Хезмәт

“Ярый әле сез бар” яки рәхмәт әйткән чаклар күп

Исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аларга тәгаенләнгән бурычлар, максатлар, төгәлрәге, миссияләре үзгәрмәде. Җәмәгать тәртибен саклау, иминлекне тәэмин итү, халыкның тормышын, сәламәтлеген, милеген, хокукларын һәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәшү...

Аз гына тарихтан. Петр Беренче идарә иткән чорда – моннан 300 ел элек (1718 елда) барлыкка килгән Рәсәй полициясе үз тарихында берничә тапкыр исемен үзгәртә. 1917 елның 28 октябрендә (10 ноябрендә) Эчке эшләр хәрби комиссары А.И.Рыков “Эшче милиция турында”гы Указга кул куя. 1962 елдан бу көн рәсми билгеләп үтелә башлый. 1991 елга кадәр ул совет милициясе көне дип аталса, 2011 елдан Рәсәй милициясе көненә үзгәртелә. Ә 2011 елның 1 мартында “Полиция турында”гы канун көченә кергәннән бирле ул Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

Исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аларга тәгаенләнгән бурычлар, максатлар, төгәлрәге, миссияләре үзгәрмәде. Җәмәгать тәртибен саклау, иминлекне тәэмин итү, халыкның тормышын, сәламәтлеген, милеген, хокукларын һәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәшү... Юнәлешләре дә, заманга карап, бу көрәшләрнең төрләре дә үзгәреп, “тармакланып” тора. Әлеге һөнәр ияләреннән кайчакта: “Рәхмәтле һөнәр түгел бу”, – дигән бераз үпкәле фикерне ишетергә туры килсә дә, үзебез дә күп вакыт ни бәйрәме, ни ялы булмаган авыр хезмәтләренә “эшләре шул” дип карарга гадәтләнсәк, зарлы-моңлы сүзләрне күп әйтсәк тә, килешәсездер, кыенлык-проблемалар белән “бәрелешкәндә” иң беренче ярдәмгә аларны чакырабыз, аларга ышанабыз, өметләнәбез.

Ышанам: күбебез үз гомерендә бер генә тапкыр булса да шундый хәл белән очрашкандыр, бер генә тапкыр булса да, нишләргә белми аптырап, югалып калып, аларга мөрәҗәгать иткәндер. Ә алар бер генә шалтыратуга да җавапсыз калмый, шунда ук чарасына керешә. Төн уртасымы ул, эш, бәйрәм вакытымы, ярсыган төркемме ул, аракы сөреме аңын томалаган әзмәверме, кораллымы, коралсызмы... – кемгәдер куркыныч янаганда аны сакларга, якларга дип ике арага калкан булып басалар.

Андый хәлләр белән очрашканда без чын күңелдән ярый әле полиция хезмәткәрләре бар, дибез. Юкса, гомер дигәнең барыбызда да бер генә. Нигәдер, алар куркусыз да, теләсә нинди очракта безне сакларга әзер дә, тиеш тә кебек тоела шул...

Һәр чорның үз проблемасы була, шәһәрләрдәге барыбызны борчый торган ямьсез күренешләрнең – андый “чирләр” тиз йогучан була – авылларга таралуы да бик ихтимал. Шуңа күрә ваклыкларга, Һәр “сигнал”га вакытында игътибар итеп, чара күрергә, мондый күренешләрдән авылларыбызны сакларга тырышалар.

Эчке эшләр бүлеге ул шундый үзенчәлекле система: монда күрсәткечләр кечкенәрәк булган саен, күбрәк сөендерә, эшчәнлекләре дә югарырак бәяләнә. Әйтик, быелның тугыз аенда районда 115 җинаять кылынган, бу алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 16,7 процентка кимрәк дигән сүз (үткән ел бу чорда 138) – бу бик әйбәт күрсәткеч. Авыр булмаган җинаятьләр, уртача авырлыктагы җинаятьләр саны 28,1- 45,6 процентка кадәр кимегән, шулай ук караклык 18 очрактан 15кә калган, көчләү, талау нияте белән һөҗүм (разбойное нападение), акча кысу (вымогательство) очраклары теркәлмәгән. Кызганычка, быелның шушы чорында бер үтерү факты булып (үткән ел шушы чорда нуль), сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу бердән дүрткә күтәрелеп, шулай ук кайбер төр урлау фактларында күрсәткечләрнең берничәгә артуы күрсәткечләрен шактый “боза”, гомуми саннарда кире чагылыш таба. Билгеле, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең (гәрчә аларның саны күп булмаса да, үсешкә баруы), икътисадый юнәлештәге җинаятьләрнең артуы  уйланырга мәҗбүр итә.

Алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләре бик күпкә яхшырса да, әлегә Балтач бистәсе иң криминаль зоналарның берсе булып кала. Шулай ук Чепья, Норма (шулай ук алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьләр кимегән), Кече Лызи, Карадуган авыл җирлекләрендә дә бу яктан хәлләр шөкер итәрлек түгел. Куныр, Смәел, Шубан җирлекләрендә җинаятьләр саны кимесә, Сосна, Субаш, Урта Көшкәт, Салавыч, Пыжмара, Нөнәгәр, Борнак, Яңгул, Бөрбаш җирлекләрендә оператив хәл тотрыклы – болар барысы да иң элек урыннардагы участок вәкилләренең көндәлек, тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсе дип бәяләнә. Әле бит көндәлек үз эшләре өстенә ел да диярлек Казанда, башка шәһәрләрдә үткән зур чараларга җәмәгать тәртибен сакларга җибәрәләр үзләрен. Быел да Рамил Газыймов җитәкчелегендә унике хезмәткәр Казанда үткән Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатында башкаладагы коллегаларына унбиш көнләп ярдәм иткән.

Коллективның хезмәт дәрәҗәсен билгели торган саннар, күрсәткечләр күп төрле. Әмма шуларның берсен, үзләрен дә, җәмәгатьчелекне дә борчый торганын әйтми калдырып булмый. Җинаятьләрне ачу күрсәткече эчке эшләр бүлеге эшчәнлегендә төп күрсәткечләрнең берсе. Кызганычка, алдагы елның шушы чорыннан бу сан 12, 5 процентка азрак, бу нигездә урлау очракларының ачылуы кимү белән аңлатыла. Сүз уңаеннан, бу хәл республика күләмендә күзәтелә икән.

Бүгенге көндә район бүлегендә 64 аттестация узган хезмәткәр, 4 дәүләт хезмәткәре һәм 9 ирекле хезмәткәр эшли. Коллектив елдан-ел яшәрә, бүген уртача яшьләре 30 яшь тирәсе. Хезмәт күрсәткечләре буенча район бүлеге республикадагы өченче категорияле 21 район арасында һәрчак алдынгы урыннарда.

БУЫННАН-БУЫНГА
Район эчке эшләр бүлеге соңгы ике дистә елда спорт буенча республикада үз төркеме буенча һәрчак беренче урында булды дисәң дә, ялгыш булмас. Алган кубок-грамоталарының төгәл саны да юктыр. Аларның фәкать берничә дистәләп икәнен генә чамаларга була. Әнә, быел да министрлык күләмендә сигез төрле  ярыш үткәрелгән, сигезендә дә Балтач командасы призлы урында! Гомуми нәтиҗәләр буенча исә беренчелек безнекеләрдә. Кышкы, җәйге һөнәри двоеборье, хәрби коралдан ату ярышларында команданың беренче урыннар алуы һөнәри, хәрби әзерлек турында күпне сөйли. Югыйсә инде бу коллективта, бу командада элек катнашучылар калмады диярлек, команда яңа составта чыгыш ясый. Ярышларга да гел бер үк кешеләр түгел, күпләр катнаша. Шулай да Рамил-Рөстәм Газыймовлар, Ралиф Гарипов, Айнур Хәбибуллин, Фәндус Габидуллин, Александр Чукаев, Салават Зарипов, Ләйсән Сәләхова, Аня Галимовалар иң күп катнашучылар диделәр.

– Коллективта һәркем спорт белән дус, даими шөгыльләнә, шунсыз мөмкин дә түгел, – ди кадрлар бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин. – Квартал саен һәм елга бер мәртәбә без физик хәзерлек, теория, ату буенча нормативлар тапшырабыз.
Гаиләләре белән, туганнары белән бергә эшләүчеләр турында да Алмаз мактап сөйләде. Спорт ярышларында актив бертуган Газыймовлар инде бүлектә иң тәҗрибәлеләрдән. Рамил оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары булса, Рөстәм тикшерү төркеме начальнигының урынбасары. Алар турында да, ирле-хатынлы Эльмира һәм Рәйхан Мифтаховлар турында да газетабызда алдагы елларда язылды инде. Искә генә төшереп үтик: Эльмира кадрлар бүлегендә хезмәт куйса, Рәйхан штаб начальнигы. Җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәсе хезмәткәре Лилия һәм ГИБДД хезмәткәре Рәниф Галимбековлар, әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Галимуллиннар (Фәрит абый – штаб хезмәткәре, Ирек – тикшерүче), берсе участок инспекторы, берсе бүлектә шофер булып эшләүче абыйлы-энеле Айдар һәм Илшат Сафиуллиннар хезмәтеннән дә җитәкчелек канәгать. Бу коллективта элек тә уллары белән, гаиләләре белән эшләүчеләр, династия традицияләрен дәвам итүчеләр бар һәм бу үзенә күрә бер өстенлек, үзгәлек  иде. Димәк, бу яктан да “чылбыр” өзелмәгән.

«БЕЗ АЛАРНЫ ОНЫТМАДЫК”
– Бездә эшләгән чакта вафат булган ике хезмәттәшебез бар: берсе аның Яңа Салавычтан Марсель Мәхмүтов булса, икенчесе Балтачтан Алмаз Муллагалиев (рәсемдә). Алар икесе дә бик тырыш, булдыклы хезмәткәрләребез иде. Марсель каты авыру белән шактый озак көрәшсә, Алмаз, кинәт йөрәге туктап, арабыздан китте. Икесе дә бер-бер артлы диярлек, бик яшьли вафат булды.

Без аларны ел саен ярышлар үткәреп искә алабыз, гаиләләренә, каберләренә барабыз. Күптән түгел Алмаз истәлегенә волейбол ярышы үткәрдек. Дүрт командага бүленеп, ярыштык. Участок вәкилләре җиңү яулады... Башка мондый югалтулар булмасын иде дип телибез, – ди Алмаз.

БӘЙРӘМГӘ – ИХЛАС ТЕЛӘК
Язмабыз һөнәри бәйрәм уңаеннан дөнья күргәч, котлауларсыз тулы булмас иде.
– Мин бөтен хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны үзебезнең һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән котлыйм. Һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телим. Зур җаваплылык тоеп, бергә-бергә аңлашып эшләргә, элекке матур уңышларны дәвам итеп, яңа биеклекләр яуларга насыйп булсын!– ди Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Усманов.

Язманы кадрлар бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз СИБГАТУЛЛИН ярдәме белән Гөлсинә ЯРУЛЛИНА әзерләде.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: