Яраттылар, хөрмәт иттеләр
Кече Лызи авылы тирә-якка үзенең язучы улы Григорий Медведев белән данлыклы. Аның «Лызи кыры» («Лозинское поле») дигән романы үзе генә дә ни тора! Әлеге әсәрендә ул үзенең туган авылы, аның халкы һәм удмурт халкының гореф-гадәтләре турында тәфсилләп яза. Әсәр бүгенге көндә мәктәп программасына кертелгән. Күп укучылар геройларда үзләренең әби-бабаларын таный.
...1952нче елда Мельничная авылында бер бала дөньяга аваз сала. Малайга Анатолий дип исем бирәләр. Анатолий Чепья урта мәктәбендә белем ала. Ульян педагогия институтын тәмамлагач, Кече Лызи урта мәктәбендә тарих фәнен укыта башлый. Анатолий Васильевич гадел һәм таләпчән укытучы була. Тарих турында ул үзе шул заманда яшәгән, вакыйгаларда катнашкан кебек сөйли белә. Шуның өчен дә укучылар аны бик яраткан. Нәтиҗәдә, аны мәктәп директоры итеп сайлыйлар.
Анатолий Васильевич укучылар белән берлектә иске әйберләр җыя башлый. Араларында тимер һәм кәгазь акчалар, корал, савыт-саба, тегү станогы, удмурт халкының милли күлмәкләрен дә күрергә була. Удмурт язучысының тормышы, иҗатына багышланган музей оештырырга дигән карарга киләләр. Бик күп хезмәт башкарыла. Г.Медведевның балалары, оныклары яшәгән урыннарга сәяхәт кылына. Анатолий Медведевның хыялы чынга аша. Музей ачыла һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Тарих укытучысының эзләнүе, иҗат итүе моның белән генә тәмамланмый. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тылда булганнарга багышланган тагын бер зал булдырырга ниятли. Хәзер мин Анатолий Степанов тарих фәнен укыткан мәктәптә белем алам. Укытучылар, укучылар аны зур горурлык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Миңа рәхәт һәм ямансу. Әлеге кешенең минем бабам булуы зур горурлык булса, бүгенге бәхетле көннәргә кадәр яшәмәве, яңа мәктәпне күрә алмавы кызганыч.
Иң кызыгы шунда: безнең яңа мәктәбебез күренекле язучы Г.Медведев әсәрләренә кергән Лызи басуына салынган.
Бабам турында хатирәләрне еш яңартабыз. Әнием һәм әбием аны һәрчак үрнәк итеп куя. Мин бабам белән горурланам.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 10:46Беренчеләр – командирлар, төпчекләр акча саный... Кешенең киләчәге гаиләдә ничәнче бала булуына бәйле.6401
-
26 февраль 2021 - 09:21Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы? Боз өстенә кар яткан булу сәбәпле, уйламаган җирдә таеп киттем һәм егылп, башымны бәрдем.6901
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.14100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар2300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.8600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!90601
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.70600
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.62101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика