Хезмәт

Яралар яңа иде шул...

2011нче елның Юнчы июль көнендә дөньяны тетрәндерерлек вакыйга булды. "Булгария" теплоходы су төбенә китеп, күпме кеше мәрхүм булды. Алар белән бергә Балтач кызы Гөлназның, тормыш иптәше Илнурның да гомерләре өзелде. Ике кечкенә кызлары ятим калды. Ятимнәрне әби-бабайлары Габдулла белән Рәдифә үз тәрбияләренә алды. Бу көннәрнең авырлыгыннан сыгылып егылыр дәрәҗәләргә җитеп...

Реклама


Гөлназ белән Илнур бәете

Истәлеккә бәет язам,
Каләм алдым кулыма.
Бу бәетем дога булсын,
Гөлназ, Илнур рухына.
Юнчы июль көне
Авыр хәсрәт китерде.
Бәхетле, тигез тормышны,
Гомерлеккә җимерде.
Авыр эштән бераз бушап,
Ял итсәк дигән идек.
«Балалар! Исән торыгыз», дип
Кочаклап сөйгән идек.
Сөеп, кавышып яшәдек,
Бик бәхетле пар идек.
Балаларны зур тормышка
Парлап озатасы идек.
Ни язганын белмәдек шул,
Киттек дөнья күрергә.
Әҗәлебез тарткан икән
Зур суларда үләргә.
Сизми калдым салкын суны
Кочагына алганын.
Аннан сиздем үләсемне,
Балалар ятим калганын.
Әти-әни кайтмасмы, дип,
Балаларым көтәчәк.
Әти-әни гомерегез
Безне сагынып үтәчәк.
Көтмәгез, сез, кайтып булмас,
Моннан юллар киселгән.
Без кайтасы юлларга
Кызыл балчык өелгән.
Һәркөн иртән каберемә,
Әни, бәгърем, киләсез.
Балалар безне сораганда,
Ни дип җавап бирәсез?
Раббым сезгә озын гомер бирсен,
Әҗәл иртә үзенә алмасын.
Әти-әни назын жуйган бала
Әби-бабайсыз да калмасын.
Ике ятимәне сыендырып,
Күңел җылыгызны бирерсез.
Бездән күрә алмаган изгелекне
Сез алардан хәзер күрерсез.
Әти-әни тормышыгызның
Шатлыгын алып киттек.
Соңгы сулыш өзелгәнче
Чыгарбыз дип өмет иттек.
Авызларга сулар тулды,
Һава бетте суларга.
Чәчәк кебек яшь гомерләр
Акты агым суларда.
Сулар салкын, йөзеп булмый
Авызга сулар тулды.
Җаннарны биргән чакта да
Уйда балалар булды.
Мәрхәмәтле булсын язмыш
Яшәргә көч сынмасын.
Балакайлар юлыгызда
Яхшы кешеләр очрасын.
Яшь гомерләр, матур яшьлек
Яшәлмичә калдың бит.
Гөрләшеп яшәр вакытта
Әҗәл, үзеңә алдың ник?
Илнур, син чыккан идең бит,
Өлгердең жилет киеп.
Жилетыңны салып, нигә төштең
Мине коткарам, диеп. ...
Пар канатлар алдан сынды,
Колач җәеп оча алмый.
Балалар күпме сагынса да,
Әниләрен коча алмый.
Кошлар сайрый, өзелә үзәк,
Яшьләр кипми күзләрдә.
Бер минут истән чыкмыйсыз
Һай, ничекләр түзәргә!
Әни, бәгърем, зиратларга килеп,
Каберемә кулың сузасың.
Их, сикереп торып кара гүрдән
Синең кочакларга чумасы...
Язгы җилләр булып кайтырбыз без,
Кышын карлар булып яварбыз.
Көзге яңгыр булып керфегеңнән
Гомер буе, әни, тамарбыз.

Бу көннәрдән соң бер ел гомер узды. Җәрәхәтләр тирәнәя генә бара. Ике кызчык һаман да өзелеп әти-әнисен көтә. Әби-бабай тәрбиясендә бик кадерле булып яшәсәләр дә, берәү дә әти-әнине алыштыра алмый шул. Язмышларны да өр-яңадан язып булмый. Ходай күргәннәргә күркәм сабырлык, сәламәтлек бирсен, дип кенә теләргә кала.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: