Хезмәт

Яшь гомерләр кире кайта

1966нчы елның язында, яшьтәшләрем белән мин дә үз сафларында 29 миллионга якын кешене берләштергән яшьләр «армиясе»нә - ВЛКСМ сафларына аяк бастым.

Ул чакта әле «20»се дә тулмаган өлкән пионервожатыебыз, үзе үк мәктәптә комсомол лидеры Җәмилә апа миңа мәктәптә яңа оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәген җитәкләүне һәм «иҗат җимешләребез»не яктыртып барачак стена газетасы чыгаруны йөкләде. Укытучыбыз Суфия Фатыйхова җитәкчелегендә колхоз комсомол оешмасының ярты гасырлык тарихын өйрәнеп альбом төзедек. Әле мин пионер чакта колхоз комсомол оешмасы белән җитәкчелек иткән Равил Ибраһимов һәм Рәдиф Нәфыйковлар эшенә кызыга идем. Ниһаять, 1967нче елны сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, колхозда төзелештә эшли башлагач, комсомол дулкыны мине дә үз эченә бөтереп алды. Ул чактагы комсомол секретаре Рәсүлә апа Хәсәнова (мәрхүмә инде) тәкъдиме белән бригадабызда комсомол секретаре һәм «Комсомол прожекторы» редакторы итеп сайлап куйдылар. Шул елны бик зурлап, Октябрьнең ярты гасырлык юбилее билгеләп үтелде. Клубта авыл яшьләре көче белән «Дулкын» исемле спектакль куйдык. Остазым Җәмилә апа белән икебез байның хезмәтчеләре булып уйнадык. Менә шушы ВЛКСМның 50 еллыгын билгеләп үткән юбилей елында Рәсүлә апа «яше чыгып», секретарьлыктан киткәч, «Прожектор» начальнигым Мөбарәкҗан Фәтхетдинов оешма секретаре итеп сайлангач, «штаб»ны тулысы белән минем җилкәмә йөкләделәр. Комсомолдан киткәнче үзем «КП» штабы башлыгы, үзем мөхәррир, үзем рәссам-фотограф булдым. Штаб әгъзалары белән рейдлар уздырабыз, ә кичен төн уртасына кадәр комсомол комитеты бүлмәсендә газета чыгарабыз. Газетаны колхоз идарәсе коридоры стенасына элгәч кенә, төн уртасы узгач кына таралышабыз. Иртән эшкә килүче «сәвит», хуҗалык җитәкчеләрен безнең «тозлы-борычлы» иҗат җимешебез каршы ала... Ә юбилейга, гадәтебезчә, спектакль әзерләдек. Бәйрәм көн килеп җиткәндә генә бик нык авырый башладым. Көзге апараны ерып, сәпитем белән бүлнискә киттем. Табиб операция ясарга кирәклеген әйтә, инде минем бүген бәйрәмдә театр куясымны белгәч: «Ярар, үзең түзә алсаң, уйна, иртәгә килерсең», - дип кайтарып җибәрде. Спектакльдә уйнап, хирургка муеныма операцияне икенче көнне ясаттым. Мәдәният йорты директоры Гадения Зарипова, сәнгать җитәкчесе Миңлегөл Шәймәрдәнова яшьләрнең ялын күңелле, файдалы итү буенча бик күп чаралар үткәрделәр.
Бер генә бәйрәмдә дә концерт яки спектакль куелмыйча калмады. Сәхнә өчен декорацияләрне дә үзебез ясыйбыз. Заманында безнең белән сәхнәдә уйнап йөргән Мәҗит абый Закиров белән (мәрхүм инде) өй макетын ясавыбыз истә калган. Спектакль әзер булгач, кую хәстәрен күрә башлыйбыз. Тирә-күрше авылларга еш кына җәяү йөрибез, яисә атлар белән барабыз. Кышкы буранда трактор чаналарында, атта адашып кырда елгаларга килеп чыгулар, йөк машиналары өстендә йөреп батып ятулар! Спектакльләрдән соң икенче көнне эш урыннарыбызга барабыз. Олысы-кечесе, барысының телендә безнең уйнавыбыз. Рамазан болай дип әйтте, Наил болай дип безнең сүзләрдән көлешәләр. Безгә күңелле. Авыл, колхоз җитәкчеләре һәм башка дәрәҗәле кешеләр безнең бер генә чыгышыбызны да карамыйча калмыйлар иде. Үзебезнең авыл халкына кирәклекне тоеп яшәү күңелдә горурлык хисләре уята иде. Берәр җиргә гастрольгә барасы булса, Гадения апа иртән бригадирлардан да алда килеп җитә: «Рамазан, берүк соңга калып кайта торган җиргә эшкә бара күрмә, Рашит абыеңның машинасы белән Чепьяга барачакбыз», ди. Миннән бераз өлкән Рашит Хәбибуллин (мәрхүм инде) 1968 елда солдат хезмәтеннән кайтып, безнең белән «уйнап» йөри башлады. Ул искиткеч матур итеп җырлый, гармунда уйный һәм сәхнәдә үз рольләрен оста башкара иде. Аның эшчеләрне йөртүче брезент ябулы машинасында, үзем армия хезмәтенә киткәнче 4 ел Җәмилә Сибәгатуллина, Миңлегөл Шәймәрдәнова, Наил Абдуллин, Сәлихҗан Садриев, Рамазан Зарипов, Хәбибрахман Борһанов, Фаил Гарипов, Гөлчирә Сабирова, Гөлнур Минһаҗева, Асия һәм Суфия Габделхакова һәм башкалар белән Риза Ишморатның «Шаулыйлар дулкыннар», Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт», «Күрше кызы» кебек әсәрләрне сәхнәләштереп, колхозыбыз һәм районыбыз авыллары буйлап йөрдек.
Комсомол эшчәнлегем чорында «этап»лап алышынып торган секретарьлар М.Фәтхетдинов, Җ.Сибәгатуллина, Р.Кәлимуллиннарның, мәдәният хезмәткәрләре Ф.Кәлимуллина, Г.Минһаҗева, Г.Закирҗанов, С.Шәйхиева, Ф.Җиһаншина һәм башка күпләрне комсомол-яшьләрне әйдәп баручылар исемлегенә кертер идем. Үзем армиядә дә часть комсомол комитеты әгъзасы булдым, казармада «Боевой листок»лар, «Яшен»нәр чыгардым. Мәкаләләрем дивизия, хәрби округ газеталарында да басылды. Кайда гына булсак та без үзебезнең җәмгыятькә кирәкле булуыбызны белеп, өмет белән яшәдек.
1973нче елның җәендә армиядән кайтып колхозда эшли башлагач, мине райкомол секретаре Марс абый Хафизов чакыртты. Уй-хыялларымны сорашты. Мәскәү Дәүләт университетының хәзерлек бүлегенә укырга кодалавы икән. Мин ятимлектә үстергән әнием янында каласымны, авылда төпләнәсемне белдереп «бармыйм» дидем. Соңыннан укытучы булып эшли башлап, инде гаилә коргач, барыбер читтән торып югары белем алдым анысы. Укытучы булып эшләгән чорда да коллегаларым белән бергә, төп эшебез белән генә чикләнмичә, авыл халкының ялын оештыруда зур өлеш керттек. Шул ук «Комсомол прожекторы» штабы баш¬лыгы, ирекле комсомол дружинасы әгъзасы һәм әлбәттә, хәбәрчелек эшчәнлегемнән һәм үзешчән сәнгатьтән аерылмадым. Яшьлектә кабынган комсомол ялкыны гомер буена сүрел¬мәде. Әле дә төрле чараларга чакырып торалар. Әнә үткән кышта 30 еллап авылның мәдәният йорты директоры булып эшләүче күршем Фирая Җиһаншина килеп керде: «Рамазан абый, сәхнә ветераннары концерты әзерли идек. Үзеңнең берәр шигыреңне сөйләмәссеңме», - ди. «Кая инде бу яшькә җиткәч сәхнәдә селкенеп йөрү» дим, ялындырган булам. «Барысы да синең кебекләр анда, бүген кич репетициягә төш әле», - дип, тәки тәмле теле белән «сындырды» да куйды. Фирая күршем дөрес әйткән булып чыкты. Үзе үк мине укыткан, үзе белән күп тапкырлар сәхнәдә чыгыш ясаган Җәмилә апа да биредә. Әнә алар авылыбызның атаклы гармунчылары, үткән гасырда сәхнәләрне көй-моңга күмгән Җәмилә Сибәгатуллина, Николай Герасимов һәм Мөбарәкҗан Фәтхетдинов сәхнәнең бер почмагына тезелешеп утырып, гармуннарда «авыл көе»н сыздыралар. Мөдәррис Закиров «Сибелә чәчем»не «сиптерә», Гөлшат Гарипова үзе иҗат иткән шигырьләрен барлый... Әниләргә багышлап язган шигыремне сөйләргә булдым.
Күп еллар элек Субаш авылыннан килен булып төшкән Фәния мари биюен башкарырга җыена икән. Әмма «иптәшкә» бер егет кирәк, ди. Анысына тагын мине «кыса» башладылар. Аяк терәп каршы килгән идем, оста биюче буларак район, республика сәхнәләрен селкеткән Гөлшат Гарипова: «И, Рамазан абый, көйне җибәрсәк, ничек биеп киткәнеңне сизмәссең дә әле, дип мине сәхнәгә бөтереп алып кереп тә китте. «Менә бит, нинди булмаган, дип мактый-мактый, үземнән «мари егете» ясап куйдылар, тәки. Аюны да биетәләр диюләре шулдыр. Шушы «номер»ларыбыз белән район мәдәният бүлеге оештыр¬ган «Канатлар куйдың, сәхнә!» дип исемләнгән сәхнә ветераннары фестивалендә катнашып, сынау аша сынаулар, жюрилар үтеп, район сәхнәсенә - гала-концертка менеп җиткәнне сизми дә калдык... «Кызган килеш» район буенча игълан ителгән спектакльләр бәйгесендә дә катнаштык әле. Анысында да сынатмадык. «Финал»да район сәхнәсенә «менеп», призлы урын, лауреат исемен алдык. 8 Март бәйрәмендә инде яшьләргә «юл куйдык». Яшьләребез өчен чын күңелдән горурланып утырдым, берсеннән-берсе сәләтле яшьләр үсә икән авылда. Берсен мактап, икенчесен калдыра торган түгел! Безнең яшьлек еллары искиткеч бәхетле чорга туры килде. Көзләрдә дә язлар кабатлана дигән күк, әнә шулай әле дә комсомол ялкыны белән яшибез. Шунысы кызганыч, безнең чордагы кебек яшьләрне туплый алырдай, комсомолны алыштыра алырдай «берлек» төзи алмадылар. Хөкүмәт яшьләребезне язмыш кочагына ташлады дисәм һич кенә дә ялгыш булмас. Ә комсомолда тәрбияләнгән без¬ләрнең күңелендә яшьлек ялкыны һич сүрелми.
Рәсемдә: «Аты барның дәрте бар» комедиясендә: Ф.Җиһаншина, Р.Фәрзиев, Җ.Сибәгатуллина, М.Закиров, Л.Зиятдинова, Р.Нәҗипов.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: