корал тоткан, әзерлек үткән солдатлар идек бит.
50 көн бертуктаусыз көрәшү фашистларны чигенергә мәҗбүр итә, Совет гаскәрләре тарафыннан 30 дивизия, бихисап танклар юкка чыгарыла, фашист армиясе 500 меңнән артык кешесен югалта. Фашистның инициативаны үз кулына алуга өмете өзелә. Безнекеләр җиңүгә тагын да ышаныч белән рухланып яуга күтәрелә. 1943нче елның 26 август - 30 сентябрендә «Полтава - Кременчуг операциясе» дип аталган Днепр өчен көрәшнең I этабы үтә. Гани Нәҗипов хезмәт иткән часть та Полтаваны азат итүдә катнаша. Атакага ура кычкырып күтәрелгәндә кулы һәм аркасы яралана, җирдән шуышып артка чигенгәндә дошман снаряды аягын өзә. Ике солдат Ганине урман кырыена чыгарып куялар һәм аягына жгут салалар. Ганиләр батальоныннан соң яуга күтәрелгән солдатлар арасында Бөрбаштан Динмөхәммәт Хәкимов та була. Яралы якташына флягасыннан су эчертә дә:
- Инде сине кайтарырлар, Гани, - дип саубуллаша.
- Кайсы госпитальгә эләктегез Гани абый? - дим.
- Ашыкма, сеңлем. Мин госпитальгә алай тиз генә эләкмәдем. Аягымны такталар белән бәйләп юлга кузгалдык, - дип әңгәмәне дәвам итә ветеран. Төнне кырдагы печән чүмәләсендә үткәрәләр. Иртүк тагын юлны дәвам итәләр. Ганине башка частьлардан китерелгән яралылар янында калдырып, ат олавына корал төяп, үзләре кабат фронтка китәләр. Икенче ат белән Гани һәм берничә яралы солдат, ниһаять, санчастька килеп җитә. Өч көннән соң гына шунда аның беренче тапкыр аягын карыйлар. Аннан соң кыр госпиталенә юл алалар. Монда килеп эләккәч кенә аягын, аркасын, кулын чистартып бәйлиләр, операция ясыйлар. Әмма ахыры уңышлы булмый. Өч көн сызлаганына түзә Гани Нәҗипов, врачлар аягын кисәргә дигән карарга килә.
Гомере өзелмәгәч, исән-сау яу кырыннан кайтып, тормыш корып, балалар үстерергә, оныклар сөяргә насыйп була. Бер аяк белән дә сау-сәламәт кешеләр шикелле үк туган колхозының мактаулы хезмәткәре булып пенсиягә чыга. Улы Газинур, килене Фәрваз, оныклары белән төп йортны гөрләтеп яшәүче ветеран 9 Май бәйрәме җитү белән хатирәләрне яңартып, үткәннәргә кире кайта. Тән яралары белән бергә күңел яралары да яңара.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: